Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әйдә ТНВга» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең максатчан грантын отучы укучылар исеме билгеле булды. Чыгарылыш сыйныфы укучылары арасында максатчан грантка бәйге апрельдә игълан ителде.I тур — читтән торып оештыр...

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең максатчан грантын отучы укучылар исеме билгеле булды.
Чыгарылыш сыйныфы укучылары арасында максатчан грантка бәйге апрельдә игълан ителде.
I тур — читтән торып оештырылды. Әлеге этапта катнашучылардан ирекле шәхси-авторлык стильләрендә «Минем иң яхшы дустым» темасына инша язу соралды.
«Кадрда» дип аталучы конкурсны да уңышлы узарга кирәк иде. II тур кысаларында мобиль җайланма ярдәмендә хронометражы 2 минуттан артмаган үзпрезентация төшереп җибәрү соралды.
Бүген өч җиңүче исеме игълан ителде. Алар — Яр Чаллы шәһәреннән Чаллыдан Лиана Бәхтиева, Әлмәт шәһәреннән Әдилә Закирова, Арча районыннан Арча кызы Талия Төхфәтуллина.
Җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булачак.
Фото: tnv.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ