Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчадагы «Әлифба» музее тагын ике Әлифбага баеды

Арча бик тә бәхетле: дөньядагы бердәнбер «Әлифба» музее бары аңарда гына! «Әлифба» дигәне генә түгел, хәтта «Букварь», «Азбука» музейлары да дөньясында юк. Шуңа да Г.Тукай исемендәге Арча педагогия кө...

Арча бик тә бәхетле: дөньядагы бердәнбер «Әлифба» музее бары аңарда гына! «Әлифба» дигәне генә түгел, хәтта «Букварь», «Азбука» музейлары да дөньясында юк. Шуңа да Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендәге «Әлифба» музееның даны еракларга таралган. Моның өчен арчалылар 1965 елдан башлап бөтен татар мәктәпләре өчен «Әлифба» дәреслеге авторлары булган Рәмзия Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзовка рәхмәтле һәм бурычлы.
Әлеге музей моннан 23 ел элек, 1999 елда, «Әлифба» авторлары хөрмәтенә һәм аларның үзләре катнашында ачыла. Бүгенге көндә бу музейның бөтен дөнья халыклары язу системасының барлыкка килү һәм аның борынгы вакыттан бүгенгәчә үсешен күрсәткән бай фонды бар. Алар арасында сигез экспозициядә 160 Әлифба бар, алар дөньяның 72 телендә. (Әлеге музей эшчәнлеге турында күбрәк белергә теләүчеләр «Мәгариф» журналының быелгы 9 нчы санындагы «Татар мәгарифенең бренды» дигән язманы укып таныша ала.) Бу җәһәттән, әлеге музей фонды әледән-әле тулылана тора. Әйтик, шушы көннәрдә Арчада яшәүче Венера белән Илдар Шәфигуллиннар «Әлифба» музеена тагын ике Әлифба бүләк итте. Алар Нальчик шәһәрендә ял иткән җирләреннән музей фондына дип балкар һәм кабарда-черкес телләрендә нәшер ителгән Әлифба дәреслекләрен алып кайткан булганнар.  
Таһир САБИРҖАНОВ
Фото "Арча хәбәрләре" сайтыннан алынды
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ