Логотип Магариф уку
Цитата:

Айдар Фәйзрахманов ансамбленең юбилей елы!

Көз фасылы җитүгә күпчелек театр, сәнгать коллективлары яңа сезонга аяк басулары хакында гәп куертырга ярата. Тик бу җәһәттән, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясен эшчәнлеген сезоннарг...

Көз фасылы җитүгә күпчелек театр, сәнгать коллективлары яңа сезонга аяк басулары хакында гәп куертырга ярата. Тик бу җәһәттән, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясен эшчәнлеген сезоннарга бүлми дә диярлек. Ел әйләнәсе өзлексез гастрольләрдә: халыкка рухи азык тарата, халкыбызның күңел җәүһәрләрен дөньяга таныта алар. Әйтик, 15 августтан 6 сентябрьгә кадәр арада гына филармония составындагы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, халык уен кораллары оркестры, музыкаль-әдәби лекторие, джаз оркестры 34 концерт кына күрсәткән! Август аенда Казанда дөньякүләм эшче һөнәрләр чемпионаты барган көннәр дә филармония коллективы өчен чын мәгънәсендә «урак өсте»н хәтерләтте. Алдагы көннәр дә филармониядәгеләр өчен ай-һай тыгыз булырга охшаган! Концерт-тамашалары гына да ничаклы! Шулай да хәйрия максатыннан оештырылачакларыннан берничәсен әйтмичә ничек түзәсең, ди!? Шулардан иң якындагысы – 14 сентябрь көнне көндезге сәгать 2 дә Татар дәүләт филармониясе скверында узасы хәйрия концерты. Анда филармония коллективларының алтын фондына кергән музыкаль әсәрләр яңгыраячак, призлар уйнатылачак, викторина, конкурслар уздырылачак. Аннан кергән акча ярдәмгә мохтаҗ бер сабыйга биреләчәк. Мондый хәйрия концертларын оештыруга филармония артистлары елның-елында үтә бер җаваплылык белән карый. Әйтик, узган ел шундый җиде концерт оештырды алар, һәм аларда бер миллион сумнан артык акча җыелды.
Филармония коллективы гомерләрен филармониядә эшләп халыкка хезмәт итүгә биргән иҗатташ хезмәттәшләрен дә онытмый: аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән төрледән-төрле чараларны уздырып кына тора. Ветераннары өчен «Илһамият» клубы оештырдылар. Филармония скверына ел саен апрель һәм сентябрь айларында ветеран артистлары хөрмәтенә агачлар утыртуны да күркәм гадәткә кертте алар. Дистәгә якын шундый «исемле агачлар» янына быел көзен халкыбызның милли сандугачы Римма Ибраһимова исемен йөрткәне өстәләчәк.
Ә инде 20 сентябрь көнне филармония җитәкчелеге тырышлыгы белән Әлфия Авзалова кабере дә һәйкәлле булачак. Ә инде Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан заманында филармониядә эшләгән фронтовик артистларның үзләре яшәгән йорт диварларына мемориаль такталар эшләтеп кую ниятләре дә бар.
 Агымдагы ел филармониянең Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор дәүләт ансамбленең дә юбилей елы: оешуына 20 ел. Шул уңайдан «Идел-йорт» музыкаль клибы тамашачы хөкеменә тәкъдим ителәчәк, «Онытырга мөмкин түгел» дигән музыкаль җыентыкның 3 нче томы дөнья күрәчәк. Шул ук вакытта киләсе ел фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов үзе өчен дә юбилей елы. Шул уңайдан ул коллективы белән «Олы юл әйтте...» дигән программаны тамашачы хозурына тәкъдим итәргә җыена.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ