Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталын куллануда үзгәрешләр

11 апрельдән ана капиталы акчаларын куллануның кайбер кагыйдәләре үзгәрә. "Российкая газета" хәбәр итүенчә, элек пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдергән хатын-кызлар, дәүләтнеке булмаган п...

11 апрельдән ана капиталы акчаларын куллануның кайбер кагыйдәләре үзгәрә. "Российкая газета" хәбәр итүенчә, элек пенсиянең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдергән хатын-кызлар, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан акчаларны кире чакырта ала.


Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, яңа мөмкинлекләр барлыкка килү 2020 елда федераль закон кабул ителүгә бәйле. Сүз башта әни кеше акчаны пенсиянең тупланма өлешенә юнәлдерергә карар иткән, ә аннары аларны башка юнәлешләр буенча куллану өчен чакыртып алган очраклар турында бара. Әйтик, торак сатып алу яки баланың белеменә акча сарыф итү өчен.


Хәзер хатын-кызлар Пенсия фондына акча кайткан көннән соң, ярты ел дәвамында гариза язып, бу акчаларны нәрсәгә тотарга кирәклеген хәл итәргә тиеш була. Әгәр ярты ел эчендә берни дә хәл ителмәсә,  Пенсия фондына кабат гариза язып озайтырга мөмкин. Әмма мондый мөмкинлек бер генә тапкыр бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ