Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәдә «Самат Шакир атналыгы» үтә

Кабатланмас шигърияте һәм чәчмә әсәрләре, бүген дә тарихи әһәмиятен югалтмаган мәкалә-очерклары белән татар әдәбияты тарихында үз эзен калдырган эзтабар авылдашыбыз Самат Шакирның 15 апрельдә туган кө...

Кабатланмас шигърияте һәм чәчмә әсәрләре, бүген дә тарихи әһәмиятен югалтмаган мәкалә-очерклары белән татар әдәбияты тарихында үз эзен калдырган эзтабар авылдашыбыз Самат Шакирның 15 апрельдә туган көне. Ул 1924 елның 15 апрелендә Күәм авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.Бик кечкенәдән әтисеннән ятим калып, әнисе һәм укытучы Нәкыйп абыйсында тәрбия ала.Күәм җидееллык мәктәбендә укыганда ук, шигырьләр яза башлый.

«Урман» дигән беренче шигыре 1939 елда «Пионер каләме» журналында дөнья күрә.1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый башлый. Бу вакытта шигырьләре район һәм республика газеталарында басылып чыга.Самат ага Кызыл юл районы Носы мәктәбендә укыта башлый. Аннан соң Әтнә районы газетасында әдәби хезмәткәр, 1942 – 1943 елларда Яңавыл мәктәбендә мәктәп мөдире булып эшли. 1943 елда Совет фронтка алына. Ул Сталинград оборонасында катнаша. Аннан кайткач, «Кызыл Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасында әдәби хезмәткәр, 1946 –1949 елларда Дөбьяз районы газетасында җаваплы секретарь вазифаларын үти. 1951 – 1957 елларда Казан дәүләт университетың тарих-филология факультетында читтән торып укый. 1954 –1956 елларда Кайбыч районының Мөрәле мәктәбендә директор була. Университетны тәмамлагач, Казанга килеп, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли башлый. 1962 елны СССР язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителгәч, профессиональ язучы булып, иҗат эшенә чума. Проза өлкәсендә аеруча активлык күрсәтә, бигрәк тә журналистика мәйданы аның өчен киң юллар ача. Үзе исән чагында 38 китабы басылып чыга. Шуларның 14 е – поэзия, 2 се – повесть, 9 ы – очерк һәм мәкаләләр китабы, 13е – төзүче буларак чыгарган китаплары.

 
Совет әдәбияты һәм матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучыга 1984 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Мәктәбебездә әдипкә багышланган мәктәп музее бар. Музей укучыларда татар теле һәм әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Өлкән сыйныф укучылары белән авылдаш әдибебезнең эзтабарлык хезмәтләрен укысак, кече яшьтәге укучылар белән шигъри иҗатын даими өйрәнеп торабыз. Композитор Сара Садыйкова белән уртак иҗат җимешләре булган «Күәмнәрдә минем туган җирем» җырын, укучылар оешмасының тантаналы җыры буларак, һәр укучы яратып җырлый.

Самат ага Шакирның туган як, табигать, әнкәйләр, сугыш темасына багышланган шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгеләре үткәрәбез, аның сүзләренә язылган җырларга клиплар да төшерәбез.Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан да , бу атнаны мәктәбебездә «Самат Шакир атналыгы» дип игълан иттек: шул уңайдан көн дә, авылдаш шагыйребез иҗатына багышлап, музей дәресләре, сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелә. Сез моңа безнең видеоны карап үзегез дә инана аласыз.
-o
 
Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ