Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакайда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2023 елның 23 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этаплары уза...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2023 елның 23 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этаплары уза. Анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр – Татарстан Республикасының 52 муниципаль һәм шәһәр эчендәге районнарыннан 54 педагог катнаша. Конкурс 8 зонада үткәрелә: Азнакай, Нурлат, Алексеевск, Кукмара, Яр Чаллы, Зәй, Саба, Буа. Анда укытучылар дәрес һәм мастер-класс бәйгеләрендә көч сынашачак.

Кичә 23 гыйнварда Азнакай шәһәренең гимназиясе базасында бәйгенең зона этабы үтте. Монда Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы,Баулы,Әлмәт шәһәрләренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты. Бәйгедә катнашучылар  югары һөнәри осталыкларын, тирән һәм ныклы белемнәрен күрсәттеләр, биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Мөгаллимнәрнең дәресләрен составында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире  Рәсимә Шәмсетдинова, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Рәйхана Баһавиева булган жюри бәяләде.
Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә. Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган конкурсантлар 2023 елның 20–24 мартында узачак йомгаклау этабына катнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ