Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчалылар «Татарча диктант»ны Туган тел бәйрәме сыман үткәрде

Бөтендөнья «Татарча диктант ЯЗ» акциясе кабат  белемнәрен сынап  карарга теләүче Арча районы халкын   үз мәйданына җыйды.Әлеге акциянең максаты татар телендә хатасыз язарга өйрәтүд...

Бөтендөнья «Татарча диктант ЯЗ» акциясе кабат  белемнәрен сынап  карарга теләүче Арча районы халкын   үз мәйданына җыйды.
Әлеге акциянең максаты татар телендә хатасыз язарга өйрәтүдән, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү; татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырудан гыйбарәт иде.

Районыбызның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә  диктантны 6557 кеше язды.  Текст якташыбыз – Татарстанның халык язучысы Гомәр ага Бәшировның  истәлекләре буенча иде. «Чишмә моңы ничек җыр булды?» дип аталган өзекне язу күпләрне кабат самими балачакка, мәктәпкә парта артына дәште. Бөтендөнья акциясенә нәкъ менә яраткан якташ язучыбызның өзеге сайлану бездә зур горурлык хисләре уятты.
«Татарча диктант ЯЗ» акциясе Тукай якташларында татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттырыр,телебезгә, әдипләребез иҗатына кызыксыну уятыр, телебезгә хөрмәт тәрбияләр, дигән өметтәмен.  
Энҗе МОСТАФИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ