Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакча мөдиренең хыялы чынга ашты

Башкаланың Нагорный бистәсендә урнашкан 186 нчы "Нәүрүз" дип аталган балалар бакчасында шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, 32 китап авторы Эльмира Шәриф...

Башкаланың Нагорный бистәсендә урнашкан 186 нчы "Нәүрүз" дип аталган балалар бакчасында шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, 32 китап авторы Эльмира Шәрифуллина һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакциясе белән очрашу узды. Бакчада тәрбияләнүче балалар кунакларга үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Шагыйрәнең шигырьләрен өйрәнеп, сәнгатьле итеп сөйләүләре безнең күңелгә хуш килде. Эльмира апа да буш кул белән килмәгән, тамашачыларга шигъри күчтәнәчен бүләк итте.
Мөдир Ләйсән Нәкыйпованың моңа кадәр нәрсә турында хыялланганын да белдек: ул балалар янына шагыйрь-язучыларны китерергә теләгән булган. "Шөкер, "Гаилә һәм мәктәп" ярдәме белән хыялым чынга ашты", - диде ул үз чыгышында. 2015 елда беренче мәртәбә ишекләрен ачкан әлеге балалар бакчасында сабыйларны төрле яклап үстерү өчен барлык шартлар да бар. Үз эшенә мөкиббән җитәкче, педагог-тәрбиячеләргә сәламәт, акыллы балалар белән уңышлы эшләүдә уңышлар телибез.
Тагын кайсы мәктәп-бакчаның хыялын тормышка ашырыйк?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ