Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алтын каләм» фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

«Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының сайтында фестивальнең социаль...

«Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының сайтында фестивальнең социаль челтәрдәге рәсми төркеменә сылтама белән хәбәр ителә.
Катнашучылар иң текә яшь журналистлар белән бергә 7 көн уздырачак.
Фестивальне оештыручылар кызыклы мастер-класслар, медиа өлкәсендә профессионаллар белән очрашулар, зур тәҗрибә һәм күп кенә танышулар вәгъдә итә.
Фестивальнең иң төп призы – Гран-при – Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә белем алу.
Гаризаны 20 майга кадәр түбәндәге сылтама буенча тутырырга мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/625e76831adfbc43a27f2bef/

Фото: http://rsloboda-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ