Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәһасез мирас

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгын бәйрәм итә. Юбилей чаралары әдипнең туган ягында – Башкортстанда башланды.14 март көнне Г. Ибраһимов исемендәге Тел,...

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгын бәйрәм итә. Юбилей чаралары әдипнең туган ягында – Башкортстанда башланды.
14 март көнне Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) хезмәткәрләре башкалабызның Г. Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясендә укучылар һәм педагогик колектив белән очрашачак. Анда галимнәр мәшһүр әдипнең соңгы елларда гына татар укучысына килеп җиткән әсәрләре (әйтик, Идел буендагы ачлыкны яктырткан “Адәмнәр” бәяны) турында сөйләячәк, әдип тормышыннан кызыклы, гыйбрәтле хәлләрне җиткерәчәк.
 Март азагында татар әдәбияты классигының 15 томлык академик җыентыгы чыгу уңаеннан “Татар-информ” агентлыгында матбугат җыелышы уздырылачак. 25-26нчы апрель көннәрендә, зур юбилейга багышлап, “Галимҗан Ибраһимов һәм татарны өйрәнү белеме” дигән халыкара гыйльми-гамәли конференция оештырылачак. Бу хакта безгә ТӘһСИ директоры урынбасары Олег Харисов хәбәр итте.
Рәшит Минһаҗ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ