Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген -2, иртәгә -28

Шимбә көнне Татарстанда  -28 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.Бүген - 4 гыйнварда кар яву, урыны белән буран көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4...-9 градус, кө...

Шимбә көнне Татарстанда  -28 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
Бүген - 4 гыйнварда кар яву, урыны белән буран көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4...-9 градус, көндез -2...-7 градуска җитәчәк.
5 гыйнвар көнне көндез термометр баганалары -4...-9, ә көнчыгышта -15 градусны күрсәтәчәк,  төнлә -13...-18 градуска кадәр, урыны белән -22 градуска кадәр төшәчәк, дип ышандыра синоптиклар.
Җомга көнне, 6 гыйнварда, янә кар явуы көтелә, төнлә -13...-18 градус, ә көндез -10...-15 градус салкын булачак.
Шимбә көнне исә һава температурасы -19...-24 градус, урыны белән -28 градуска кадәр җитәчәк.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ