Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бүген монда Бакый күргәзмәсе, Бүген монда хуҗа Урманче...»

2022 елның 18 мартында 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда күренекле рәссам, сынчы, графика остасы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Бакый Урман...

2022 елның 18 мартында 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда күренекле рәссам, сынчы, графика остасы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Бакый Урманченың тууына 125 ел тулу уңаеннан «Бүген монда Бакый күргәзмәсе...» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда рәссамның Татарстан Республикасы Милли музее фондында саклана торган ядкярләре тәкъдим ителә.

Әдәби музейда Г. Тукай һәм аның тирәлеге – дуслары, замандашлары һәм фикердәшләре белән бәйле чаралар оештыру күркәм бер традициягә әверелде. Татар милли сынлы сәнгатенә нигез салучы Б. Урманченың гүзәл вә нәфис иҗат үрнәкләреннән торган бу күргәзмә шундый чараларның берсе.
Татар мәдәниятенең олуг ике шәхесе – Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай – замандашлар. Аларны Ватанга һәм милләткә мәхәббәт, халкына чын йөрәктән хезмәт итү берләштерә. Г. Тукай «үз арамыздан маһир рәссамнар чыгуына» өметләнә, ә Б. Урманче исә бу өметне тормышка ашыра. Рәссам җитмеш елдан артык дәвам иткән иҗат юлында Тукай мотивлары белән рухланып, аның әсәрләрен гомере буе рәсемнәр белән бизи. Г. Тукайның беренче булып Урманче тарафыннан бизәлгән «Шүрәле» китабы 1923 елда Казанда дөнья күрә. Моннан тыш, рәссам «Исемдә калганнар», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» һәм башка бик күп әсәрләренә иллюстрацияләр иҗат итә. Г. Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Б. Урманченың мәрмәрдән ясаган Г. Тукай бюсты урын алган. Татарстан Республикасы Милли музее фондында күренекле рәссамның сәнгать әсәрләре белән беррәттән, документлары, хатлары, фотосурәтләре саклана.

 

Б. Урманченың күргәзмәдә Г. Тукайның «Шүрәле», «Казан вә Кабан арты», «Муллалар», «Теләнче», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрләренә, Ә. Фәйзинең «Тукай» романына иҗат ителгән рәсемнәре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук рәссам белән бәйле документлар, хатлар һәм фотосурәтләрне күрергә мөмкин булачак.
Күргәзмәне ачу тантанасына күренекле сәнгать осталары, Б. Урманче иҗатын яратучы һәм хөрмәт итүчеләр, киң җәмәгатьчелек чакырыла.
Г. Тукай әдәби музее: +7(843) 590-86-67

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ