Бүгенгедәй хәтердә Сез, Сылу апа!

Әйе, Кукмара районы Нырты урта мәктәбенең 1Б классына барганымны да, беренче кыңгырауны үземнең биргәнемне дә, мәктәптәге иң яшь һәм иң чибәр укытучыбыз Сылу Әнвәр кызы Хөсәенова белән ничек танышуыбызны да бүгенгедәй хәтерлим мин. 1973 ел иде ул.

Беренче укытучы дигәч, күпләрнең күз алдына тәҗрибәле, байтак еллар укыткан мөгаллимә күз алдына киләдер. Ә минем күз алдына сылу гәүдәле, чәчләре матур итеп ясалган, җиңелчә бизәнгән, биек үкчәле туфли кигән, педучилище бетереп, беренче елын эшләүче 18 яшьлек япь-яшь кыз күз алдына килә.

Без аны «Сылу Анваровна» дип йөрдек, чөнки рус сыйныфында укыдык. Анда ничек инде укытучыны «апа» дип йөрисең? Кызык иде ул Нырты җирлеге! Анда рус балалары теттереп татарча сөйләшә, татарларга русча сөйләшү дә берни түгел. Ләкин шулай да параллель рус һәм татар сыйныфлары бар иде.

Мине рус сыйныфына бирделәр. Ярый шунда биргәннәр әле, чөнки укытучыбызның яшь, матур, әйбәт булуы белән горурлана идем мин. Чәчемне дә Сылу апаныкы төсле итәсе килүдән үстерә башладым. Аныкы төсле туфли киясе килеп, кечкенә аякларымда өстери-өстери әнинең ничә биек үкчәле туфлиен «эштән чыгардым» икән? Аңа охшау теләгем шулкадәр көчле иде. Башта үзебезнең сыйныфта дәрес тыңлап утырам, аннары шул дәреснең «копия»сен курчакларымны «укыту»да куллана идем.

Бүтән сыйныф укучылары безгә көнләшеп карыйдыр, аларның да безнең белән укыйсы киләдер кебек тоела иде миңа. Күрше сыйныфта физкультураны – математикага, җыр дәресен кемдер өй эше эшләмәгән аркасында рус теленә алалар. Ә бездә андый әйбер юк. Физкультура икән, спорт киеменнән чыгып басабыз, музыка икән, җырлыйбыз. Сылу апа баянын ала да моңарчы без белмәгән өр-яңа җыр, алай гынамы, ноталарын өйрәтә, нота станына тамгаларны дөрес куярга да өйрәнәбез. Бәйрәмнәрдә бөтен кешене шаккаттырып, вальс әйләнәбез. Рәсем дәресендә өйрәнгән әтәч, аю рәсемнәрен кирәге чыкканда хәзер дә апа өйрәткәнчә ясыйм әле мин. Әдәби әсәрне сәнгатьле уку кирәклеген дә ул төшендерде. Ятлаган шигырьләремне әле дә шулай сөйлим, хәзер логик басымнарның да, интонациянең дә дөрес булганлыгын аңлыйм. Һәрьяктан да оста иде шул ул безнең апа.

«Нырты» совхозыннан гаиләбез белән күченеп киткәч, беренче укытучым белән элемтәләр өзелде. Ул да китеп барган булып чыкты. Сәламнәребез дә барып җитә алмады. Ләкин без барыбер очраштык…

Укытучыларның белемен күтәрү институтында укыганда Казанның 103 нче мәктәбенә ачык дәресләр карарга, эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга алып бардылар безне. 2000 еллар иде бу. Өске каттан бер төркем укытучылар белән төшеп барганда журналын кыстырып, өскә күтәрелүче укытучымны танып алып, көтелмәгән очрашудан каушап, телсез калдым. «Сылу Анваровна?» – дип кенә сорый алдым, пышылдап. «Әйе! Исәнмесез!» – диде укытучым, сынаулы караш белән. Кочаклаштык, күз яшьләребезне яшереп тормыйча күрештек, аннары төне буе истәлекләрне барладык. Ай-вайларыма карамыйча, өйләренә алып кайтып китте ул мине. Шуннан бирле, Аллага шөкер, элемтәбезнең өзелгәне юк. Аның үзе эшләгән коллективта абруйлы укытучы булуын, татар сыйныфлары ачтыру өчен янып йөрүен дә белеп кайттым мин ул мәктәптән.

Укытучым Сылу Әнвәр кызы Вәлиева яраткан эшен хәзер дә дәвам иттерә. Юк, мәктәптә эшләми инде ул. Яшьләргә, теләге булганнарга ислам дине нигезләрен төшендерә.

Беренче укытучыма карата булган хөрмәтемне «Мәгариф» журналы сайты аша белдереп, аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим. Якынлашып килүче Укытучылар көне – бәйрәм белән котлыйм Сезне, минем беренче укытучым!

Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.