Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыру кеше нидән курка?

25 һәм 26 октябрьдә Корстон бинасында башкалабыз «Мировой стандарт качества: от идеи до воплощения» V халыкара конференция кысаларында төрле илләрдән килгән табибларны кабул итә.«Лидерлар лидерларны ө...

25 һәм 26 октябрьдә Корстон бинасында башкалабыз «Мировой стандарт качества: от идеи до воплощения» V халыкара конференция кысаларында төрле илләрдән килгән табибларны кабул итә.


«Лидерлар лидерларны өйрәтә» дигән шигарь астында узучы әлеге чарада Россия табиблары белән бергә быел беренче тапкыр АКШның әйдәп баручы Mayo Clinic, Stanford Health Care, Cleveland Clinic клиникаларының белгечләре дә катнаша. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чараны ачканда әлеге чараның никадәр әһәмиятле икәнлеген ассызыклады, конференцияне оештыручы AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләре белем бирү үзәген 10 еллык юбилейлары белән котлады.WhatsApp Image 2018-10-25 at 15.47.59 (4)Чараны Россия һәм Америка журналисты Владимир Познер алып барды, аның сораулары һәр илдән килгән табиблар өчен дә актуаль иде.


– Хәзер һәр пациент табибтан да күп белә. Табиб белән интернет арасындагы көндәшлек турында сөйләшү урынлымы? – дигән сораудан башлады ул.


Россия спикерлары бу фикер белән тулысынча килеште. Пациентлар сырхауханәләргә килгәндә үк мәгълүматлы килә, табибны да контрольдә тоталар. Дәвалау буенча киңәшләрнең дә 40 проценты гына үтәлә. Табибка ышану булмаса, бу шулай дәвам итәчәк. Авыру интернеттан мәгълүмат кына ала, ә дәвалау ысулы түгел. Интернетта язылган һәрнәрсәне табиб белән киңәшми генә үз сәламәтлегеңдә сынау дөрес түгел.


DSC_0005


Мэйо Клиникасы профессоры Тимоти Давлантес (Джексонвил, Флорида) исә табиб белән авыру арасындагы мөнәсәбәтләр партнерларныкына тиң булырга тиеш ди. Мин – тренер – авыруга ничек сәламәтрәк яшәргә аңлатырга тырышучы. Дөрес, мондый мөнәсәбәтләр аеруча хроник авырулы яисә озак аралашу таләп иткән очракларда кирәк. Әйтик, аяк сынган чакта гипс салына, табиб белән аралашмый да каласыз. Ә инде йөрәк-кан системасындагы проблемалар турында сөйәшсәк, ике арадагы контактны һичшиксез ялгарга кирәк. Баланс булырга тиеш, – ди.


– Авыруларның күңеленә юл табу, ышанычын яулау кебек төшенчәләр Совет заманында медицина уку йортларында аерым укытылмый иде, – ди Марат Садыйков. – Хәзер бу аерым фән буларак кертелгән. Америкада табиблар менеджер буларак та укый, авырулар ничек тә башка клиникаларга китмәсен дип тырышалар. Ә Россиядә күбрәк әхлакый кагыйдәләргә таянабыз.


Познер кабат Советлар вакытын искә төшерә. Ул вакытта куркыныч авыру, әйтик , яман шеш булса, кешенең үзенә әйтмәгәннәр. Якыннарына гына хәбәр ителгән. Ләкин хәзер вәзгыять башка. Һәр кешенең үз сәламәтлеге хакында барысын да белергә хакы бар. «Без күрәзәче түгел, кешегә фәлән кадәр гомерең калды дип әйтергә тиеш түгелбез. Хәзерге минутта авыруның хәле ничек, нинди диагноз куелды, яхшырак булсын өчен нишләргә кирәк – менә шул турыда сөйләшергә тиешбез», – диде табиблар беравыздан.


Яңа технологияләрне никадәр генә мактасак та, аны медицина белгечләре бертөрле генә кабул итми. Иң мөһиме, җитештерүченең коммерция максатлары гына күздә тотылмасын, бу технологияләрнең кирәклеге чынлап та акланган булсын, ди алар.WhatsApp Image 2018-10-25 at 15.46.02 (1)


Пациентлар нәрсәдән курка? Әлеге сорауга җавапны Флорида кунагы, медицина буенча китаплар авторы Коллин Суини сөйләде. Аның тикшерүләре күрсәткәнчә, кешенең теләкләре мәктәп программасында сурәтләнгән Маслоу классификациясен бу өлкәдә дә кулланып була. Кешеләрнең сырхауханәдәге куркулары аларның теләкләренә тиңдәш. Инфекцияләр, үлем, хезмәтнең бәясе, дорфа мөнәсәбәт, диагноз, фаразлар – менә нидән курка авырулар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ