Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнәмә (5 – 11 июль)

Кучкар  Әлегә зур вакыйгалар көтелми. Көчеңне бушка сарыф итүдән саклан, шикле кешеләр белән аралашмаска тырыш. Тормышка карашың үзгәрү нәтиҗәсендә ниндидер бер канәгатьләнү хисе кичерерсең.Үгезб...

Кучкар  Әлегә зур вакыйгалар көтелми. Көчеңне бушка сарыф итүдән саклан, шикле кешеләр белән аралашмаска тырыш. Тормышка карашың үзгәрү нәтиҗәсендә ниндидер бер канәгатьләнү хисе кичерерсең.
Үгезбозау Бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз.
Игезәкләр Шикле гамәлләрдән, күп сөйләшүдән сакланыгыз. Эшегездә уңышка ирешәсегез килсә, фәкать үз көчегезгә, тырышлыгыгызга гына таяныгыз. Атна ахырында ниндидер бер кызыклы кеше белән очрашу көтелә.
Кысла Үзегезгә хас булмаганча, өстән генә уйлый башларсыз. Килеп туган хәлләрнең асылына төшенергә иренәчәксез. Башка вакытта болай эшләүнең файдасы да булыр, тик озакка сузылган ваемсызлык файда бирмәс
Арыслан Атнаның беренче яртысы – тормышыгызда күп нәрсәне үзгәртергә сәләтле яңа идеяләр чоры. Сездә ихтирам уятмаган кешеләрнең киңәшләренә һәм тәнкыйть сүзләренә тыныч карарга тырышыгыз. Ниндидер көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин.
Кыз Бу арада сез якын кешегезнең тормышы өчен борчылачаксыз. Аның финанс белән бәйле зур мәшәкатьләре килеп чыгачак. Аңа ярдәм итәр өчен тырышырсыз, хәтта җыеп барган акчагызны да кызганмассыз. Якын кешегез бу адымыгызны бәяләчәк.
Үлчәу Хисле кеше булуыгызга карамастан, үзегездә кинәт кенә байлыкка омтылыш сизә башларсыз. Теләгәнегезгә ирешү өчен мөмкинлек тә чыгачак. Шул мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.
Чаян Гаиләдә мәхәббәт, гармония, тынычлык урнашыр. Дәртегез ташып торыр. Гаилә учагын сүндермәү үзегездән тора. Бәхетегездән көнләшеп, аяк чалучылар булмый тормас. Кеше сүзенә колак салмаска тырышыгыз. 
 Кәҗәмөгез  Бу вакыт аралыгында сез башкаларга ярдәм итәргә ашкынып торырсыз, иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтә алырсыз. Яңа гына мөнәсәбәтләр бәйләнеп киткән кешегез сезгә бик игътибарлы булачак, сөйгән ярыгыз белән низаглар юкка чыгачак.
Сукояр Финанс һәм карьера белән бәйле мәҗбүри эшләргә теләмичә генә алыныр. Чөнки сез хәзер күбрәк үзегезнең шәхси проектыгыз турында уйлыйсыз. Яңа танышу, мавыгулар көтелә. Дустыгыз киңәшенә колак салу зыянга булмас.
Балыклар  Сәламәтлек килгәндә балыкларга көнләшергә генә кала. Шәхси эш башлау өчен уңышлы атна. Хәйрия эшчәнлегенә салган акча, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтачак. Иҗади кешеләр өчен уңышлы атна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ