Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада – Мөхәммәт Мәһдиев укулары

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмә...

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы әсәрләр авторы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган VI төбәкара Мөхәммәт Мәһдиев укулары дистанцион форматта  узды.

Әлеге фәнни-гамәли конференция Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксыну тудыру; яшьбуында әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү, сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү максатын күздә тотып оештырылды:
Мөхәммәт Мәһдиев укуларында V – XI сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Укучыларга фәнни-гамәли эшләрнең өч төрле юнәлеше тәкъдим ителде. «Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында туган тел мәсьәләсе» секциясендә катнашкан 7 – 9 нчы сыйныф укучылары үз эшләрендә М.Мәһдиев иҗатында һәм мәкаләләрендә туган телгә багышланган фикерләр турында язды. «Язучылар һәм шагыйрьләр иҗатында туган тел һәм халыклар бердәмлеге ничек чагыла»? секциясендә катнашкан укучылар, туган тел һәм халыклар бердәмлеге турында язган язучылар һәм шагыйрьләр иҗатын өйрәнеп, фәнни эшләр язды. «Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә туган як табигате сурәтләнеше» юнәлешендәгеләр, М.Мәһдиев әсәрләренә нигезләнеп, А3 форматында пейзаж иҗат итте.

Укытучылар исә фәнни-гамәли эшләрен «М.Мәһдиевнең галим һәм тәнкыйтьче буларак әдәби мәйдандагы ачылышы» һәм «М.Мәһдиев Г.Тукай белән ничек бәйле?»дигән ике юнәлеш буенча тәкъдим итте.
М.Мәһдиев укуларына барлыгы 93 эш килде.  Арча, Биектау, Әтнә, Кукмара, Балтач, Питрәч районнары укучылары һәм укытучылары аеруча актив катнашты.
Хөкемдарлар укучыларның иҗади эшләрен югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар  тапшырылды.
Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз, туган ягыбызнын горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт ага Мәһдиевкә багышлап үткәрелгән әлеге чара һәркем күңелендә матур истәлек булып сакланыр.
Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ