Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгеннән хут чыкты

Минем әти чынга ашар-ашмас фаразлары белән мәртәбә казанырга теләгән күп кенә бүгенге халык синоптикларына биргесез иде. Кайсы елның кайсы көнендә кар яуган, буран булган да, шуңа карап, яз я җәйнең н...

Минем әти чынга ашар-ашмас фаразлары белән мәртәбә казанырга теләгән күп кенә бүгенге халык синоптикларына биргесез иде. Кайсы елның кайсы көнендә кар яуган, буран булган да, шуңа карап, яз я җәйнең ничегрәк киләсен әйтер бирә иде ул. Күп очракта аларның әти фаразлавынча булуына исебез китә иде. Хут суыгына бәйле сынамышлары шактый иде аның. Хәтерегезгә төшерим әле: хут суыгы ул – 7 февральдән 18 мартка кадәр, ягъни 40 көн буена көннәрнең салкын торуы. Бүген – нәкъ менә мартның унсигезе.

Быелгы февраль ае ахыры чын-чынлап яз көннәрен хәтерләткәч, күпләр яз иртә киләчәк, дип юраган иде. Тик март аеның яртысы чын кышны хәтерләтте: билбавын чишәргә бик үк ашыкмады. Инде менә мартның 18 ендә хут чыккач, кыш фасылының тунын салып ташламый хәле булмас. Көннән-көн яз язлыгын итә башлар. Климат нормалары буенча, бездә язгы һава торышы 31 март-3 апрель аралыгында урнаша. Кар 9 – 11 апрельдә эреп бетә. Шунысын да искәртик: быелгы кыш XXI гасырның иң карлы өч кышы арасына кергән. Шунлыктан күпләр быелгы язны шикләнебрәк көтә, 1979 елның язындагыдай су басулар булмасмы дип куркып торучылар да бар. Тик шулай да, алдан аяк киенеп, су ташуларга каршы тору хәстәрен күрсәк, хәерлерәк булыр.

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ