Россиядә «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында, 1 нче марттан психологик – педагогик ярдәмгә мохтаҗ булган ата – аналар өчен кайнар линия эшли башлады.
Белгечләр түбәндәге сораулар буенча ярдәм итәчәк:
– Балаларның һәм яшүсмерләрнең үсеш үзенчәлекләре;
– Коммуникацияләр алар белән;
– Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны укыту һәм тәрбияләү;
– Социализация проблемаларын профилактикалау ;
– Профориентация;
– Мәгариф программаларын үзләштерү.
Шулай ук «кайнар линия» дә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүчеләргә дә консультация алу мөмкинлеге бар. Үзәккә 8-800-555-89-81 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.