Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2021»: 50 мең сум премия иясе кем булыр?

2021 елның төп вакыйгасы - «Авыл укытучысы» бәйгесенең соңгы этабы старт алды. 16 сентябрь көнне Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә бәйгенең 10 финалисты ачык дәресләр бир...

2021 елның төп вакыйгасы - «Авыл укытучысы» бәйгесенең соңгы этабы старт алды. 16 сентябрь көнне Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә бәйгенең 10 финалисты ачык дәресләр бирәчәк. 
«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенең III этабы катнашучылары:
        1. ӘХМӘТВӘЛИЕВА Индира Нәбиулла кызы,
              Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
         2. ГАРИФУЛЛИНА Лениза Харис кызы,
              Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
         3. ГАТИАТУЛЛИНА Лилия Хәмит кызы,
              Питрәчтәге  2 нче урта мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы
         4. ЗАКИРОВА Асия Шәүкәт кызы,
              Яшел Үзән районы А. Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы
         5. ЗАКИРОВА Айсылу Габдулла кызы, 
            Теләче районы Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең  математика укытучысы
         6. КӘРИМОВ Равил Фәйзерахман улы,
             Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы
         7. МИФТАХОВА Руфия Билсур кызы,
             Балтач районы  Арбор төп  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
          8. ВӘЛИЕВА Ләйсән Фоат кызы,
             Арча районы Иске Чүриле мәктәбенең татар теле  һәм әдәбияты укытучысы
          9.ХӘБИБУЛЛИНА Айгөл Фәнзәт кызы,
             Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
          10. ХӘСӘНОВА Гүзәл Ирек кызы,
            Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы.
Әлеге дәресләрне «Авыл укытучысы»ның мәртәбәле жюри әгъзалары күзәтәчәк. Җиңүчеләр шул үк көнне игълан ителәчәк. Яңалыкларны сайтыбызда (magarif-uku.ru) күзәтеп барыгыз. 50 мең сум премия иясе кем булыр икән?
Исегезгә төшерәбез, конкурска I, II һәм III дәрәҗә Дипломга ия булучыларга акчалата премияләр бирелә:
I урын - 50 мең сум;
II урын - 30 мең сум;
III урын - 20 мең сум.
Шулай ук 7 номинация буенча 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе дә карала.
Быел җиңүчеләрне тәбрикләү Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Конкурсның йомгаклау этабын югары дәрәҗәдә зурлап үткәрү каралган. 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ