Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең яңа саны

Апрель, Туган тел, Тукай премиясеАпрель аенда Казанның 39 нчы урта мәктәбенә 85 ел тула. «Мәгариф»нең яңа саны әлеге мәктәпнең үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган берничә язма белән башланып китә. Мә...

Апрель, Туган тел, Тукай премиясе
Апрель аенда Казанның 39 нчы урта мәктәбенә 85 ел тула. «Мәгариф»нең яңа саны әлеге мәктәпнең үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган берничә язма белән башланып китә. Мәктәп директоры Галина Нәҗипова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2018» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Илмира Әпсәләмова белән әңгәмәләр, инглиз теле укытучылары белән үткәрелгән түгәрәк өстәлдән язма әнә шундыйлардан.Апрель аенда Туган тел көне бәйрәм ителә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2019 елгы лауреатлары билгеле була. Бу уңайдан һәм шулай ук «Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәгариф системасы» темасын да дәвам иттереп,  журнал битләрендә сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның «Теле үлемсез халык – үзе үлемсез», Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллинаның «Ана телендә укыту ул – өстенлекле укыту!» язмалары игътибарга лаек. Ә Тукай премиясенә кандидатларга килгәндә, Арчадагы 2 нче урта  мәктәпнең  югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева журнал укучылары хөкеменә Галимҗан Гыйльмановның «Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса»сын өйрәнүгә багышланган татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итә.
«Мәгариф»нең иң зур һәм эчтәлекле проектларыннан берсе булган «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсының чираттагы этабы үзенең ахырына якынлаша. Май санында җиңүчеләр билгеле булачак. Ә бу санда әлеге конкурс кысаларында икътисад, математика һәм биологиядән иң яхшы дәресләр урын ала.
Журнал битләрендә шулай ук Казанның иң алдынгы белем учакларыннан берсе саналган 146 нчы мәктәп мөгаллимнәре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ