Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучыларына 10 миллион сум биреләчәк

      Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләренә эшкә килүче укытучыларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программасы нигезендә быел янә...

      Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләренә эшкә килүче укытучыларның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программасы нигезендә быел янә 10 белгечне шатландырырга җыена.
Моңа авыл, эшчеләр бистәсе, халкы 50 меңгә җитмәгән шәһәр мәктәпләрендә эшкә килгән укытучылар исәп тота ала. Аларның һәркайсына эшләү дәверендә торак шартларын яхшырту максатыннан 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр компенсация биреләчәк.
Бу программада югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган, квалификация таләпләренә туры килгән укытучылар катнаша ала. Шунысын да искәртик, әлеге акчага исәп тотучы белгечләрнең  мәктәптә  кимендә биш ел  буе хезмәт килешүе буенча эшләүләре шарт. Программада каташучылардан гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителәчәк һәм  өстенлекле кайгырту чарасы үзе 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.
Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ