Логотип Магариф уку
Цитата:

Французларның «Бәхет кошы» Казанга килә

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Морис Метерлинкның «Бәхет кошы» («Синяя птица») әсәре белән Казан тамашачысын шаккаттырырга уйлый. Бу турыда театрның директоры Ленар Зәйнуллин матбу...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Морис Метерлинкның «Бәхет кошы» («Синяя птица») әсәре белән Казан тамашачысын шаккаттырырга уйлый. Бу турыда театрның директоры Ленар Зәйнуллин матбугат конференциясендә әйтеп китте.
Нигә Морис Метерлинкны «Бәхет кошы» соң? 2018 елда театр үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Узган гасыр башында татарча газет-журналлар, театрлар дөньяга килүдә күпчелек милли җанлы, зыялы мәгърифәтчеләр сәбәпче була. Әтнә театрына исә Сәйяр труппасында уйнаган, шул ук вакытта Әтнә һәм Алат волостьларында мәгариф эшләре инспекторы булып эшләгән Мөхәммәт Парсин нигез сала. Театрның баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыев сүзләренә караганда, яңа оешкан театр труппасы «Бәхет кошы» дигән тамаша күрсәтә. Француз язучысы үзенең әкиятен нәкъ менә 1908 елда яза. Әтнә театрының сәхнә юлы шушы әсәрдән башлаганмы-юкмы икәне сер булып калды. Ә менә театрның язмышы, чынлап та, бәхетле булып чыга: тарихында нинди генә авыр чорлар кичерсә дә, исән кала, алай гына да түгел, 1966 елда Олы Әтнә авылы мәдәният йорты каршындагы драма коллективыннан халык театры дәрәҗәсенә үсә, 1968 елда халык театрларының Бөтенсоюз фестивале лауреаты исеменә лаек була. 2011 елда Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирелә. Бүген инде ул – Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры.
Яңадан тамашага әйләнеп кайтыйк. «Бәхет кошы» мюзиклы балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы, яңача тамаша. Пьесаны татарчага әлеге теарның әдәби бүлек мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән. Рәссамы – Геннадий Скоморохов, композиторы – Юрий Фёдоров, хореографлары - Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар (сәнгать дөньясына алар Казандагы «Дорога из города» бию театры аша таныш).
Җырлы-биюле спектакльдә 76 артист катнаша. Аларның 60 ка якыны – балалар. Һәм алар барысы да Әтнәнеке: “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Гран-при ияләре «Алчәчәк» бию төркеме, «Конфетки» ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр сыйныфы укучылары.
Әлбәттә мондый зур проектны тормышка ашыру зур чыгымнар сорый. Ленар Зәйнуллин әйтүенчә, 115 костюм гына тегәргә туры килгән. Тамашада катнашучы зур артистлар гына түгел, бер генә бала да гонорарсыз калмаган. Гомумән алганда, спектакль «Кече шәһәрләр театрлары» дип исемләнгән ярдәм проекты кысаларында тормышка ашырылган. Спектакльне инде әтнәләр күреп хозурланган. Тамашачылар соравы буенча өч тамаша урынына биш тапкыр күрсәтергә туры килгән.
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Морис Метерлинк әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Бәхет кошы» музыкаль тамашасын 27 февральдә Казан тамашачысына да тәкъдим итәчәк. Спектакль «Әкият» курчак театрының зур сәхнәсендә куела.
Фото: adt100.ru

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ