Ана тәрбиясенә ни җитә?

Күптән түгел генә авылдашым Миңлегөл белән очраштым. Хәл-әхвәл сорашкач, аңардан балалары турында да сорадым. Ул миңа үз гаиләсендә бала тәрбиясенең кайбер нечкәлекләрен сөйләп китте. Мин аның сөйләгәннәрен, гыйбрәт булсын өчен, сезгә дә бәян итәргә булдым. Чөнки соңгы вакытта әти-әниләр балаларын гел үз канатлары астына ала, укытучыларны гаепли башлыйлар. Әмма татар халкында элек-электән килгән гаилә тәрбиясе традицияләре булуын да истән чыгармау кирәктер.

«Мин үз балаларыма дөрес тәрбия бирергә тырыштым, –дип сөйләп китте ул. – Балаларым укыган вакытта мәктәптәге башка укучыларга да үрнәк булдылар. Мин ике малай һәм бер кыз үстердем. Әмма үз балаларыма һәрвакыт дөрес тәрбия бирергә тырыштым.

Минзаһитым мәктәптә тырышып укыды, әмма тәртип тә бозган вакытлары була иде. Соңыннан, ул укып чыкканнан соң, миңа аның сыйныф җитәкчесе һәм укытучысы: «Сезнең улыгыз башкаларга үрнәк булды», – дия иде. Мин башта ук Минзаһит улыма әйттем: «Әгәр укытучыларыңны тыңламыйсың, тәртипсез булып йөрисең икән, мәктәпкә килеп, чаң-чоң иттереп, колак төбеңә бирәм дә китәм, башкалар карап торырлар», – дидем. Минем аңа әйткән сүзләремнең тәэсире булды. Соңыннан аның укытучысы: «Минзаһит тәртип боза башласа, бер генә сүз әйтә идем: «Вәлиәхмәтов, әгәр тыңламасаң, иртәгә үк әниеңне чакырып сөйләшәм», – дип сөйли иде. Ә инде Минзаһит: «Сәгыйдә Минһаҗевна, зинһар өчен әниемне генә чакырмагыз, сез теләсә нинди эш кушсагыз да, үтим, зинһар өчен чакырмагыз гына»,  –  дия иде дип сөйли әле дә аның укытучысы.

Безнең өйдә ул вакытта компьютер юк иде. Чөнки ул вакытта аны сатып алырлык акчабыз да юк. Ирем эчкече. Кайда гына эшли башласа да, эшеннән куалар. Шул сәбәпле Минзаһитым, информатика дәресендәге өй эшләрен, биремнәрне үтәү өчен күршеләргә, дусларына чыгып китә иде. Авырмы-җиңелме, ул барыбер шул дәресләргә биремнәрне үтәп кайта.Ул үз-үзенә максат куя һәм шул эшләрне үз намусы белән башкарып чыгарга өйрәнде.

Минзаһитым киләчәк турында уйлый, фикер йөртә белә  иде. Кече малаем Рәшит бервакыт аннан сорый: «Абый, ни турында шулай тирән уйларга баттың?» – диюгә ул: «Мин киләчәк турында уйлыйм», – дип көрсенеп куя иде.

1990 елларда Минзаһит кына киләчәк турында уйламады, билгеле. Мин үзем дә, аларның әниләре буларак, гел киләчәк турында кайгырттым. Малайларны, кызымны аякка бастырырга кирәк иде. «Кая барырга, нәрсә эшләргә, ничек акча табарга?» Гел шул турыда баш ваттым һәм мин дә улым шикелле үк  үз максатыма таба атладымґ».

Әлеге әңгәмәдән мин шуңа игътибар иттем. Баланы тәрбияләп үстергән ата-ана, аның чын тәрбиячесе булуына ышандым. Чөнки бала – ата-аналарның әхлакый тормыш көзгесе ул. Кайбер ата-аналарның үз-үзләрен генә яратулары, үз ихтыяҗларын бар нәрәсәдән  өстен куюлары – зур бәхетсезлек ул. 

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
педагогика фәннәре докторы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.