Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакчада – яңа ел

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яңа ел тамашалары гөрли, чыршыларда утлар кабына, Кыш бабай бүләкләр өләшә.Шундый күңелле бәйрәм бүген Казан шәһәренең «Сорнай» дип аталган татар телендә белем һәм...

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яңа ел тамашалары гөрли, чыршыларда утлар кабына, Кыш бабай бүләкләр өләшә.
Шундый күңелле бәйрәм бүген Казан шәһәренең «Сорнай» дип аталган татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 115 нче катнаш төрдәге балалар бакчасында да узды.
Илдә бәяләр күтәрелү сәбәпле балаларга дигән бүләкләр тутырылган капчыкны үзләштерергә булган Убырлы карчыкны да биетте Кыш бабай. Ел буе шулай утлы табада сикергәндәй биисе килми, Убырлы да биреште, «Әбекәй» дип дәшсәгез, мин дә миһербанлы булырмын», – ди ул.
«Сандугач» төркемә йөрүче балаларның әзерлеге, матур җыр һәм биюләре, ихлас шигырьләре тәрбиячеләре Гөлчәчәк Әсхәт кызы һәм Лилия Рәшит кызының хезмәт нәтиҗәсе. Балалар да әти-әниләренә бүләк әзерләгән. Кәгазьдән үзләре ясаган Кар бабай нәни куллар җылысын саклый, әти-әниләрнең йөзенә шундук елмаю кунды.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ