Логотип Магариф уку
Цитата:

2023 нче елда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру биремнәре

81 нче кодГөлшат ГАЛИУЛЛИНА,КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  татар теле белеме кафедрасы мөдире, Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры&nbs...

81 нче код


Гөлшат ГАЛИУЛЛИНА,


КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар


институты  татар теле белеме кафедрасы мөдире,


Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры 


 


2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру материалларына аңлатмалар


2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен материаллар белән танышканда, шуны истә тотыгыз: тәкъдим ителгән материаллар тикшереләчәк эчтәлекнең барлык элементларын да чагылдырмыйлар. 2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру вакытында тикшерелергә мөмкин булган эчтәлек элементларының тулы исемлеге туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен әзерлек дәрәҗәсенә куйган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторында тәкъдим ителгән.
Әлеге вариант туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен узучыларга һәм киң җәмәгатьчелеккә тестның структурасы, биремнәр саны, аларның формасы, катлаулылык дәрәҗәсе турында гомуми күзаллау бирә. Бу варианттагы киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәрне үтәүнең бәяләү критерийлары киңәйтелгән җавапның тулылыгы һәм дөрес язылышы таләпләре турында күзаллау тудыра.
Бу мәгълүматлар туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе узуга әзерлек осталыгын булдырачак.
Эш үтәү өчен күрсәтмә
Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен, туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясенә 3 сәгать 55 минут  (235 минут) вакыт бирелә. Биремнәр 3 бүлектән тора.
Беренче бүлек 1 биремнән тора. Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.
Икенче бүлек 7 биремнән тора (2–8 биремнәр). Биредә сүз, җөмлә, текстка төрле типтагы анализ күзаллана.
2–8 нче биремнәрнең җаваплары сүз яки цифрлар белән бирелә. Аларны 1 нче номерлы җавап бланкына язарга кирәк.
Өченче бүлектәге биремнәр укучылар 2 нче бүлектә укыган текст нигезендә башкарыла. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (9.1 һәм 9.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирү кирәк. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.
Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.
Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы язулар тест эшенә билге куйганда исәпкә алынмый.
Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торырга мөмкин. Вакыт кала икән, аларны яңадан уйлап, эшләп карарга мөмкинлек туа.
Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз. 
Эшне тәмамлагач, һәр җавапның 1 нче һәм 2 нче номерлы бланкларга дөрес номер белән куелганлыгын тикшерергә онытмагыз.
Сезгә уңышлар телибез!
I бүлек






Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

1.
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез.
 Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.  
Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
 
II бүлек
 






2 – 8 нче биремнәрнең җавабы сүз яки цифрлар булырга мөмкин. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны, бланктагы үрнәктә күрсәтелгәнчә, аерым шакмакка языгыз.

2. 
Текстны укыгыз.






1)  Их, гармун, гармун! 2) Сине яшьлегендә кулына алып, уйнап карамаган яисә сыздырып-сыздырып уйнаучыга карап моңланмаган кеше бар микән? 3) Уйната да, җырлата да, юата да ул гармун! 4) Безнең татар авыллары гомер-гомергә үзенең оста гармунчылары белән дан тоткан. 5) Бер генә мәҗлес тә, бер генә тантана да гармуннан башка узмый иде. 6) Хәер, бүген дә бәйрәмнәрдә, Сабантуйларда, авыл эшчәннәре очрашканда, туйларда гармун тавышлары еш яңгырый. (М. Абдуллиннан)

Җөмләләрнең оештыручы үзәкләре (грамматик нигезләре, баш кисәкләре) дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез. Җавап номерын языгыз.

  • яшьлегендә кулына алып карамаган (2 нче җөмлә)

  • ул гармун (3 нче җөмлә)

  • гармунчылары белән дан тоткан (4 нче җөмлә)

  • мәҗлес тә, тантана да узмый иде (5 нче җөмлә)

  • бүген дә бәйрәмнәрдә (6 нчы җөмлә)


Җавап: _______________ . 
3.
Текстны укыгыз.
Рәт гармониясе сакланмаган сүзләр кулланылган җөмләне табыгыз. Җавап номерын языгыз.






1) Гомеремдә беренче тапкыр авылымны ташлап чыгуымны сөйлим әле. 2) Җәйнең бик матур бер көнендә Хәлимә апа мине үзләренең авылына кунакка алып китте. 3) Минем улым синең белән яшьтәш, аның гармуны да, велосипеды да бар, икәүләп уйнарсыз, дип кызыктыргач, мин дә, әнкәй дә ризалаштык.

Җавап:_____ _ ___________ _______________  . 
4. 
Текстны укыгыз.
Өтерләр куелырга тиешле җөмләләрне табыгыз. Җавап номерларын языгыз.






1.     Самолёт биеклек алды барысы да топография картасындагы шартлы билге сыман шакмакларга әйләнде. 2. Туган җир артта калды. 3. Шулай да рух җиңеләеп китте. 4. Алда билгесез мәшәкатьләр билгесез кешеләр билгесез очрашулар көтә иде. (Г. Хәсәнов)

Җавап: ______________  .
5. 
Текстны укыгыз.
Ясалма сыйфатны табып языгыз.






Мин Агыйделнең еракларга төбәлеп торган Төбә яры өстендә битләремне астан искән җылы, чәчәкле болын җиленә куеп басып торам. Күз күреме җирләрдә болын да әрәмә, болын да әрәмә; ә шулар эченнән, ярдан ярга тибеп, колындай уйнаклап, Агыйделем ага.

Җавап: _______________ . 






Текстны укыгыз һәм 6–9 нчы биремнәрне үтәгез.

1) Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?
2) Әгәр бу хакта Галәү бабайдан сорасагыз, ул ике дә уйламыйча:
– Көлгә күмеп пешергән бәрәңге, – дияр.
3) Тик бүген Инсафның тамагыннан аш үтми. 4) Башында һаман бер уй, бер кайгы: аның өч ел буе назлап-иркәләп үстергән тае, ак бәкәлле елгыр кара айгыры югалды. 5) Тартай болынында башка атлар белән утлап йөргән җиреннән, шүрәле урлагандай юкка чыкты. 6) Шул кыбырсыкны эзләп, атна-ун көн эчендә айкамаган урман-кыры, әйләнмәгән болын-тугае калмады малайның. 7) Инде тәмам төшләренә керә башлады. 8) Имештер, аның айгыры канатлы акбүз атлар өеренә баш булып алган да, шулар белән бергәләп, өем-өем ак болытлар арасында зәп-зәңгәр печән утлап йөри. 9) Менә берзаман ул Инсафны күреп ала да көмеш кыңгырау чыңлагандай яңгыравык аваз белән кешнәп җибәрә. 10) Аннары, кара ефәктәй бөдрә ялларын җилдә тузгытып, озын-озын, салмак-салмак ыргылып, түбән төшә башлый. 11) Ләкин төшеп җитүгә, ап-ак ефәк оекбаш төсле ак бәкәлләрен, ялтыр кара тоякларын күз иярмәс тизлек белән уйнатып, өермәдәй чабып китә. 12) Бөдрә яллары Инсафның йөзенә сирпелеп кенә кала. 13) Артыннан куа-куа, малай хәлдән тая, шабыр тиргә батып уяна…
14) Галәү бабай Инсафның хәлен яхшы аңлый.
15)  – Кайгырма, улым, хафаланма ул тикле, – дип, үзенчә тынычландырырга тырыша ул аны. 16)  – Кайта, беркая да  китми синең таең. 17) Кадерле ул туган як. 18) Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы…
19) Бераздан Галәү бабай, малайлар белән бергәләп, Идел ярындагы карама төбенә йокларга ятты. 20) Болын җиле тәмле печән исе, җиләкле аланнар исе алып килде. 21) Караманың яфраклары, ашыга-ашыга, нәрсәдер пышылдашып алдылар. 22) Моңсу гына тулы ай күтәрелде. 23) Ул, ботакларны аралап, кешеләргә күз төшереп алды.
24) Әйе, барысы да йокыда. 25) Оеп, изрәп йоклыйлар. 26) Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә… 27) Җиләс җилләр канатында ерак-ераклардан аңа бик таныш, бик тансык авазлар агылып килә. 28) Көмеш кыңгыраулар авазы!
29)  Һәм колак төбендә һаман бер үк сүзләр яңгырый:
–– Кадерле ул туган як. 30) Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы.                                                                       
                                                                              (Габделхәй Сабитовтан*)   
             *Габделхәй Сабитов (1931–1995) – татар драматургы, язучы.
6. 
Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
1) Инсаф көлгә күмгән бәрәңге ярата.  
2) Ак бәкәлле елгыр кара айгырны Инсаф болынга алып килде.
3)  Инсафның тәрбияләп үстергән тае югалды.
4)  Туган якны яратырга кирәк.
5)  Инсаф йоклаганда, тай аның янына килде.
Җавап: _______________ . 
7. 
Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
1)  Дөньяда иң тәмле ризык нәрсә?
2) Тик бүген Инсафның тамагыннан аш үтми.
3) Кайта, беркая да  китми синең таең.
4) Моңсу гына тулы ай күтәрелде.
5) Тик Инсаф кына йокы аралаш елмая, куанып көлә…
Җавап: _______________ . 
8.
1–5 нче җөмләләрдән ашап сүзенең синонимын табып, күчереп языгыз.
Җавап: ___________ . 






2–8 нче биремнәрнең җавапларын, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга һәм җавапның бирем номеры күрсәтелгән юлга язылуын тикшерергә онытмагыз.

 III бүлек






2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 9.1 яки 9.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең  номерын күрсәтегез.

9.1
«– Кайта, беркая да  китми синең таең. Кадерле ул туган як. Кешегә генә түгел, хайванга да изге ул туган җир туфрагы» җөмләләрендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез.
Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен нуль балл куела.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
 9.2
Туган як кадере әйтеменең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? «Туган җирем – изге җир» темасына сочинение языгыз. Фикерегезне языгыз. Раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен нуль балл куела.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.






Һәрбер җавапның бирем номеры күрсәтелгән юлга язылуын тикшерергә онытмагыз.

 






Туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен
бәяләү системасы

 
I бүлек
 






Тыңлау өчен текст

 
Әтиемнең эш бүлмәсе
Әтиемнең үзенә генә бер бүлмәсе бар. Эш бүлмәсе ди аны әтием. Анда кәгазьләр бик күп. Китаплар... Әтием заводта инженер булып эшли. Эш бүлмәсенә кермәгез, ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез.
Беркөнне әтием эшкә чыгып китте. Әнием дә өйдә юк иде. Карасам, әтиемнең эш бүлмәсе ачык калган. Мин әкрен генә аның ишеген ачып карадым. Безнең Ләйсән исемле бик шаян бер песиебез бар. Менә шул песи әтиемнең эш өстәленнән кирәкле кәгазьләрен тартып төшергән дә, рәхәтләнеп кыштырдата-кыштырдата, идәндә уйнап ята.
Мин язуларны өстәлгә алып куйдым. Ә песине куалап чыгардым. Ишекне япкан идем, куркып киттем. Ә песи тагын керсә? Уенчыкларымны алып килдем дә әтиемнең эш бүлмәсе янында уйный башладым.
Уйный торгач, йоклап киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әбием дә мине күрмәгән. Әтием күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул эштән кайткан икән.
– Нишләп син монда килеп йокладың, кызым? – ди.
– Әтием, мин бүген каравылда тордым. Синең бүлмәң ачык калган иде, мин шуны сакладым, – дидем.
                          
(Әминә Бикчәнтәевадан) (150 сүз)
 
1 нче биремне бәяләү критерийлары
1 нче таблица
 






















Кыска изложение өчен текст турында белешмә
Абзац номерыМикротемалар (мәгънәви кисәкләр)
1Әтиемнең үз эш бүлмәсе бар.
2Эш бүлмәсенә песи кергән.
3Мин әтиемнең эш бүлмәсен саклыйм.

 
Язма эшне бәяләү критерийлары
2 нче таблица
 






































































КритерийБалл
ИК1Изложениенең эчтәлеге 
 Укучы тыңлаган текстның эчтәлеген тулы ачкан, анда яктыртылган барлык мәсьәләләр язмада урын алган.2
Текстның эчтәлеге ачылган,
әмма бер микротема төшеп калган (яки өстәлгән).
1
Текстның эчтәлеге ачылган,
әмма бердән артык микротема төшеп калган (яки өстәлгән).
0
ИК2Башлангыч текстны җыйнакландыру 
 Укучы текстның гомуми эчтәлеген бер яки берничә алым белән кыскарткан, җыйнакландырган.3
Бер яки берничә алым белән текстның ике микротемасын җыйнакландырган.2
Бер яки берничә алым белән текстның бер микротемасы җыйнакландырылган.1
Текстны җыйнакландыру өчен бер алым да кулланылмаган.0
ИК3Изложениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге 
 Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә:
–        логик хаталар юк, эзлеклелек бозылмаган;
–        текст кызыл юлларга дөрес бүленгән.
2
Эштә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә,
әмма бер логик хата бар
яки кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар.
1
Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган,
әмма бердән артык логик хата
яки кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән.
0
ИК1–ИК3 күрсәткечләре буенча изложение өчен җыела торган иң югары балл7

 
II бүлек
2 – 8 нче биремнәрне тикшерү
 
Икенче бүлектәге һәр биремгә дөрес җавап биргән өчен укучыга берәр балл куела. Җавап инструкциядә күрсәтелгәнчә эшләнсә һәм тулысынча тиешле җавап белән тәңгәл килгән очракта, дөрес үтәлгән дип исәпләнә. Җавап ялгыш булса яки бөтенләй булмаса, 0 балл куела.
3 нче таблица
 



































БиремнәрҖаваплар
24
33
41,4
5 чәчәкле
63
72
8утлап

 
III бүлек
 
9 нчы биремне тикшерү критерийлары
9.1 нче биремне бәяләү критерийлары
9.1 биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә.
 
4 нче таблица
 
























































































Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (9.1) бәяләү критерийларыБаллар
С1К1Тексттан алынган кисәкнең мәгънәсен аңлау 
 Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген дөрес аңлаткан. Аңлатмада хаталар юк.2
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген, гомумән, дөрес аңлаткан,
ләкин аңлатмада 1 хатасы бар.
1
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген дөрес аңлатмаган,
яки  имтихан бирүче, тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген аңлатканда, 2 яки күбрәк хата ясаган,
яки тексттан алынган кисәк эчтәлегенең аңлатмасы язма эштә юк.
0
С1К2Дәлил-мисалларның булуы 
 Имтихан бирүче тексттан әлеге кисәкнең эчтәлегенә туры килә торган 2 дәлил-мисал китергән.3
Имтихан бирүче тексттан әлеге кисәкнең эчтәлегенә туры килә торган 1 дәлил-мисал китергән.2
Имтихан бирүче башка тексттан дәлил-мисаллар    (-лар) китергән.1
Имтихан бирүче әлеге кисәкнең эчтәлеген аңлата торган дәлил-мисал китермәгән,
яки имтихан бирүче биремдәге цитатаны я аның бер өлешен дәлил-мисал итеп китергән.
0
С1К3Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге  
 Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:
– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;
– абзацларга бүленештә хаталар юк.
2
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм эзлеклелек белән характерлана,
ләкин 1 логик хатасы бар,
һәм/яки абзацларга бүленештә 1 урында хата бар.
1
Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар,
ләкин логик хаталарның саны 1 дән артык,
һәм/яки
абзацларга бүленештә 2 урында хата бар.
0
С1К4Эшнең композицион бөтенлеге 
 Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк.2
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән,
ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар.
1
Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар.0
С1К1–С1К4 критерийлары буенча сочинение өчен                                      иң югары балл9

 
Игътибар!
Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Әгәр сочинениедәге текст фрагменты 9.1 дәге тексттан алынмыйча, башка тексттан алынса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә (6 нчы таблицаны кара).
 
9.2 нче биремне бәяләү критерийлары
9.2 биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә.
 
5 нче таблица
 
























































































Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (11.2) бәяләү критерийларыБаллар
С3К1Тексттан алынган кисәкнең мәгънәсен аңлау 
 Имтихан бирүче (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) аңлатма биргән һәм киңәйтелгән формада тасвирлаган.2
Имтихан бирүче (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) аңлатма биргән,
ләкин киңәйтелгән формада тасвирламаган.
1
Имтихан бирүче ялгыш аңлатма биргән,
яки төшенчәгә аңлатмасы язма эштә юк.
0
С3К2Дәлил-мисалларның булуы 
 Имтихан бирүче 2 дәлил-мисал китергән, шуларның берсе укылган тексттан, икенчесе тормыш тәҗрибәсеннән
яки имтихан бирүче 2 дәлил-мисал китергән, шуларның икесе дә укылган тексттан.
3
Имтихан бирүче укылган тексттан 1 дәлил-мисал китергән.2
Имтихан бирүче тормыш тәҗрибәсеннән дәлил-мисаллар (-лар) китергән.1
Имтихан бирүче бер генә дәлил-мисал да китермәгән.0
С3К3Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге  
 Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:
– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган;
– абзацларга бүленештә хаталар юк.
2
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм эзлеклелек белән характерлана,
ләкин 1 логик хатасы бар,
һәм/яки абзацларга бүленештә 1 урында хата бар.
1
Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар,
ләкин логик хаталарның саны 1 дән артык,
һәм/яки абзацларга бүленештә 2 урында хата бар.
0
С3К4Эшнең композицион бөтенлеге 
 Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк.2
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән,
ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар.
1
Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар.0
С3К1-С3К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл9

 
Игътибар!
Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С3К2–С3К4) 0 балл белән бәяләнә.
Әгәр сочинение 9.2 дәге сүз яки гыйбарәгә туры килмәсә, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә (6 нчы таблицаны кара).
 
6 нчы таблица






































































































Укучы сөйләменең грамоталылыгын һәм фактик төгәллеген бәяләү критерийларыБаллар
ГК1Орфографик нормаларның үтәлеше 
 Орфографик хаталары юк яки хатасы 1 дән артык түгел2
2–3 хата җибәрелгән.1
Хаталарының саны 4 тән артык.0
ГК2Пунктуацион нормаларның үтәлеше 
 Пунктуацион хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел2
3–4 хатасы бар.1
Хаталарының саны 5 тән артык.0
ГК3Грамматик нормаларның үтәлеше 
 Грамматик хаталары юк яки 1 хатасы бар.2
2 хатасы бар.1
Хаталарының саны 3 тән артык.0
ГК4Сөйләм нормаларының үтәлеше 
 Сөйләм хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел.2
3–4 хатасы бар.1
Хаталарының саны 5 тән артык.0
ФК1Язма сөйләмнең фактик төгәллеге 
 Материалны язмада бирүдә, шулай ук аңлауда һәм терминнар кулланылышында фактик хаталар юк.2
Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 1  хата бар.1
Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 2 хата бар.0
ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл10

 
Грамоталылыкны бәяләгәндә, изложение һәм сочинениенең күләмен исәпкә алырга кирәк.
6 нчы таблицада китерелгән нормативлар гомуми күләме 140 тан артык сүз булган изложение һәм сочинениеләрне тикшерү өчен кулланыла.
Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 70–139 сүз булса, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый:
ГК – 1 буенча орфографик хаталар булмаса яки 1 тупас булмаган хата булганда 1 балл куела;
ГК – 2 буенча пунктуацион хаталар булмаса яки  1 тупас булмаган хата булганда 1 балл куела;
ГК – 3 буенча грамматик хаталар булмаганда 1 балл куела;
ГК – 4 буенча сөйләм хаталары булмаганда 1 балл куела.
ФК1 – буенча фактик хаталар һәм терминнар кулланылышында хаталар булмаганда 1 балл куела.
Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 69 гына сүз булса, мондый эшләргә ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 0 балл куела.
Әгәр укучы иҗади эшнең бары тик берсен генә (я изложение, я сочинение) үтәсә, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча бәяләү шулай ук эшнең күләменнән чыгып башкарыла:
Әгәр эш 140 яки аннан артыграк сүздән торса, грамоталылык 6 нчы таблица нигезендә бәяләнә.
Эшнең күләме 70–139 сүздән торса, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый (югары күрсәтелгәнчә).
Әгәр эшнең күләме 69 сүздән артмаса, мондый эшләргә ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 0 балл куела.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен тулаем башкару барышында җыярга мөмкин булган максималь балл – 33.
 
Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0–14 балл –  «2» ле билгесе;
15–22 балл – «3» ле билгесе;
23–28 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының ГК1–ГК4 критерийлары буенча баллары 4 тән кимрәк булмаска тиеш.
29–33 балл – «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының ГК1-ГК4 критерийлары буенча баллары 6 дан кимрәк булмаска тиеш.
 

Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен


2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе


Эшне башкару өчен күрсәтмә
Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 33 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора. 1 нче бүлектәге 13 бирем (1–13 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 – 20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21–28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге 29–32 нче биремнәр сөйләм ситуациясенә караган татарча репликалар язуны күздә тота. Ачык типтагы 33 нче бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Уңышлар телибез!
 
Инструкция по выполнению работы
Время, отведённое на выполнение заданий – 3 часа 55 минут (235 минут). Экзаменационная работа по татарскому языку состоит из четырёх разделов, включающих 33 задания. Раздел 1 (задания по аудированию) включает 13 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1–13). Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 7 заданий (задания 14–20). Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 8 заданий (задания 21–28). Раздел 4 (задания по письменной речи) состоит из 4 заданий на написание реплик по предложенной коммуникативной ситуации (задания 29–32) и задания, в котором предлагается написать личное письмо (задание 33).
Желаем удачи!
 

83 нче код


Гүзәлия Хәсәнова,


Кукмара районы Кукмара 3 нче урта мәктәбенең


югары квалификация категорияле


 татар теле һәм әдәбияты укытучысы


 
 
Раздел 1






Прослушайте  7 коротких диалогов. В заданиях 1–7 укажите правильный вариант ответа. Вы услышите аудиозапись дважды.

 

  1. Алия кая барырга җыена?



  • Камил белән мәктәпкә барырга тели.

  • Сыйныфташлары белән кинога барырга уйлый.

  • Тренировкага барырга ашыга.


 

  1. Камил  ни өчен  дәрескә соңга калган?



  • Ярышларда булган.

  • Сәгате шалтырамаган.

  • Йоклап калган.


 

  1. Инсафның сумкасы нинди?


1) Кара төстә, бер магнит төймәсе дә бар.
2) Кара төстә, кечкенә, аса торган бавы да бар.
3) Коңгырт төстә, уртача зурлыкта, ике төймәсе дә бар.
 

  1. Алия кайсы команданың җанатары?


1) Татарстан командасы «Рубин»
2) «Аванград» командасы
3) «Барыс» командасы
 

  1. Дуслар Камилләргә ничек барырга булганнар?


1) җәяү барырга
2) троллейбуста
3) трамвайда
 

  1. Камил нинди җырлар ярата?


1) эстрада җырларын
2) халык җырларын
3) рус җырларын
 

  1. Алиягә нинди фильмнар ошый?


1) сәяхәтләр турында
2) триллер карау
3) фантастик
 

  1. Дуслар буш вакыт турында сөйләшәләр.


         1) текстка туры килә;                               2) текстка туры килми.

  1. 9.    Бу вакытта үзең теләгәнчә яшәү, урамда йөрү, тик яту – дөрес фикер.


        1) текстка туры килә;                             2) текстка туры килми.

  1. Буш вакыт – барлык эшләр беткәннән соң калган вакыт.


         1) текстка туры килә;                              2) текстка туры килми.

  1. Буш вакытны файдалы үткәрсәң, кешегә яхшы була.


         1) текстка туры килә;                             2) текстка туры килми.

  1. 12. Буш вакытта театр-концертларга  йөрмичә, китап укырга кирәк.


        1) текстка туры килә;                              2) текстка туры килми.

  1. 13. Алия буш вакытта рәсем ясарга һәм китап укырга ярата.


         1) текстка туры килә;                              2) текстка туры килми.
 
Раздел 2






Прочитайте тексты в заданиях 14–16. После каждого текста определите правильный вариант ответа.

 






14. Сәлам, Камилә! Бу – сыйныфташың Динара. Хәлләреңне беләсем килә. Барысы да яхшымы? Савыгасыңмы  инде? Хастаханәдә табиблар ничек дәвалыйлар? Иртәгә синең яныңа килергә җыенам, сиңа нәрсә дә булса кирәкме? Кирәк булса язып җибәр.

Динара Камиләдән  нәрсә турында сораган?
1) Табибларның исемнәрен белүе турында.
 2) Сыйныфташларының хастаханәгә килүе  турында.
 3) Дустына кирәкле әйберләр турында.
  







15. Кызым! Сиңа сыйныфташың Гөлназ шалтыратты һәм бүген мәктәптә яшь шагыйрьләр белән очрашу булачагы турында әйтте. Очрашуда син дә шигырь сөйләргә тиеш икән, шуңа күрә әзерләнеп баруыңны сорады.
Сиңа уңышлар теләп, әниең.
Бу хәбәр нәрсә турында?
1) Шагыйрьләр белән очрашуга һәркем әзерләнә.
2) Мәктәптә төрле чор шагыйрьләре белән очрашу булачак.
3) Мәктәптәге очрашуда укучылар да чыгыш ясаячак.  
 

 
16.






«Халыкара Татар кызы» бәйгесененә рәхим итегез!
26 мартта узачак әлеге бәйрәм – матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме.
Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора. Бәйгегә 16–25 яшьлек кызлар чакырыла. Гаризалар электрон форматта  кабул ителә. Нигезләмә белән сайтта таныша аласыз.
Сезне онытылмаслык эмоцияләр, искиткеч тәэсирләр көтеп кала!

 






Бу белдерү нәрсә турында?
1) «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү турында.
2)    Халыкара «Татар кызы» бәйгесе уздыру турында.
 3)   Халыкара «Татар кызы» концертын уздыру турында.
 

 






Прочитайте текст. В заданиях 17–20 укажите правильный вариант ответа.

  Язын булды бу хәл.  Болында йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген казып алдым да, өйгә кайтып, тәрәзә төбенә гөл итеп утыртып куйдым. Аның өчен бакчабыздан яхшы туфрак алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.
  Юлда кайтканда шиңә башлаган кыр чәчәге тиздән сабагын турайтып җибәрде, терелде, яшелләнеп китте. Гөлем бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан балкып тора башлады.
 Шатлыгымның иге-чиге булмады. Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.
 Кинәт аңа әллә ни булды. Берничә көн эчендә, таҗларын коеп, гөлем шиңә башлады. Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да шиңде...
 Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым.Үсемлеккә болар да файда итмәде.
  Шунда әниемә дәштем.
– Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. Туган туфракка ни җитә! – диде ул.
  «Кеше – табигать баласы», – дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Кеше, туган якларыннан аерылып, зур байлыкларга ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, шиңә бит...
  Гөлне урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым.     
                                                                                                    (Г.Гыйльмановтан)

  1. Малай нәрсәгә көн саен су сибеп тора?



  • Малай бакчадагы гөлләргә су сибә.

  • Малай көн дә тәрәзә төбендәге кыр чәчәгенә су сибә.

  • Малай көн саен кырдагы чәчәкләргә су сибә.


 

  1. Малай нәрсәгә сөенә?



  • Кыр чәчәгенең чәчәк атуына.

  • Күршеләре кергәнгә.

  • Кыр чәчәгенең исән калуына.


 

  1. Малай кем белән сөйләшә?



  • Иптәшләре белән.

  • Аларга кергән күрше апалары белән.

  • Малай әнисе белән сөйләшә.


 

  1. Гөлне урманга илткәндә малай нәрсә турында уйлый?



  • Бәхетле булу өчен кешеләргә чит җир кирәк.

  • Һәр кешегә туган җире кирәк.

  • Гөлләр кешеләр кебек түгел.


Раздел 3






Прочитайте текст. В заданиях 21–28 определите правильный вариант ответа

      Без – китаплы халык. Татар халкы гыйлемле булган, китап (21)...   . Бүгенге көнгә (22) ... килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.
      Кулъязмаларны (23)... язучы осталар барлыкка килгән. Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.
      Аннан басма китаплар чоры башлана. (24) ... әби-бабайларыбыз үз  телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр. Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш (25) ... да таратканбыз.
     Яңа чорлар килде. Радио-телевидение, компьютер, Интернет заманы. Техника, электроника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, (26) ... . Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта  шпаргалкалары да...
       Без күп гасырлар дәвамында (27) ... бары тик китап аша  алганбыз. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. Шуңа күрә дә без китапка чиксез (28) ...  .
                                                                                                                                                (Р.Миңнуллиннан)

  1. 1) укыган 2) укымаган 3) укырга

  2. 1) белән 2) чаклы 3) аркылы

  3. 1) күчерергә 2) күчерсә 3) күчереп

  4. 1) безгә 2) безнең 3)  безне

  5. 1) халыклардан 2) халыкларда 3) халыкларга

  6. 1) камилләшә 2) камилләште 3) камилләшергә

  7. 1) белемнән 2) белемне 3) белемнең

  8. 1) рәхмәтле 2) рәхмәтсез  3) рәхмәтләр


 
Раздел 4






В заданиях 29-32 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.


  1. Попросите маму купить 12 тетрадей, 2 ручки.

  2. Спроси друга, пойдёт ли он сегодня в городскую библиотеку.

  3. Узнай, где останавливается автобус, который едет в Казань.

  4. Допустим, вы звоните в справочное бюро театра. Как спросите, во сколько начинается представление.

  5. Вы получили письмо от друга (подруги). Напишите ему (ей) письмо объёмом не менее 60 слов, ответив на его (её) вопросы. Для ответа используйте специальный бланк ответов.








Узган  атнада  без сыйныфыбыз белән Минзәлә  театры  артистлары куйган «Ирек һәм читлек» спектакленә бардык. Билетларны Пушкин картасын кулланып алдык. Спектакль миңа да, сыйныфташларыма да бик ошады. Сезнең шәһәргә килсәләр, һичшиксез, карарга тәкъдим итәм.
      Сезнең мәктәп укучылары Пушкин картасы турында беләме? Әлеге картаны кулланып, нинди чараларда катнаштың? Кайсы чара бигрәк тә ошады?

 
Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар
Прослушайте 7 коротких диалогов. В заданиях 1–7 укажите правильный вариант ответа. Вы услышите аудиозапись дважды.
Беренче сорау. Алия кая барырга җыена?
Алия. Хәерле көн, Камил!
Камил. Сәлам, Алия! Кая болай ашыгасың?
Алия. Сыйныф җитәкчебез Пушкин картасы белән кинога барырга тәкъдим итте. Без сыйныфташларыбыз белән бик шатланып риза  булдык. Өйгә кайтып, өс-башымны алмаштырырга кирәк. Ә син кая барасың?
Камил. Ярты сәгатьтән  тренировкам башлана. Кызганыч, мин синең белән бара алмыйм.
Алия. Бер дә кайгырма, башка вакытта  кинога бергәләп барырбыз.
Камил. Яхшы, сау бул, Алия, очрашканга кадәр!
Алия. Сау бул, Камил!
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
(2 секунд пауза)
 
Икенче сорау.  Камил  ни өчен  дәрескә соңга калган?
Камил. Исәнме, Алия! Син  физика дәресендә булдыңмы?
Алия. Сәлам, Камил! Әйе, әлбәттә, булдым. Ә мин сине анда күрмәдем.
Әнәс. Мин дәрестә юк идем. Без ярышларга әзерләнәбез. Кичә тренировкадан соң кайттым. Бик арытты. Бүген иртән йоклап калганмын.
Алия. Ярышларыгыз кайчан була?
Камил. Ике көннән волейбол ярышлары башлана.  Барлык ярышлар да төштән соң була. Килерсеңме, Алия?
Алия. Һичшиксез, киләчәкмен, Камил.  Сыйныфташларга да әйтергә кирәк әле. Бергәләп күңеллерәк  булыр.
Камил. Рәхмәт, Алия. Мин сезне көтәчәкмен.
 
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
(2 секунд пауза)
 
  Өченче сорау. Инсафның сумкасы нинди?
Камил. Сәлам, Алия! Әле генә энең Инсафны күрдем. Ул сумкасын югалткан, ахры. Кәефсез. Сумкасы нинди иде? Төгәлрәк тасвирлап бир әле.
Алия. Әйе шул, югалткан. 1 нче сыйныфта укыганда,  кара төстәге 2 яктан магнит төймәле сумкасын югалткач, коңгырт төстәге шундый ук сумка алган идек. Ул аны тагын троллейбуста онытып калдырган. Сумкасы уртача зурлыкта, эчендә кечкенә блокнот, ручкалар һәм ике папкасы да булган. Сумканың аса торган бавы да бар. Каян табарга инде хәзер?
Камил. Алия, әйдә энең Инсаф белән, бергәләшеп, якын - тирәне карап чыгыйк. Бәлки, сумкасын табып  та куярбыз.
Алия. Бик яхшы булыр иде. Рәхмәт бик зур!
 
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
(2 секунд пауза)
 
Дүртенче сорау. Алия  кайсы команданың җанатары?
Камил. Алия, сәлам, син кая барасың?
Алия. Сәлам, Камил! Дус кызым белән сәгать дүрттә  очрашырга сөйләштек. Аннары без аның белән бергә « Ак Барс Арена» стадионына барабыз. Ә син кая ашыгасың?
Камил. Мин волейбол  секциясенә йөрим бит, «Ак Бүре» спорт комплексына. Минем дә сәгать дүрттә  тренировка башлана. Шуңа өлгерәсем килә, соңга калырга ярамый. Тренерыбыз бик таләпчән. Ә сез нәрсә карарга барасыз?
Алия. Футбол карарга барабыз. Бүген Татарстан командасы «Рубин» белән «Арсенал» уйный. Мин дә, дустым да – безнең команданың җанатарлары.
Камил.  Кызык! Белмәгән идем. Сиңа футбол уены шулай ошыймы?
Алия. Бик ошый. Минем әтием – футболчы бит. Мин кечкенәдән футбол карап үстем. Хәзер дә безнекеләр уйнаганда, стадионга барырга тырышам.
Камил. Ярар, Алия, җиңеп кайтырга язсын!
Алия. Рәхмәт, Камил.
 
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
(2 секунд пауза)
 
Бишенче сорау. Дуслар Камилләргә  ничек барырга булганнар?
Алия. Дустым, Камилләргә  кадәр нәрсә белән барабыз?
Әнәс. Аларның йортлары еракмы соң?
Алсу. Юк, ерак түгел. 7 нче троллейбуска  утырсак, ике тукталыш барасы һәм 5 минутка якын җәяү барырга кирәк булачак. 5 нче трамвай аларның йортлары янында ук туктый. Аның белән барсак, борылыштагы тукталышка кадәр 3 минут җәяү барырга кирәк. Менә бу 19 нчы автобус та шул якка бара, ләкин Камилләрнең  йортларын узып, «Магнит» кибете янында туктый.
Әнәс. Борылышта газета сата торган  киоскы бар бит, шулаймы? Мин әтигә бүгенге газеталар да алырга вәгъдә иткән идем, әйдә, шул яктан барабыз.
Алсу. Ярый. Әйдә, киттек.
 
 
 
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
(2 секунд пауза)
 
Алтынчы сорау. Камил нинди җырлар ярата?
Камил. Алия, якшәмбе көнне концертка барасыңмы? Миндә 2 билет бар.
Алия. Әйе, әлбәттә, барам. Концерт кайда була? Нинди концерт?
Камил. Татарча солянка. Төрле татар җырчылары җырлаячак. Эстрада җырлары да, татар халык җырлары да, классик авторларның әсәрләре дә булачак дип уйлыйм.
Алия. Бик яхшы! Мин татар эстрадасын бик яратам. Ә сиңа нинди җырлар ошый?
Камил. Миңа халык җырлары ошый. Концертта Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин булачак. Алар татар халык җырларын башкарырлар дип өметләнәм.
Алия. Әйе, алар – бик моңлы башкаручылар. Чакыруың өчен рәхмәт, Камил! Концертта очрашырбыз.
Камил. Яхшы, Алия.
              
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз.(Язма икенче тапкыр тыңланыла)
 
(2 секунд пауза)
 
Җиденче сорау. Алиягә нинди фильмнар ошый?
Алия. Камил, сәлам! Син бүген кинотеатрга барасыңмы?
Камил. Әйе, барам. Анда яңа триллер күрсәтә башлыйлар бит. Рекламасын күрдем, кызык булырга охшаган.
Алия. Сиңа триллерлар ошыймы?
Камил. Әйе, ошый. Андый фильмнарны карагач, минем энергиям арта. Әлбәттә, комедияләр карарга да яратам. Бигрәк тә иске фильмнар – Леонид Гайдай кинолары ошый.
Алия. Ә мин сәяхәтләр һәм сәяхәтчеләр турында фильмнар карарга яратам. Алар аша яңа илләр һәм күп җирләр турында беләсең.
Камил. Син бүген кинотеатрга триллер карарга бармыйсыңмыни?
Алия. Кинотеатрга барам, ләкин без энем Инсаф  белән «Аждаһаны ничек кулга ияләштерергә» фильмын караячакбыз. Энемнең бу фильмны карыйсы килә.
Камил. Әйе, бу – кызык фильм. Фантастика. Мин карадым инде. Сезгә ошар дип уйлыйм.
Алия. Рәхмәт, Камил. Кинотеатрда очрашырбыз.
 
(2 секунд пауза)
Прослушайте диалог второй раз. (Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
(2 секунд пауза)
 
(20 секунд пауза)
 
Алия. Сәлам, Камил.
Камил.  Сәлам, Алия! Нәрсә турында уйланып торасың, Алия?
Алия. Бүген татар теле дәресендә буш вакыт турында сөйләштек. Бәхәсләшеп беттек. Өйдә әлеге темага сочинение язарга кирәк.
Камил. Тема бик җайлы, минемчә, синең язма эшең бик шәп булачак.
Алия. Карап торышка гына җайлы кебек ул, Камил. Әйт әле, нинди вакыт ул буш вакыт? Аны ничек файдаланырга?
Камил. Бу сорауларга төрлечә җавап биреп була. Берәүләр: «Буш вакыт ул минем өчен. Мин үзем теләгәнчә яшим. Я урамда йөрим, я тик ятам», – дип әйтәләр. Бу дөрес фикер түгел. Икенчеләр: «Минем буш вакытым булса, бертуктаусыз төрле фильмнар карар идем», – диләр. Бу да дөрес түгел.
Өченчеләр. «Буш вакыт ул – дәрестән тыш вакыт, өйдә булышканнан соң калган вакыт. Ул – ирекле вакыт, теләсәң ни эшләргә була», – диләр. Буш вакытта төрле китаплар укысаң, театр, концертларга йөрсәң, бик яхшы була.
Алия. Рәхмәт, Камил. Дәрестә дә шундый фикерләр яңгырады. Минем фикеремчә дә, буш вакыт ул – вакытны файдалы итеп үткәрү. Буш вакытны файдалы үткәрсәң, үзеңә яхшы була. Мин үзем буш вакытымда рәсем ясарга һәм китап укырга яратам. Бу шөгыльләр миңа илһам бирә.
Камил. Син мине гаҗәпләндердең, Алия. Ничә ел бергә укып, мин синең рәсем ясарга яратканыңны белми идем. Миңа рәсемнәреңне күрсәт әле.
Алия. Яхшы, Камил, бер буш вакытыңда безгә кунакка кил. Мин сиңа үземнең картиналарымны күрсәтермен.
Камил. Чакыруың өчен бик зур рәхмәт. Мин, һичшиксез, килермен.  Ә хәзергә сау бул. Очрашканга кадәр.
Алия. Сау бул!
 
(2 секунд пауза)
 Прослушайте диалог второй раз. ( Язма икенче тапкыр тыңланыла.)
 
(2 секунд пауза)
 
Внесите ответы в бланк ответов.
 
Татар теле буенча имтихан эшен бәяләү системасы
1–28 нче биремнәрдә дөрес күрсәтелгән һәр җавап 1 балл белән бәяләнә. Җаваплар биремнәрне үтәү күрсәтмәсендәгечә язылган булса һәм дөрес җавап үрнәге белән тулысынча туры килсә, бирем дөрес үтәлгән дип санала.
Җаваплар























































































































Биремнең номеры Дөрес җавап
12
23
32
41
53
62
71
81
92
101
112
122
131
143
152
163
172
181
193
202
211
222
233
242
253
261
272
281

 
29–32 нче биремнәрне бәяләү критерийлары
Сөйләм ситуациясенә караган репликалар язу. 29–32 нче биремнәр максималь     2 балл белән бәяләнә.
1 нче таблица























































 
 
Бәяләү критерийлары
 
Баллар
 
I
 
Язылган текстның эчтәлеге
 
К1Сөйләм ситуациясенә караган репликаны формалаштыру. 
 Имтихан бирүче, сөйләм ситуациясенә караган репликаны
аңлап, җавабын дөрес формалаштырган. Коммуникатив       бурыч  төгәл үтәлгән.
Фактик хаталар юк.
1
Имтихан бирүче сөйләм ситуациясенә караган репликаны дөрес формалаштырмаган.
Яки Сөйләм ситуациясенә караган реплика өлешчә генә формалаштырылган.
Яки Дөрес формалаштырмаган.
Яки Фактик хаталар бар.
0
 Яки Имтихан бирүче башка сөйләм ситуациясенә караган реплика язган. 
 
I
 
Грамоталылык
 
К2Орфография һәм сөйләм нормаларының үтәлеше 
 Репликада орфографиягә тел нормаларының үтәлешенә
караган (грамматик, орфографик, стилистик, пунктуацион) хаталар юк.
Һәм/ яки төрле нормаларга караган 2 хата бар.
1
Репликада тел нормаларының үтәлешенә караган 3 яки күбрәк хата бар.
Яки Имтихан бирүче башка сөйләм ситуациясенә караган     реплика язган.
0
 
Язма эш өчен максималь балл
 
2

 
33 нче биремне бәяләү критерийлары
Шәхси хат язу биремен бәяләү критерийлары
2 нче таблица



















































 
К
Бәяләү критерийла ры 
3 балл
 
2 балл
 
1 балл
 
0 балл
К1Коммуника тив бурычны үтәүЭш тулысынча башкарылган: 3 сорауга да тулы җавап бирелгән. Мөрәҗәгать итү, саубуллашу һәм имзалау фразалары дөрес сайланган.
Алынган хатка   рәхмәт
белдерелгән.
Эш башкарылган: 3 сорауга да җавап бирелгән, әмма
берсенә бирелгән җавап тулы түгел. Хат стилен бозган 1–2 төгәлсезлек
бар һәм/яки
алынган хатка рәхмәт
белдерелмәгән.
Эш өлешчә башкарылган: 2 сорауга гомуми җавап бирелгән, әмма 1 сорауга
бирелгән җавап тулы түгел яки бер сорауга, гомумән, җавап юк. Хат стилен бозган 3 яки күбрәк төгәлсезлек бар,
итагатьлелек
Эш башкарылма ган: 2 сорауга
җавап
бирелмәгән яки текстның күләме тулмый.
    формалары сакланмаган. 
К2Текстны оештыру Текст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга
бүленештә хаталар юк; тел чаралары дөрес кулланылган; хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килә.
Текст, гомумән алганда, логик эзлеклелектә төзелгән, ләкин логик бәйләнешләрдә
һәм /яки
абзацларга
бүленештә яки хатның төзелешендә 1–2  төгәлсезлек бар.
Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган; язма текст төзелешендә
3 яки күбрәк хата бар, яки хатның төзелеше
язма этикет нормаларына туры килми.
К3Текстның лексик- грамматик төзелешеКоммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк булган төрле лексик һәм грамматик чаралар
файдаланылган (текстны аңлауга зыян китермәгән 1–2 төгәлсезлек рөхсәт ителә).
Текстны аңлауга  зыян китермәгән   тел чараларына караган хаталар бар (3–4 тупас булмаган хата
рөхсәт ителә) яки  тел хаталары юк, ләкин артык гади    лексик һәм грамматик чаралар
кулланылган.
Текстны аңлауга  зыян китермәгән т ел чараларына караган хаталар бар (5–6 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) һәм /яки текстны аңлауга зыян китерә торган 1–2 грамматик хата бар.Текстны аңлауга зыян китерә торган хаталар 6 дан күбрәк.
К4Орфогра фи я һәм пунктуация Орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 1–2 хата бар.Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 3–4 орфографик һәм пунктуацион хата бар.Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерә торган орфографик һәм пунктуацион хаталар 4 тән күбрәк.

Шәхси хат язу биреме К1–К4 критерийлары буенча тикшерелә. Максималь 10 балл алырга мөмкин.
Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим  ителгән хат күчереп кенә язылса), бу бирем өчен 0 балл куела.
Хатның күләме 30 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь  балл куелмый.
Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр (шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына. Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын күрсәткән очракта эш тикшерелми.
 
Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0–12 балл – «2» ле билгесе;
13–22 балл – «3» ле билгесе;
23–33 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен (1–13 нче биремнәр) баллары 7 дән кимрәк булмаска тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 7 дән кимрәк булса, «3» ле билгесе куела.
34–46 балл – «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 10 нан кимрәк булмаска тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 10 нан кимрәк булса, «4» ле билгесе куела.
 
 
 
            

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ