Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл җыены»нда мәктәпләр язмышы игътибар үзәгендә

Районыбыз авыл җирлекләрендә район башлыгы Анатолий Петрович Иванов катнашында авыл җыеннары башланып китте. Аның беренчесе Урта Кирмән авыл җирлегендә булды. Мероприятие барышында район башлыгы җирле...

Районыбыз авыл җирлекләрендә район башлыгы Анатолий Петрович Иванов катнашында авыл җыеннары башланып китте. Аның беренчесе Урта Кирмән авыл җирлегендә булды. Мероприятие барышында район башлыгы җирлеккә караган Арташ, Урта Кирмән авыллары халкы белән очрашты, алардагы проблемалар белән танышып, чишү юлларын бергәләп эзләделәр.  Арташ авылындагы мәчеттә булды, фермерлар белән очрашты.  Бу чарада Урта Кирмән урта мәктәбен дә игътибардан читтә калдырмый А.П.Иванов. Мәктәпкә кереп, мәктәп коллективы, укучылар белән очрашты. Чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы планнары белән танышып, профессия үзләштереп, үз туган җирләренә кайтырга чакырды. Районда бара торган үзгәрешләр, ирешкән уңышлар, эшләр һәм рекреация өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.  Махсус хәрби операциядә шәһит киткән элекке укучыбыз Инсаф Нуруллинның өенә, әти-әнисе янына кереп чыгарга да вакыт тапты ул. Мәдәният йортында дәвам иткән җыенда авыл җирлеге башлыгының, мәктәп директорының, мәдәният йорты җитәкчесенең  еллык эшчәнлекләренә хисаплары тыңланып, алга таба бурычлар билгеләнде. Районнан килгән ведомство учреждениеләре җитәкчеләре авыл халкының сорауларына җаваплар бирделәр. Соңыннан район башлыгы җирлекне үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткән авылдашларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында бер төркем укытучылар да бар иде.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ