Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча егете – «Мир» телеканалында

Арчаның зирәк егет-кызлары соңгы арада Мәскәү телевидениеләре белән артык дуслашып китте әле. Әледән-әле аларның телевизион тапшыруларында катнашып, Арча төбәгенең дан-шөһрәтен арттырып кайталар. Әле...

Арчаның зирәк егет-кызлары соңгы арада Мәскәү телевидениеләре белән артык дуслашып китте әле. Әледән-әле аларның телевизион тапшыруларында катнашып, Арча төбәгенең дан-шөһрәтен арттырып кайталар. Әле кайчан гына Шушмабашның берничә кешесе беренче каналдагы Леонид Якубовичның «Поле чудес» тапшыруында катнашып, үз тапкырлыкларын күрсәтеп кайтулары хакында хәбәр иткән идек инде. Менә бер куанычлы хәбәр: Бу юлы «Мир» телеканалы белән бәйле. Бүген әлеге телеканалда 24 яшьлек Арча егете Булат Ринат улы Булатов катнашындагы «Слабое звено» телешоу уенын карый аласыз.
Булат – һөнәре буенча микробиолог, биология укытучысы. КФУның медицина һәм биология институтын тәмамлаган. Бүгенге көндә Арча педагогия көллиятендә лаборант булып эшли.
Әлеге тапшыру бүген кичке 8 нче 15 минутта башлана, иртәгә иртәнге сәгать 9 да кабатлап күрсәтеләчәк. Карамый калмагыз.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Арча хәбәрләре

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ