Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчалар Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясен әзерли

Моннан ике ел элек татар дөньясында беренче персональ энциклопедия дөнья күргән иде. Һәм ул, хәтерләсәгез, сөекле шагыйребезнең 130 еллыгын күздә тотып нәшер ителгән Тукай энциклопедиясе иде! Тукаебыз...

Моннан ике ел элек татар дөньясында беренче персональ энциклопедия дөнья күргән иде. Һәм ул, хәтерләсәгез, сөекле шагыйребезнең 130 еллыгын күздә тотып нәшер ителгән Тукай энциклопедиясе иде! Тукаебызны чын мәгънәсендә үз югарылыгында олылый-зурлый алган әнә шундый бик тә зәвыклы һәм уникаль басманың дөнья күрүенә, якташлары буларак, иң нык сөенгәне арчалар булгандыр. Әйе, без – Тукайлы халык, ә Арча – Тукайлы һәм иң күп әдипләр биргән төбәк тә әле. Шунысы да бар: күренекле якташларын, шул исәптән Арча ягы суын эчеп үскән әдипләрен кадерли дә, зурлый да белә бу төбәк кавеме. Бу яктан алар башка төбәкләргә өлге дә булып тора. Я, әйтегез, республикабызның кайсы районы үзләреннән чыккан язучыларның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музее белән мактала ала? Ә Арчаның андый музее бар: Әдәбият һәм сәнгать музее дип атала ул! Я кайсы район үзәгендә Татарстанның халык язучысы булып танылган якташ әдипләре аллеясы бар? Бары тик Арчада гына! Һәм менә Арча ягы халкы, дәррәү кубып, тагын бер изге гамәлне башкарырга алынган. Арчалар тотынсамы?!.


«Казан арты» тарих-этнография музее һәм аның Гөберчәк авылындагы филиалы – Мөхәммәт Мәһдиев музее башлангычы белән Арчада Мөхәммәт Мәһдиев энциклопедиясе төзелә башлаган. Әлеге проектка алынучылар өчен язучы иҗатына нисбәтле бар әйбер – авторның әсәрләре, геройлары, галим-язучының аралашу даирәсе, ул телгә алган тарихи топонимия игътибар үзәгендә. Шул уңайдан алар Мөхәммәт Мәһдиевне якыннан белгән кешеләрне, галимнәрне, мөгаллимнәрне, «Мәгариф» журналы укучыларын хезмәттәшлеккә чакыра.


Инде электрон энциклопедия өчен йөздән артык мәкалә язылган. Аларны archamuzei.ruсайтыннан укырга мөмкин. Ә инде фикер-тәкъдимнәрне һәм энциклопедия өчен мәкаләләрне kazanarti@mail.ru почтасына язып җибәрә аласыз.


Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: arskland.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ