Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген – Әдәпле кешеләр көне

Шушы көн уңаеннан сыйныф сәгатен «Әдәп төбе – матур гадәт» дип атадык. Әдәп, әхлак турында белгәннәребезне искә төшердек, татар халык мәкальләрен барладык.Яхшы сүзне җаның тели синең,Начарлыктан күңел...

Шушы көн уңаеннан сыйныф сәгатен «Әдәп төбе – матур гадәт» дип атадык. Әдәп, әхлак турында белгәннәребезне искә төшердек, татар халык мәкальләрен барладык.
Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңел көрсенә.
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә?

Укучыларым рәхмәт, хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич, рәхмәт, рәхим итегез, сәламәтлек телим, исән-сау булыгыз һәм башка әдәплелекне күрсәтә торган сүзләрне искә төшерде.
Тәрбия сәгатенең укучыларга иң ошаган өлеше – мондый биремлесе булды: «Укучылар, сезгә башлангыч сыйныф укучыларына кечкенә генә бармак курчаклары белән күрсәтү өчен, әдәп темасына диалог уйлап табарга кирәк.

Кечкенәләр курчакларны бик ярата. Нинди диалог уйлап чыгарырсыз икән?» – дидем. Уен алтынчыларыма да бик ошады. Тырышып-тырышып иҗат итәргә тотындылар.

Диалогларның мондыйлары килеп чыкты: 
1. Ике малай очраша:
– Әйдә уйнап алабыз, син ризамы?
– Ризасын риза. Бакчагызда әниең нишли?
– Чөгендер ала.
– Син булышмыйсыңмыни?
– Ардым мин, үзе алып бетерә инде ул аны.
– Карале, мин әниеңә булышып чыгам, син үзең генә арган килеш рәхәтләнеп уйна, яме!
2. – Син нишләп укытучы апага үпкәләгән кебек, дәшмичә турсаеп утырасың?
– Үпкәләдем шул, “2” ле куйды бит!
– Бигрәк әшәке укытучы икән! Сиңа “5”лелек белгән килеш “2”ле куйдымы?
– Юк инде, белмәдем бит. Өй эше эшләмәгән идем.
– Соң шулай булгач! Гаеп үзендә, ә укытучыга үпкәли. Уйлап кара яхшылап.
– Рәхмәт сиңа, дустым! Киләсе дәрескә яхшылап әзерләнәм дә төзәтәм мин аны. Сүз бирәм!
3. – Нишләп бу әби белән исәнләшмәдең син?
– Син исәнләшкәч, җитәр дидем. Барыбер ишетми ул.
– Ә ул сине таныды, күзеңә карап китте.
– Нишләп танымасын, безнең авылныкы бит ул.
– Ә мин синең өчен оялдым. Чөнки ул үзе исәнләште.
– Чынлап оялдыңмы? Син әйткәч, мин дә уңайсызланып киттем.
– Минем авылда беркем белән дә исәнләшмичә киткәнем юк. Кызык икән син. Юк, кызганыч. Авызыннан яхшы сүз чыгарырга курыккан кешене кызганам мин.
– Я инде, шул әби өчен үпкәләшмик әле.
– Ә минем барыбер кәеф бетте. Без бит авыл малайлары.
– Дуслыкны бозмыйк инде. Мин бүтән алай эшләмәм!
Әдәплелек дәресе укучыларыма бик ошады. 
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ