Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакчачы бабай китеп барды

Башкалабыздагы Мәрҗани мәчетендә  күренекле язучы, журналист, икътисадчы, бакчачы Фарсель Зыятдиновны соңгы юлга озату мәрасиме булды. Җеназа намазын мәчет имамы Ансар хәзрәт Мифтахов укыды.&nbsp...

Башкалабыздагы Мәрҗани мәчетендә  күренекле язучы, журналист, икътисадчы, бакчачы Фарсель Зыятдиновны соңгы юлга озату мәрасиме булды. Җеназа намазын мәчет имамы Ансар хәзрәт Мифтахов укыды.

  Фарсель абый 1937 елның 1 июнендә Актаныш районының Качкын авылында туган. Сиксән бишенче яшен ваклый башлаган галим 16 август көнне кичергән инсульттан тернәкләнә алмаган. Галимне яхшы белгән хезмәттәшләре, ул үзенә дә, башкаларга да таләпчән иде, шушы холкы аркасында  күп нәрсәләргә иреште, дип искә алды. Студент чагында ук ул үзен максатчан кеше итеп күрсәтте. Берьюлы КДУда һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алып, яхшы белгеч булып чыгарга мөмкин икәнлеген  күрсәтте. Гуманитар да, технарь да булган мондый затлар сирәк була. Ф. Зыятдинов нәкъ менә шундый шәхес иде. Шуңа күрә журналистлар, язучылар, икътисадчылар, бакчачылар да аны үз кеше санады. Соңгы елларда бакчада казынырга яратучы милләттәшләребез аның киңәш-уңашларын гәҗит-журналлардан укып та, радиодан ишетеп тә үз итте. «Ямь һәм тәм», «Безнең бакча» хезмәтләре бакчачыларның өстәл китабына әйләнде дияргә мөмкин.

   Татарстан радиосында, КДУда, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында Фарсель абыйны һәрвакыт көтеп алдылар. Гаҗәп тә түгел: киң карашлы, тирән белемле мондый белгечләргә һәрчак ихтыяҗ була. Тәгаен алганда, яңа оешкан «Болгар», «Тәртип» радиосы хезмәткәрләре аны аеруча үз итте. Фарсель абый аларның даими авторы иде.
  Мәрхүм беренче хатыны, шагыйрә Фирая Зыятдинова һәм улы янында, Биектау районы үзәгендәге зиратта гүргә иңдерелде. Караңгы гүрең якты,  авыр туфрагың җиңел булсын, Фарсель абый!
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ