Логотип Магариф уку
Цитата:

Арташ халкы гармунчы-мөгаллим авылдашын зурлады

Арташ авылы – Мамадыш районының иң бәләкәй авылларның берсе. Ни кызганыч: хәзер инде аның үз мәктәбе дә юк. Шуңа да бу авылның төп мәдәни-агарту учагы булып авыл клубы санала. Арташ үзе бәләкәй булса...

Арташ авылы – Мамадыш районының иң бәләкәй авылларның берсе. Ни кызганыч: хәзер инде аның үз мәктәбе дә юк. Шуңа да бу авылның төп мәдәни-агарту учагы булып авыл клубы санала. Арташ үзе бәләкәй булса да, халкыбызга күпме мөхтәрәм иҗат әһелләре биргән ул! Язучы, журналист Нәзифә Кәримова, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин ... һәм дә виртуоз музыкант, тальян гармуннар ясау остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Сәлахов.IMG_7952


Әле шулар өстенә Илдус Илсур улы – Фәйзулла Туишев исемендәге республика конкурсы лауреаты да, үзенең бар гомерен Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятендә шәкертләргә музыка серләрен укытуга багышлаган педагог, тик арабыздан гына бик вакытсыз китте. Исән булса, аңа әле 61 яшь кенә тулган булыр иде. Илдус әфәнде инде арабызда булмаса да, гел авылдашлары күңелендә. Әйтик, Арташ авылы клубы мөдире Марсель Шәйдуллин, шушы арада әлеге күренекле авылдашы истәлегенә багышлап, гармунчылар фестивале оештырды. Фестивальгә күрше Алабуга һәм Мамадыш районнары гармунчылары, Илдус абыйлары Сәлаховта белем алган шәкертләре дә чакырылган иде.IMG_7911 IMG_7919


Чыгыш ясаучыларның һәркайсының Илдус Илсур улы турында якты хатирәләре бар иде. Фестивальнең башыннан ахырына кадәр әнә шул истәлекләр гармун моңнарына үрелеп барды. Фәйзулла Туишев исемендәге республика фестиваленең быелгы Гран-при иясе булган Мамадыш районы гармунчылар ансамбленең Арташ сәхнәсендә чыгыш ясавы ямь өстенә ямь булды. Фестивальдә үзе катнаша алмаса да, Шаһинур Мостафинның авылдашына багышлап язып җибәргән шигыре дә залны тутырып килгән тамашачылар күңеленә хуш килде. Һәр чыгышны алкышларга күмде алар. Кечкенә генә авылда шушы кадәр гармунчы чыгыш ясаганы булмагандыр әле. Шунда ук Мәскәүдән үк кайтып җиткән язучы, журналист Нәзифә Кәримова, Казаннан язучы Марат Закир да үзләренең матур истәлекләре белән уртаклаштылар. Кечкенә авылда шушындый зур фестиваль оештырган клуб мөдире Марсель Батырша улына Илдус Сәлаховның туганнары да, авыл халкы да бик тә рәхмәтле булды.IMG_7967


Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ