Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчалылар 500 әр мең сум күләмендәге акчалата грант отты

  2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен...

  2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәгариф оешмаларына ярдәм итү» грантын алу өчен конкурс игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә аңа йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре безнең Арча районы өчен аеруча куанычлы булды: әлеге конкурста җиңүчеләр арасында Арчадагы 5 нче балалар бакчасы һәм Үрнәк балалар бакчасы, шулай ук дүрт гомуми белем бирү учреждениесе: Арчадагы 6 нчы урта мәктәп, Лесхоз урта мәктәбе , Яңа Кырлай урта мәктәбе, Хәсәншәех төп мәктәбе бар. Һәр уку йорты 500 әр мең сум күләмендәге акчалата грантка ия булачак.
Энҗе МОСТАФИНА, Арча районы мәгариф идарәсе методисты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ