Логотип Магариф уку
Цитата:

Azimның көлке запасыннан

 Бер шамакай дару төялгән ун ишәктән кыйммәтрәк тора, дигән сүз бар шәрыкта.   Юморның тәмен, гайрәтен белгән кешедән генә чыга ала торгандыр мондый сүз.   Юмор иң беренче чир...

 Бер шамакай дару төялгән ун ишәктән кыйммәтрәк тора, дигән сүз бар шәрыкта.   Юморның тәмен, гайрәтен белгән кешедән генә чыга ала торгандыр мондый сүз.   Юмор иң беренче чиратта кәефне күтәрә,  дөнья мәшәкатеннән аралый. Карикатурачы-рәссамнарның да кодрәтеннән килә торган эш ул.  Фантазия, гипербола, метафора, тамгалар барысы да аның кулында. Эшләрен Azim тәхәллүсе белән имзалаучы  Илдус Азимов та шулар кавеменнән.     

Azim дигәннәре фарсы, иранлылар телендә галәмнән иңгән малай, дигәнне аңлата икән җитмәсә. Аның эшләрен күргәч, чыннан да бу егеттә ниндидер   күктән иңгән бетмәс-төкәнмәс көлке запасы бар бит, дисең.




 Заманында Әҗем мәчетен салдырган беренче гильдия сәүдәгәр Мортаза байның оныгының оныгы Илдус Әҗемов.   Данлыклы бабасы кебек беренче гильдия сәүдәгәр булмаса да, Матбугат хезмәткәрләренең «Медиасоюз России» дип аталган иҗтимагый оешмасы, Мәскәү шәһәре карикатурачылары гильдиясендә әгъза булып тора ул.  Татарстан Рәссамнар берлеге каршында эшләп килүче Слава Бибишев исемендәге  Казан карикатура мәктәбен дә Илдустан башка  гына күз алдына китерүе кыен.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ