Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесеннән Яңа ел котлавы

Мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләрем, хөрмәтле укытучылар, районыбыз җитәкчеләре! Якынлашып килүче 2022 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм! Яңа елны һәрберебез зур өметләр баглап көтә. Без бу елга...

Мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләрем, хөрмәтле укытучылар, районыбыз җитәкчеләре!
Якынлашып килүче 2022 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм! Яңа елны һәрберебез зур өметләр баглап көтә. Без бу елга күңел көрлеге, ышанычлы адымнар белән керәбез. Киләчәккә бергәләп якты планнар корабыз, ул планнарны тормышка ашыру өчен безнең мөмкинлекләребез бик күп. Сез булганда бернинди авырлык та киртә була алмый. Мәгариф өлкәсендәге уңышларыбыз шул хакта сөйли. Яшь буынга тагын да зуррак үрләр яуларга көчегездән килгәннең барысын да эшлисез. Белем учагы булган мәктәпләребез, балалар бакчасы көннән-көн үсә, матурая. Районыбыз үсешендә генә түгел, укучыларның сәләтләрен үстерү юнәлешендә дә сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур. Сезнең белән эшләве бик җиңел, рәхәт. Алга таба да бердәм булып, ярдәмләшеп эшләргә насыйп булсын!
Яңа ел һәрберебез өчен зур уңышлар, мөмкинлекләр елы булсын. Һәр гаиләгә көтелмәгән бәхетләр алып килсен. Шатлыклы, куанычлы көннәрегез хисапсыз булсын, кайгы-борчулар, күңелсез мәшәкатьләр читләтеп үтсен.

Ихтирам белән,

Әтнә районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә МӨХӘММӘТГАЛИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ