Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма»

Туган телем – татар теле. Минем өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки мин – татар баласы. Татарча минем телем ачылган, татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үстем.  Балага иң якын кеше – аның...

Туган телем – татар теле. Минем өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки мин – татар баласы. Татарча минем телем ачылган, татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үстем.  Балага иң якын кеше – аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә – «әннә». Һәр халык, үз телен яратып, «ана теле» дип атый.
Мин Мамадыш районының Арташ авылында яшим һәм Урта Кирмән урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында укыйм. Мәктәптә без рус теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәрне дә татарча укыйбыз. Миңа аеруча татар теле һәм әдәбияты дәресләре ошый. Башлангыч сыйныфларда татар теленнән фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яуладым. Мәктәбебездә барлык бәйрәмнәр дә татар телендә үткәрелә. Татар теленнән без барлык темаларны, фәнни төшенчәләрне өйрәнәбез, төрле биремнәр башкарабыз, сорауларга җавап бирәбез, иншалар, диктантлар язабыз, ә татар әдәбиятында татар шагыйрьләренең һәм язучыларының тормышы һәм иҗаты белән танышабыз. Татар шагыйрьләре һәм язучылары арасында мин барыннан да бигрәк Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Рабит Батулла, Җәвад Тәрҗеманов әсәрләрен укырга яратам. Аларның әсәрләре дөрес яшәргә өйрәтә. Мин шулай ук татар музыкасын тыңларга яратам, татар фильмнарын, сериалларын, биюләрен яратам. Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны көтеп алам. Бу җәйге бәйрәм вакытында без бергә күңелле ял итәбез.   

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. «Телебез – рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез. Бу – алдагы буын алдында әхлакый бурыч», – диде ул. Безнең мәктәптә дә бу юнәлештә зур эшләр башланды: милли биюләр өйрәнәбез, туган тел турында шигырьләр укыйбыз, мәктәбебездә татарлар гына укыса да, республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының йолаларын өйрәнәбез. Классларда шушы темага сыйныф сәгатьләре үтә, альбомнар ясыйбыз, стена газеталары чыгарабыз. Бик күңелле яшибез.
Шулай итеп, татар теле – минем өчен туган телем, иң яраткан телем. Туган тел ул – халык күңеленә ачкыч. Мин татар баласы булып тууыма бик тә, бик тә сөенәм. «Әнием», «әтием» дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Дәү әнием миңа: «Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!» – ди. Кызганыч, күп кенә гаиләләр балалары белән рус телендә аралаша. Хәтта дәү әти һәм дәү әниләр дә вата-җимерә оныклары белән рус телендә сөйләшергә тырыша. Җәй көне каникулга бөтен шәһәр баласы авылга кайта. Кайсы белән аралашсаң да, бөтенесе русча сөйләшә. Минемчә, алар үз телебездә сөйләшсәләр дөресрәк булыр иде дип уйлыйм, чөнки күп телләр белү ул кешене бизи.Татар теле – Тукай теле. Аның шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт белән үрелеп килә. Шуңа күрә дә туган телне ярату Ватанга тугрылыкка, ата-ананы яратуга, хөрмәт итүгә тиң. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!
 
Әмир ШӘЙДУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укучысы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ