Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенең III этабы башланды

Бүген Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенең III этабы уза. Әлеге минутларда финалистлар гимназия укучылары белән ачык дәрес уз...

Бүген Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенең III этабы уза. Әлеге минутларда финалистлар гимназия укучылары белән ачык дәрес уздыралар.
Бу этапта ком­петентлы жюри укытучыларның үзләре укыткан предмет бу­енча һөнәри әзерлекләрен, педагогик осталыкларын, ФДББС таләпләрен белүләрен, аудитория белән эшләү сәләтләрен, дәресне оештыру осталыгын бәяли.Иң беренче булып Питрәчтәге  2 нче урта мәктәпнең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гатиатуллина чыгыш ясады. Ул  6 нчы сыйныфта укучыларда туган телнең бөеклеген Тукай шигырьләре аша күрсәтеп, логик фикерләү күнекмәләре булдыру һәм ныгыту максатыннан татар әдәбияты дәресен уздырды.

Балалар уен форматында Габдулла Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен һәм әкиятләрен, кластер алымы ярдәмендә шагыйрьнең иҗатын һәм биографиясен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, татар телендә сөйләмнәрен ныгыттылар.  Дәрес ахырында барысы бергә «И туган тел!» җырын башкардылар.

«Минем Казан шәһәре мәктәбендә балаларның Г. Тукай иҗаты буенча белем дәрәҗәсен, шулай ук аларның сөйләм дәрәҗәсен беләсем килде. Дәресемнең максатына ирештем дип саныйм. Балалар бик актив булдылар. Чыннан да, шагыйрьнең иҗатын беләләр, туган телдә бик матур сөйләшәләр дигән нәтиҗәгә килдем», – дип уртаклашты хисләре белән Лилия Гатиатуллина.
Лилия Хәмит кызы Питрәчтәге  2 нче урта мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары да икән. Ул үзенең күптөрле конкурсларда катнашуы турында да әйтеп үтте.

Көн дәвамында жюри барлыгы 10 ачык дәрес караячак. Ахырдан абсолют җиңүче, 2 нче һәм 3 нче урын алучылар, 7 төрле номинациядә җиңү­челәр игълан ителәчәк.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ