Логотип Магариф уку
Цитата:

Апуш балалар театр студиясе «Әбүгалисина» спектаклен тәкъдим итте

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче иҗат эшен тәкъдим итте. Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр с...

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче иҗат эшен тәкъдим итте. Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр сәхнәләштерелгән «Әбүгалисина» мюзиклын 400 дән артык кеше тамаша кылды. 



Спектакльне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Камил Ногаев, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов карады.
  
«Әлеге спектакльгә музыка, рәсем, җыр, бию – барысы да табигый рәвештә үрелеп бирелгән. «Әбүгалисина»не бер тында карадык. Йодрыкка тупланып, кыска гына вакыт арасында педагоглар, иҗат төркеме һәм, әлбәттә, балалар чын сәнгать әсәре тудыра алган. Без бик бәхетле! Спектакльнең гомере озын булсын!»– дип, теләкләрен җиткерде ахырдан Гүзәл Сәгыйтова. 
Спектакльне зур команда әзерләгән. Спектакльгә музыканы Зөлфәт Вәлиуллин иҗат иткән, җырларга шигырьләрне Гөлүсә Батталова язды, инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, сценограф, рәссам – Анна Новикова, тавыш режиссёры – Ильяс Фәйзрахманов, ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов. Костюмнар, сәхнә һәм музыкаль бизәлеш – барысы да өр-яңадан тудырылган.

Бу студиягә балалар сентябрьдән бирле йөри, ә тамашага әзерлек ноябрь аенда башланды. «Апуш»та укучыларга тәҗрибәле остазлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты, актёрлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова белем бирә.
Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады.  21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Ленин исемендәге Мәдәният йортында ачылган «Апуш» студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итәчәк.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА


 


 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ