Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада мәктәп театрлары фестивале

Яшь буында туган телгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүнең бик тә үтемле юлын эшкә җиктек. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында эзләнмичә һәм җиң сызганып эшләмичә һич тә ярамый шул. А...

Яшь буында туган телгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүнең бик тә үтемле юлын эшкә җиктек. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында эзләнмичә һәм җиң сызганып эшләмичә һич тә ярамый шул. Аннан килеп, быел бит әле сөекле якташ шагыйребез Габдулла Тукайның 135 еллык юбилей елы да.

Үтемле чара диюем шул: районыбызда зурдан кубып мәктәп театр коллективлары арасында «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән бәйге-фестиваль уздырдык. Халыкара туган тел көне алдыннан Арчадагы 6 нчы урта мәктәптә әлеге районкүләм театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Ул 6 нчы урта мәктәп укучыларының театраль тамашасы белән башланып китте. Җиңүче театр коллективлары үз спектакльләреннән иң матур өзекләрне уйнап күрсәтү белән дәвам итте. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров Гран-при һәм 1, 2, 3 нче урыннарга лаек булган театр коллективларын диплом һәм кубоклар белән бүләкләделәр. Әлеге бәйге-фестивальдә районыбызның 23 мәктәбеннән театр коллективлары катнашты.  Мәртәбәле жюри Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» пьесасын сәхнәләштергән Хәсәншәех төп һәм «Кәҗүл белән Бәркә маҗаралары» спектакле белән чыгыш ясаган Арчадагы 1 нче урта мәктәпләре театр коллективларын Гран-прига лаек дип тапты. Арчадагы 3 нче башлангыч мәктәп («Шүрәледә кунакта»), Лесхоз урта («Өч кыз»), Кушлавыч төп (Т.Миңнуллинның «Кәрлә – мәктәп баласы»), Яңа Кенәр урта («Имчеләр корбаны»), Арчадагы 6 нчы урта («Сертотмас үрдәк») мәктәпләрнең театр коллективларына I урын бирелде.
Кыскасы, районыбызда үткәрелгән әлеге фестивальдән һәркемнең күңелендә якты нур, матур хатирәләр калды.
Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ