Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әнә Шаһи килә»

      Бу сүзне кем беренче әйткәндер, анысы мәгълүм түгел. Тик без бәләкәй чакларда авылдагы кечкенә, ыштансыз, борын асты юеш малайларның котын ала торган сүз шушы булды. Безгә атом бо...

      Бу сүзне кем беренче әйткәндер, анысы мәгълүм түгел. Тик без бәләкәй чакларда авылдагы кечкенә, ыштансыз, борын асты юеш малайларның котын ала торган сүз шушы булды. Безгә атом бомбасы куркыныч түгел, тик Шаһи гына авылга килә күрмәсен. Ул вакытларда һәрбер өйдә бишәр, алтышар бала. Әниләр, әтиләр эштә. Бабай белән әбиләр безнең көйне көйләп бетерә алмыйлар. Төш турында әниләр эштән кайта. Өйдә елар – еламас торган иң кечкенәләр, әниләрен күрүгә, нинди физик, психик, эмоциональ мөмкинлек бар, шундый тавыш белән үкереп әниләренә атылалар. Тик, әниләрнең бит, өйдәге эшләре дә муеннан, аларны эшләп, ашарга пешереп, безне «рәткә» кертеп кире эшкә дә китәсе бар икәнен, без белмибез әле. Инде шушы эшләрне эшләп тә, өйдәге «юеш танау» ның берәрсе шыңшый башлый икән, түземлеген җуйган әниләрнең сүзе бер булды: «Әнә Шаһи килә! Шаһига биреп җибәрәм!». Өйдә шунда ук үле тынлык урнаша, кем мич башына, кем карават астына шыла. Атом бомбасы төшсә төшсен, тик Шаһи гына килмәсен!

     Еллар үтә торды, без инде күрше Суфия апа тегеп биргән сатин чалбар киябез, Шаһи искә төшмәгәндә урамнарда, елга буйларында каз бәбкәләре саклыйбыз, чираттан «каз көтүе» көтәбез. Әле ул вакытларда, җәй көне аякка кию юк, бөтенебез дә яланаяклылар «армиясе». Шулай бервакыт хәбәр таралды, «Шаһи килә!». Без бу юлы инде курыксак та, качмыйбыз. Шаһины тере килеш күрәсе килә. Ул, гадәттә, Гайфи абыйлар турына туктый иде. Атының төсләре бик хәтердә калмаган, тик өстенә кигән кожаны, киң кырлы эшләпәсе шунда ук, беренче күрүдә үк, барлык кечкенә малайларның «геннарына» мәңгелеккә язып куелды. Без ерактан гына күзәтәбез, ә башта бер генә уй. Андый, мондый малайларны капчыгына сала башласа..., шунда ук ракета тизлеге белән, туп – туры өйгә! Тик Шаһи абыйның, аның янындагы бездән өлкәнрәк малайларга шарлар, сыбызгылар бирә башлаганын күргәч, аптырауның чиге булмады. Якынрак барсак, ул малайлар Шаһи абыйга, сөякләр, иске чүпрәк – чапрак һәм башка шундый әйберләр алып килгәннәр икән. Менә сиңа Шаһи! Шушы көннән башлап, аннан шикләнсәк тә, ул авылга килгән көн үзенә күрә бер бәйрәм булып тоела иде. Сөякләр, чүпрәкләр, иске йоннарны, Шаһи абыйга алдан ук әзерләп куя идек... Инде үзебез дә Шаһи абый яшендә. Урам, елга буйларында сөяк калдыклары күрсәм, күз алдына, иске кожанын, эшләпәсен кигән Шаһи абый килеп баса. Урыны оҗмахта булсын.
     Хәзерге балаларны инде Шаһи белән куркытып булмый. Куркытуның бердәнбер чарасы: «Айфоныңны алып куям!». Тик бу кечкенә «юеш танаулар» да безнең кебек уйлыйлардыр ахыры. Горшокта утырган җиреннән: «Син нәрсә! Атом бомбасы төшсә төшсен, тик айфонны гына кулдан алып куймасыннар!» – дигән фикер, шулай ук аларның да геннарына язып куелган...
                                                                                                                        Расил  НӘБИЕВ,

                                                                                                                         ветеран укытучы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ