Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча – яшь шахматчылар мәркәзе

Моңарчы Арча төбәген әдипләр һәм сәнгать әһелләрен күпләп биргән район дип кенә йөри идем. Баксаң, әле аның тиздән, бик тиздән яшь шахматчылар мәркәзе буларак та дөнья шаулату ихтималы зурШулай булмас...

Моңарчы Арча төбәген әдипләр һәм сәнгать әһелләрен күпләп биргән район дип кенә йөри идем. Баксаң, әле аның тиздән, бик тиздән яшь шахматчылар мәркәзе буларак та дөнья шаулату ихтималы зурШулай булмаса, районның сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән Ашытбаш урта мәктәбендә 17 команда катнашында республикакүләм шахмат ярышы узар идемени?! Хәтта республикабызның шахмат мәркәзе дип саналган, халыкара гросссмейстер, халыкара шахмат «Оскар»ы иясе Алисә Галләмованы тәрбияләгән Актаныш төбәге шахматчылары да килгән. Кукмара, Ютазы, Спас, Әтнә, Саба, Теләче, Биектау районнарының иң көчле шахматчылары бирегә көч сынашты. Арчаның үз шахматчылары да сыгылып тәшүчеләр затыннан түгел. Арча Укучылар сараеннан Айдар Яхин җитәкчелегендә, Яңа Кенәр йортыннан Гөлгенә Вафина, Апаз мәктәбеннән Халит Миңлебаев җитәкчелегендәге шахмат командаларын күз уңында тотып әйтүем. Татарстанның атказанган физик тәрбия хезмәткәре, Актанышта шахмат мәктәбе булдырган, чемпионнар әзерләүче Илдар Имамовның: «Беләм, Кукмарада шахмат үзәге бар, Балтачта, Мамадышта шахмат киң таралган, ә инде Арчада шушындый зур бәйге – республикакүләм шахмат бәйгесен үткәрәләр икән инде, Арчада да шахмат үзәге булыр, дип ышанам», – дигән фикере белән килшми һич мөмкин түгел.

Бу ярышта Укучылар сараеннан беренче командада абыйлы-энеле Нияз белән Инсаф Заһидуллиннар, Алия Нурмиева (тренерлары Айрат Яхин), икенче командада иң яше Алмаз Гатин, Алим Гарипов һәм Гөлия Сабирова (тренерлары Айдар Яхин) Арча данын яклады.
Яңа Кенәр иҗат йортыннан да бу ярышта шулай ук ике команда катнашты. Гөлгенә Вафина үзенекеләр әлеге шахмат түгәрәгенә 15ләп бала йөри икән. Ярышларның монысында Адел Монасыйпов, Илзирә Хәсәнова һәм Муса Шакиров көч сынашты. Ә икенче команда Халит Миңлебаев җитәкчелегендә Апаз мәктәбе шахматчыларыннән иде.
Әлеге турнирда Кукмара районы командасы – 1 нче,Актаныш командасы – 2 нче, Саба районы командасы 3 нче нәтиҗәне күрсәтте. Арча командасының җиңү яулыйсы көннәре алда әле. Тагын бер айдан алар Саба районында үтәчәк шахмат ярышларына барырга җыена. Әйткәнемчә, Ашытбаш мәктәбе Габдулла Тукай исемен йөртә. Бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан апрель аендазләрендә шашка ярышлары үткәрергә җыена алар.

Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: http://arskmedia.ru


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ