Логотип Магариф уку
Цитата:

Авитаминоз, әллә витаминлы яз?

Яз һәм авитаминоз төшенчәләре синоним, дисәк ялгышмабыз. Кышкы салкыннардан соң, кояш җылысы җитмәүдән, салкын тиюләрдән организм витаминнарга кытлык кичерә башлый. Аеруча үсеп килүче балалар организм...

Яз һәм авитаминоз төшенчәләре синоним, дисәк ялгышмабыз. Кышкы салкыннардан соң, кояш җылысы җитмәүдән, салкын тиюләрдән организм витаминнарга кытлык кичерә башлый. Аеруча үсеп килүче балалар организмы тилмерә. Витаминнар җитмәүне ничек билгеләргә, аны ничек нормага китерергә һәм дөрес тукланып кына авыртулардан арынып буламы? Бу хакта без Республика балалар клиник хастаханәсенең педиатры Гүзәл Рәшид кызы Яруллина белән аралашып, уртага салып сөйләштек.
– Гүзәл ханым, сүзне авитаминозның төп билгеләреннән башлыйк. Әлеге халәтне вакытында ничек танып алырга?
– Хәзер авитаминоз сүзен бик еш кулланалар. Әмма шуны әйтергә кирәк: авитаминоз ул – диагноз түгел, ә организмның торышы, хәле. Ә менә витаминнар җитмәүдән килеп чыккан авыруларны диагноз итеп куябыз. Төп симптомнарга килгәндә, кайсы витамин җитү-җитмәвеннән чыгып, бала тиз арырга, начар ашарга, йокымсырап йөри башларга мөмкин. Тән тиресе кору яки чәчләр коелу кебек билгеләр дә күзәтелә ала.
– Гадәттә, әниләр, балаларында әлеге симптомнарны күреп, үзләре куйган «диагноз» буенча витаминнар бирә башлыйлар. Бу дөресме?
– Витаминнар комплексын бирә башлар алдыннан, иң элек, педиатр белән киңәшләшергә кирәк. Чөнки авитаминозга охшаш күп кенә симптомнар башка авырулар билгесе булырга мөмкин, мәсәлән, калкансыман биз гормоннары җитмәү. Соңгы вакытта балаларга еш кына «нерв системасының вегетатив бозыклыгы» дигән диагноз куярга туры килә. Вегетатив система йөрәк, баш мие, үпкәләр һәм башка органнар өчен җаваплы, бала үскән саен, алар да үсә, формалаша бара. Өлгермәгән система ул, шуңа күрә пациентларда хәлсезлек, баш авыртулары, аңны югалту, артык тирләү кебек симптомнар күзәтелә. Ул куркыныч түгел, организм формалашып беткәч, болар барысы да юкка чыгачак. Әмма күзәтеп тору кирәк, әлбәттә.
– Витаминнар җитмәүнең төп сәбәбе нидә?
– Билгеле  инде, барысы да ашаудан тора. Әгәр дә бала җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалы боткалар ашамаса, организмга кирәкле витаминнар керми. Дөрес тукланырга кирәк. Бала рационында аксымнар 60 процент, майлар 20–30, углеводлар 10–20 процент булса әйбәт. Тик шуны да истә тотыгыз: углеводлар катлаулы, озак эшкәртелә торган булырга тиеш, ягъни ярмадан пешкән боткалар, яшелчәләр. Конфет, печенье, башка баллы тәм-томнар, камырлы әйберләр – болар барысы да җиңел углеводлар. Алар организмга кергәч, ярты сәгатьтә таркалып бетә, ягъни бернинди дә файда бирми.
Тагын бер мөһим нәрсә: туклану баланың яшәү ритмына туры килергә тиеш. Хәзерге укучылар музыка, сәнгать мәктәпләренә йөри, өстәмә дәресләр ала, спорт белән җитди шөгыльләнә, әле өстәвенә дәүләт имтиханнарына да әзерләнә. Яшь организм өчен бу бик зур йөк, стресс, шуңа күрә витаминнарны да ул икеләтә күбрәк таләп итә.

– Хәзер бит махсус витаминлы өстәмәләр – БАДлар бик популяр. Нинди генә төре юк. Аларны кулланыр алдыннан анализлар тапшырырга кирәкме?
– Юк, анализлар бирергә кирәкми, аларны биреп бетерү дә мөмкин түгел. Әгәр дә авитаминоз билгеләре күренә, дөрес туклану юк икән, яз-көз профилактика өчен поливитаминнар эчәргә киңәш итәр идем. Ә инде сабый балаларга без ике яшь тулганчы Д витаминын бирергә кушабыз, ул үсеш, теш-ләр ныклыгы, чәчләр матурлыгы өчен кирәк. Анализларга кайтсак, тәҗрибәле педиатр консультация вакытында кайсы витаминнар төркеме җитмәвен үзе дә әйтә ала.
– Нәрсә җитмәвен билгеләдек, ди. Даруханәгә килеп керүгә, витаминнар киштәсендәге матур-матур каплар төрлелегеннән башлар әйләнеп китә. Кайсысын алырга белмисең, сайлаганда нәрсәгә игътибар итик?
– Әйе, чыннан да, хәзер витаминнар империясе хөкем сөрә. Америка, Европадан кыйбатлы витамин комплексларын кайтарталар. Аңлашыла инде, әни кеше баласына иң яхшысын, иң сыйфатлысын алырга тели. Тик кыйбатлы әйбер сыйфатлы дигән сүз түгел әле. Сайлаганда аның составына карарга кирәк. Витаминны үзен генә кулланмыйлар, аның белән бергә минераллар һәм йод, тимер, марганец кебек микроэлементлар булырга тиеш. БАД тышлыгында күрсәтелгән, тәкъдим ителгән яшь аралыкларына да игътибар итегез: сабыйлар, яшүсмерләр өчен составлар төрле чөнки.
– Ә халык киңәшләренә килгәндә фикерегез нинди?
– Бишкуллап риза. Лимон, гөлҗимеш кайнатмалары, сарымсак, иммунитетны үстерү өчен кулланыла торган барлык чаралар да организм өчен дәва, аларда бернинди начарлык юк. Күзләр арыганда начар күрә башлаганда, әбиләрнең кишер ашарга кушулары да дөрес. Ул А витамины җитмәвеннән булырга мөмкин. Белеп торыгыз: А витамины майда гына эри, шуңа күрә кишерне сыек май белән бутап ашарга кирәк.
Аннары тагын шуны искәртәсем килә: дарусыман витаминнарны тик торганнан кулланырга ярамый. Республика клиник балалар хастаханәсенә эчләре, башлары авыртып, косып тилмергән балаларны алып килгән очраклар булгалый. Белешә торгач, витаминны кирәгеннән артыграк куллануы ачыклана. Ул да начар, баланың әле формалашып бетмәгән органнарына – бөерләренә, бавырына, ашказанына, нерв системасына зыян килә. Әле тагын Интернеттан укып, нарасыйларына 10 мең данәле Д витаминын бирүчеләр бар, сәламәт балага аның кадәр кирәкми ул. Аны яшь организм эшкәртеп бетерә алмый, бөерләрдә токсиннар җыела башлый. Берсен дәвалаган булып, икенчесенә зыян китерү шул инде.
Журнал укучыларына теләгем шул: балаларыбызның сәламәтлеген акыл белән кайгыртсак иде. Иң төп киңәшчегез күрше дә, Интернет та түгел, педиатр булсын!
Лилия САДРЕТДИНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ