Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәтнең «Яңа Кәшер санаторий интернат-мәктәбе»нә язучылар килде

16 март көнен Әлмәт районы дәүләт бюджет озак вакытлы дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен санатор тибындагы сәламәтләндерү гомум белем бирү учреждениесе «Яңа Кәшер санатор интернат- мәктәбе» укучыла...

16 март көнен Әлмәт районы дәүләт бюджет озак вакытлы дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен санатор тибындагы сәламәтләндерү гомум белем бирү учреждениесе «Яңа Кәшер санатор интернат- мәктәбе» укучылары түземсезлек белән көтте, чөнки алар янына очрашуга​ ​ танылган балалар язучылары,​ Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Р.Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатлары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар килде. Балалар укытучылары һәм тәрбиячеләр белән бергә​ алдан ук бик күп​ китапларын укып әзерләнгәннәр. Очрашу вакытында​ Резеда Фәрхетдинованың шигырьләрен​ яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар, Лилия Фәрхетдинованың «Җырны сайлый белергә кирәк» әкиятен​ чын артистлар кебек сәхнәдә​ уйнап күрсәттеләр. Укучылар алдан әзерләп куйган сораулары белән беррәттән аралашу вакытында туган сорауларын да​ бирделәр. Язучы апаларыннан шигырь ничек туа, әкият ничек языла икән дип кызыксындылар.​ Лилия Фәрхетдинованың әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны карап узгач, киләсе очрашуга үзләре дә мультфильм төшерергә вәгъдә бирделәр. Ахырдан Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар​ санатор интернат- мәктәбе китапханәсенә үз китапларын бүләк иттеләр һәм нәни китап сөючеләр белән бергә күмәк фотога төштеләр.​ Очрашу​ бик матур узды, ул балалар күңелендә бик озак еллар дәвамында җылы хисләргә төренеп сакланыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ