Логотип Магариф уку
Цитата:

Әти кирәк һәркемгә

Ярату хисе пәйгамбәрләрдән килә, диләр. Без, совет чоры балалары, һәммәбез дә әти-әниебезне кечкенәдән яратып үстек. Буй җиткереп, төрлебез төрле якка таралгач та, аларны сагынып, туган нигезебезгә ка...

Ярату хисе пәйгамбәрләрдән килә, диләр. Без, совет чоры балалары, һәммәбез дә әти-әниебезне кечкенәдән яратып үстек. Буй җиткереп, төрлебез төрле якка таралгач та, аларны сагынып, туган нигезебезгә кайтып йөрдек. Хәзер дә сагынабыз. Чүп савытларыннан табылган  ятимнәр дә   газиз тудыручыларын  сагынып гомер кичерә икән.  Әйе, яратмыйча яшәү мөмкин түгел. Ул хис бала күңеленә тумыштан салынган.  Якты дөньяга  килүгә, сабый  күзләре белән иң әүвәл гомере буена «әни» дип йөртәчәк  иң  кадерле кешесенә бага. Кеше таный башлагач, кадерле затларның әнисе генә түгеллеген аңлый. Теле ачыла башлагач исә , әнисе аңа: «Бу – әттәң», «Бу – дәү әниең», «Бу – апаң», – дип, иң якын туганнары белән таныштыра.  Бераз үсә төшкәч, әнисе сабыеннан аны кочагына алып сөйгән ир-ат турында: «Әттәң тәтиме?» – дип сорый. Улы җавап биргәнче үк, аңа: «Тәти, шулай бит, улым», – дип, җавабын табыша. Бала күңелендә әти образының тәүге сыйфатлары әнә шулай әни аша формалаша.
Әмма әнисе белән әтисен тигез сөйсә дә,  сабыйның  тормышында, аңа тәрбия бирүдә бу  ике  зат  төрле вазифалар үти. Ул җәмгыятьтә дә шулай–капма-каршы җенестән булган ир-ат белән хатын-кыз төрле эштә катнаша яки бер үк эшне төрлечә башкара. Ни дисәң дә, хатын-кыз хискә аеруча бай, ул – тудыручы, кайгыртучы, тормышка нур кундыручы,  изге зат. Ир-ат исә  хакимлек ярата, хатын өчен ул – гаиләдә мал табучы, сабый өчен   тормыш юлында  терәк, яклаучы.
Без, гади кешеләр, бала өчен ана белән атаның тормыштагы урыннарын менә шулайрак күзаллыйбыз. Ә менә белгеч ана – бала – ата мөнәсәбәтләрен фәнни күзлектән карап ничек аңлата?  Сүзне табиб-психотерапевт ГҮЗӘЛ САТТАРОВАга бирәбез.
 
ӨЧ КЕШЕЛЕК ДӘҮЛӘТ
Олы кешенең психикасында, нинди җенестән булуына карамастан,  ир һәм хатын-кыз сыйфатлары бар.   Бала әти-әни янында үсә, һәм ата белән ана аның эчке дөньясында урын ала. Күңелебез түрендәге  әнә шул ир һәм хатын-кыз башлангычы төрле шартларда төрлечә хәрәкәткә килә. Әйтерсең без, нинди хәлгә таруыбызга карап, эчке ата яки ананы ярдәмгә дәшәбез.
Ана – бала – ата өчлеге ничек формалаша?
 Гомеренең беренче айларында сабый бары тик әнисен генә таный. Ул үзенең нинди икәнлеген дә  ана хисләре аша  тоемлый. Дөньялыктагы үз урынын да бала  әнисе аша билгели. Ә менә  үзе һәм дөнья арасындагы чик сызыгын аңа әтисе сыза һәм аңа яшәеш  кануннарын да әтисе төшендерә.
Дөньяда  сугыш, икътисади кризис, эпидемия кебек  катлаулы хәл-вакыйгалар килеп чыкканда, без – ата, ир-ат кирәклеген аеруча ачык тоябыз. Ата – тормышта терәк, яклаучы, билгесезлектә калганда  юл күрсәтүче.
Яшь балага янында ата булу ни өчен аеруча әһәмиятле?
 Әти баланы әнисеннән аралый, аңа  әнисеннән ургылып агылган    бәйлелек «тогы»ның көчәнешен киметә, ананың нарасыена карата ярату гипнозындагы хакимлеген көчсезләндерә.  Бер үк вакытта ата – нәни кешегә тормыш кагыйдәләрен төшендереп, дөньялыкта очрарга мөмкин булган куркынычлардан исән чыгарга мөмкинлек бирүче  калкан  да. Ата үзенең гаиләдә барлыгы белән үк балага аның бердәнбер дөнья кендеге түгеллеген сиздерә. Ул баланы өч кешедән – ата, ана һәм баладан торган төркемдә яшәргә өйрәтә. Бу төркемдә һәркемнең үз урыны барлыгын төшендерә, үзара мөнәсәбәтләрдә билгеле бер ара калдыру кирәклеген кисәтеп тора. Хисләргә бирелеп кенә (әйтик, елап) үз дигәнеңә ирешүнең мөмкин түгеллеген раслый. Гаилә дигән нәни дәүләттә дөрес яшәргә күнегү ул зур тормышта яшәргә  өйрәнү репетициясе булып тора.
Ата – балага үзе булып формалашуга ярдәм итүче көзге дә ул. Нәкъ менә әти дигән көзге аша бала үзе яшәгән дөньяның  ничек корылуын аңлый  һәм, киресенчә, шул  дөньяда аның үзен  ничек кабул итүләрен, үзенең үзенчәлеклеген, бердәнберлеген һәм үзгәлеген  белә.
Шулай итеп,  атаның гаиләдә булуы  сабыйның  шәхес булырга әзерләнү стадиясен тәэмин итә.  Балага бу  чорда,  яшь ярым-ике яшь арасында,  ике мәсьәләне чишәргә–  үзеңне әнидән аерым җан итеп хис итәргә  һәм аерым шәхес итеп тоярга, «мин» хисен эзләп табарга кирәк. Бу ике бурыч бер-берсеннән аерылгысыз. Аларның берсен хәл итми торып, икенчесен чишү мөмкин түгел. Әтинең юклыгы яки аның йомшак холыклы булуы, үзенең ата бурычларын башкарырга сәләтсезлеге  ике мәсьәләнең  дә чишелешен  җимерә.
Баласын тәрбияләү өчен ана ире белән аралашудан, аның мәхәббәтеннән көч ала. Әле үз теләкләрен төгәл белдерә алмаган  җан иясен аңлап, көн-төн ул тудырган мәшәкатьләргә  бирешмичә, көч түгеп  үстерү,   аны хәрәкәтләнергә өйрәтү, хаҗәтләрен башкарырга ярдәм итү– бик тә кыен эш. Ир-атлардан, аның мәхәббәт  җылысыннан, яратуга һәм хөрмәткә нигезләнгән җенси мөнәсәбәтләрдән башка хатын-кыз сабыйның үз-үзен тотышында туган кыенлыкларны аңлый һәм җиңә алмый. Тора-бара үзен яраткан  эшеннән читләштерелгән холыксыз хатын итеп тота башлый.  Ә бу сабыйның шәхси мин-минлеген табуын катлауландыра. Алга таба  ул гаиләдә  үзен  сөйкемсез сөяк,  ят итеп тоя башлый.
«КӨЗГЕСЕЗ» ӘТИЛӘР
Ни аяныч, гаилә белән яшәп тә, ата исемен акламаган  ир-атлар бар. Исәпкә бар, санга юк, диләр андыйлар турында.  Андый ир-атларны  «көзгесез» әтиләр дип тә атыйлар. Алар ничек барлыкка килә?
Гадәттә, болар – инфантиль, ягъни үсешләре буенча  үсмер чакта калган, йомшак табигатьле ир-атлар.  Әгәр синең үз-үзеңне тотышың балалык-
тан чыкмаган икән, табигый ки, ата урынын яулый алмыйсың. Ул очракта балаңа, күп дигәндә, дус, абый булып кала аласың.
Шундый очраклар да була:  хатын ирен балалар атасы буларак кабул итми. Моның сәбәбен хатын-кызның бала чагыннан эзләргә кирәк. Йә аның әтисе бөтенләй булмаган яки йомшак холыклы булган. Андый хатын-кыз үз гаиләсен дә ата-анасыныкы рәвешендә корырга омтыла. Кайчандыр аның әнисе ата ролен уйнаган кебек, хәзер кызы да  үз гаиләсендә шуңа ук омтыла: ирен ата урыныннан «куып» чыгара. Әгәр үз әтисе үлгән булса, тагын да зәһәррәк кылануы бар. Атаны символик рәвештә «үтерү» хатын-кызларны эдипаль яратуга (3–5 яшьләрендә малайның – үз әнисен, кызның үз әтисен яратуы), яки үз әтисенә архаик көнләшүгә китерергә мөмкин. Бу очракта ир, аңлы рәвештә  яки аңлап та бетермичә, йә яраткан хатыны белән мөнәсәбәтләрен сакларга тырышу, йә аңардан курку аркасында  ата роленнән баш тарта.
ӘТИ БУЛЫРГА ТЕЛӘМӘГӘН ИР-АТЛАР
Кайвакыт ир-ат үзе ата булырга теләми. Үз атасы кайчандыр аны әнисеннән вакытсыз аралап, күңеленә әрнү салган булса, ул әтисен күрә алмас дәрәҗәдә яратмаска мөмкин. Ул чакта сабыйның кычкырып елавына, зәһәрләнеп, әтисенең күкрәген төюенә тирәсендәгеләр  битараф калганнар. Ир кешенең каты күңеллелеге, салкынлыгы, холкының тотрыксызлыгы бала психикасында эз калдырмыйча үтми.  Әтисенең өйдәге  хакимлегенә карата баланың күңелендә әнә шундый  ачулы көнчелек уянган һәм сакланып калган булырга мөмкин.
Әгәр баланың атасы үзе җитлекмәгән булып,  ләкин шул хәлендә  гаиләдә үзен хакимлеккә ирешкән  яугир сыман тотса, әлеге көнләшү аеруча газаплы булачак. Андыйлар, әйтик, улын ирексезләп, көйләп тормыйча гына, башка ятакка  йокларга сала, еласа, янына беркемне җибәрмичә, сабыйны интектерә.   Шул вакытта малайның башына: «Мин беркайчан да андый әти булмам!» – дигән уй оялый. Атаның өйдәге хакимлеге аның өчен җимергеч көч булып күренә. Үсеп, үз баласына карата шундый таләпчән мөнәсәбәт күрсәткән очракта, балага зыян салыначак, дип уйлый.  Шундый уйлар тәэсирендә аның эчендә утыручы ата  образы, аның гаиләдәге вазифалары бөтенләйгә юып чыгарылырга мөмкин.
Психология белгечләренең «антиаталык» турындагы   башка фаразларын да искә төшереп үтим.  Сугыш чоры балалары чын ата булып җитешә алмый, дип раслыйлар алар. Боларның фикеренчә, Икенче бөтендөнья сугышы салган күңел җәрәхәтләре аларга ата буларак җитлегергә комачаулый. Аларның эчке дөньясындагы  өлкәннәр сугышка китәләр дә юкка чыгалар. Шунлыктан алар өйләнгәч, үз балалары өчен  «үле ата», «анти ата»га әйләнәләр, ягъни чынбарлыкта булмаган хәсрәт аталар булып яшиләр. Ир-ат булган, әмма ата булмаган гаиләләр  шулай барлыкка килә. Әлеге феномен балаларның психикасын җимерә,  аларга сау-сәламәт үсәргә комачаулый.
ОЛЫГАЙГАН САБЫЙЛАР
Атасыз гаиләдәге ана чиксез хакимлеккә ия. Аны беркем дә тынычландырмый, аның сабыена чыккан ачуын басучы юк. Табигый җенси  канәгатьлек алу мөмкинлеге булмагач, аны баласына катылык күрсәтүдән тыючы киртә үзеннән-үзе юкка чыга. Ата булмагач, баланы анадан аралаучы көч тә табылмый дигән сүз, чөнки нәни кешедә  «мин» хисен тәрбияләүче,  аны шәхес итеп тоярга өйрәтүче зат юк. Димәк,  әнидән яклаучы калканны  баланың үзенә  үстерергә,   аңардан аерылу чараларын үзенә күрергә туры килә. Моның бер юлы агрессия булырга мөмкин. Еш кына ул ананы   күралмау дәрәҗәсенә җитә. Шундый очраклар да күзәтелә: бала  үз-үзен раслау өчен патологик ялганчыга әйләнә, яки авыруга салыша. Үзен анадан аерым яшәргә сәләтле итеп күрсәтергә омтыла.  Андыйлардан кайберәүләр, үз балаларын аналарына калдырып, ялган мөстәкыйльлеккә ирешәләр. Әмма болар барысы да  чын олыгаю түгел. Ул һаман да  үзен анасы  кулындагы тупчык, уенчык итеп тоя һәм эченнән  аның үз өстеннән хакимлек итүен таный. Моңа каршы төрле юллар белән баш күтәрә.
Әгәр ана тирәсендә яңа ир-ат күренә башласа, көнчелек яңа төсмерләр алачак. Кечкенәрәк чакта бу  сәбәпсез елау, даими шыңшу  булырга мөмкин. Үсә төшкәч, бала ана алдына чишеп булмастай проблемалар китереп бастыра.  Баланың үз-үзен шул рәвешле тотуы ананың эчке дөньясын җимерә, аны үзенчә яшәү мөмкинлеге бирүче һәм балага керергә ярамаган ирек мәйданыннан мәхрүм итә.
Тормыш көзгесе булган атаның гаиләдә булмавы баланың үз дөньясын формалаштыруда зур кыенлыклар тудыра. Анда үзенең аерым зат  булу хисе тумый. Буш урынны ялган көзге басып алырга тиеш була. Мәсәлән, көндәлектәге әйбәт билгеләр, фәнни олимпиадалардагы җиңүләр, спорт ярышларындагы призлы урыннар. Әлбәттә, кешенең  үсеше  һәм аның  уңышын билгеләү нокталары  теләсә кайсы шәхес өчен мөһим. Ләкин кеше үзен шул уңышлары белән  тиңләштерә башласа, бу инде ялган көзге булачак.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: янында атасы булмаган балага аерым шәхес булып җитлегү бик кыенга туры килә. Бу –  турыдан-туры инфантилизмга   илтүче юл, ягъни  кеше үсә, әмма олыгаймый. Гаиләсендә яшәмәгән атага нәфрәт  бөтен ир-атларга күчәргә мөмкин. Хатын-кызлар еш кына   әлеге нәфрәтне ирләренә һәм улларына, ә  ирләр  үз-үзләренә,  хакимияткә, җәмгыятькә каршы бора. Шул күзгә күренмәс нәфрәттән, мул тормышта яшәсә дә, үзләрен ирләр кебек тотучы хатын-кызлар һәм хатын-кыз сыман зәгыйфь ирләр барлыкка килә.
Әлеге  җитди  низагларның һәркайсы  еш кына тән авырулары китереп чыгара. Эчке психик конфликт  еш кына чиргә әйләнә, бу хәл аеруча бала әүвәл әнисеннән, аннары икесеннән дә аерылгач күзәтелә.

 Гүзәл САТТАРОВА,


психотерапевт, психолог

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ