Логотип Магариф уку
Цитата:

БАКЧАСАРАЙ Кыйссалары

Бакчасарайда, Хан сараеннан кала, туристлар иң еш була торган урын Дәрвиш йорты – «Dervish Evi». Аның хуҗасы Рөстәм Дәрвиш үсмер чакта ата-аналары белән (әтисе – машина йөртүче, әнисе – чәчтараш)...

Бакчасарайда, Хан сараеннан кала, туристлар иң еш була торган урын Дәрвиш йорты – «Dervish Evi». Аның хуҗасы Рөстәм Дәрвиш үсмер чакта ата-аналары белән (әтисе – машина йөртүче, әнисе – чәчтараш) еш кына Бакчасарайның борынгы урамнарында йөрергә яраткан. Халкы белән горурлану һәм аның шанлы тарихын кабат торгызу уе аның күңеленә шул вакытларда ук кереп оялаган.

Дәрвиш йортында
Рөстәм Дәрвиш бакырчы-оста булып җитешкәннән соң, бу шөгыльне киңрәк тарату максаты белән, ул кырымтатар гаиләсе яшәгән борынгы йортны сатып алган һәм аның беренче катында остаханә, өске өлешендә музей оештырып җибәргән. Бу җөмләне язуы гына ансат, Рөстәм агадан һәм аның тарафдарларыннан Сталин депортациясеннән соң халыкның өзелеп калган һәм югала язган һөнәрен искә төшерү, бу йортка аларның милли йорт җиһазларын туплау зур тырышлык сорагандыр. Хәзер монда тупланган XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы җиһазларын, йорт кирәк-яракларының үзенчәлеген күреп сокланмый мөмкин түгел. Түшәм астындагы сәндерәләрдә түгәрәк бакыр җәлпәкләр (поднос), комганнар, бакыр сааннар ( өсте ябулы тирән савыт) тезелеп киткән. Киштәләрдә (Кырым татарлары аны раф дип атый) бизәкле балчык савыт-саба, төрле рәвештәге чүлмәкләр кукраеп утыра. Бу халыкның тормышында кофе пешерә торган озын саплы чүмеч аерым урын тота. Архив документларын актарганда, мин кызыклы гына мәгълүматка юлыктым. XIX гасырда Бакчасарай кофе яратучылар өчен оҗмахка тиң булган. Ул заманда биредә 62 кофейня исәпләнгән. Болар ике төрле булган: морзалар һәм бай эшмәкәрләр «иң матур урыннардагы зиннәтле кофе йортларында» талгын гына әңгәмә корып утырсалар, түбәнрәк катлаулар өчен гадирәк кофейнялар эшләп торган. Шунда ук кырымтатар хатын-кызларының коелган җиләк-җимештән бик тәмле ширбәт (әфлисуннан) һәм бекмес (алма һәм армуттан) пешерүләре дә әйтелә.

Кырым татарларының көнкүрештә бакыр-җиз савыт-саба куллануларының үз сере бар икән. Бу материал җылылыкны тиз үткәрә һәм тигез тарата. Шул хисапка ризык та көймичә,  тиз һәм файдалы матдәләрен югалтмыйча пешә. Бу уңайдан үз күңелемдә дә карт әбием сөйләгән шаккатмалы бер хәл яңара. Аларның эреле-ваклы тугыз кешелек гаиләсен репрессияләгәндә, авыл активистлары бөтен мал-мөлкәтләрен, шул исәптән савыт-сабаларын да талап алып кала. Сөргендә тифтан, ачлыктан үлеп бетмәгән бала-чагалары белән туган-үскән авылына  качып кайткан әбием үзләренең җиләк-җимештән кайнатма пешерә торган бакыр табагын урам аша күршеләренең берсе таз урынына файдалануын күреп шакката. Шуңа охшаш тарихи вакыйгалардан бирле безнең татар авылларында бакыр савыт-саба тотучыларны очрату бик кыен.

Ә менә Кырым татарлары бу гадәтләренә тугрылык саклаганнар. Тар-мар ителгәнне, юкка чыгарылганны кабат җыю җиңел бирелмәгәндер аларга. Монда бит борынгыны саклап торучы музейлар да эшләп калмаган. Тик озак вакытлар куылуда яшәгән халыкның һәр вәкиле, Ватанына әйләнеп кайткач, үз тарихын торгызудан читтә калмаска тырыша. Кырымтатар азаматы Рөстәм Дәрвишнең борынгы йорт-җиһазлары җыюын, бабалар шөгыле  үрнәгендә бакыр савыт-саба, зәркән әйберләр – беләзекләр, алка-балдаклар ясавы турында ишетеп, халык үзләрендә могҗиза белән сакланган кыйммәтле ядкярләрне китерә башлаган.

Буыннан-буынга күчеп килүче милли  һөнәр белән кызыксынучы кеше беррәттән үзенең ата-бабалары тарихын да өйрәнә. Рөстәм ага да үз нәселләренең  борын-борын заманнардан Кырымның Көньяк яр буена урнашкан Биек Ламбат саласында яшәгәнлекләрен белеп үсә. Депортация шаукымы белән исеме үзгәртелгән ул авыл хәзер Малый Маяк дип атала һәм Алушта округына керә. Хәер, Кырымга сәфәр вакытында бу хәлгә үзебез дә игътибар иттек. Кырым татарлары матур һәм үзенчәлекле исемнәр белән атап йөрткән сала, кала атамаларының күпчелеге 1944–1945 елларда бертөрле, төссез, кайчакта хәтта мәгънәсез исемнәргә алыштырылган. Тик җирле халык аларның чын атамасын хәзергәчә хәтерендә саклый. Милли код дигән хикмәтле могҗиза менә шул буладыр инде ул.
Сөлгеләрдә кыз язмышы
Ул кырымтатар халкының яшәү рәвешендә дә, ир-атларының гына түгел, хатын-кызларының шөгыльләрендә дә чагыла. Менә безне музей-йорт буйлап әйдәп йөртүче Ләйлә туташ мосафирханәгә дәшә. Шушы зур булмаган бүлмәдә кунакларны кабул иткәннәр. Бу юлы без, татарстанлылар да, мосафирлар идек. Киштәләргә хуҗа хатын кадерле кунакларны гына кабул иткәндә кузгата торган затлы савыт-саба тезеп куелган. Күз чагылдырырлык итеп ялтыратылган савыт-сабаны көзге урынына кулланырлык. Болар үзебезнең  авылда әбиемнең җиз самавырын елга буена алып төшеп, катыклы ком белән ышкыганыбыз-ны  искә төшерде. Чисталыкның бер шарты булган комганнары гына үзгәрәк. Монда алар бар да бакырдан. Идәндә кулдан сугылган палас – килим, киштә-раф читендә чигүле сөлгеләр эленеп тора. Татар ишлеме ысулы белән чигелгән ул тастымалларны кардәшләребездә үз исеме бар – эвджияр. Кырым татарларында да чигү ысуллары Казан татарларыныкы кебек үк дияргә була: сап ишлеме (атлатып чигү), пул (ялтыравык куллану),телли (нәзек металл тасма), каснак (тамбурлы җөй). Димәк, исемнәре генә башкачарак. Мөселманнарда кеше сурәте ясау рөхсәт ителмәгәнлектән, Кырым татарларының иҗатында да, нинди материалга төшерелүенә карамастан, фәкать  үсемлек, чәчәк бизәкләре генә күрәбез.

Безнең кырымтатар хатын-кызларының осталыгына соклануыбыз чын күңелдән булуын төшенгән Ләйлә туташ киштәдәге төргәкләрдән көмеш җепләр белән чигелгән үрнәкләрне алып күрсәтә. Аннан соң, аларның тискәре ягын ачып, бер җөйнең икенчесенә охшамавы хакында сөйли. «Безнең оста хатын-кызларыбыз чигүнең алтмыштан артык төрен куллана ала, –ди ул, милләттәшләре белән чын күңелдән горурланып. – Күрәсезме, тукымадагы чигүнең йөз ягы белән эчке ягын аеру да бик читен». Элекке заманнарда кырымтатар кызлары бу шөгыльгә яшьтән үк тотынганнар. Шулай мул бирнә әзерләнгән һәм сандыкка салына барган. «Хәтта бик бай булмаган гаиләләрдәге җиткән кызларның сандыгында да ике йөзләп чигүле кием-салым, йорт-җир кирәк-яраклары булган, – дип сөйләде безгә әңгәмәдәшебез. –
 Кызлар, нәрсә чигүләренә карап, һәр бизәккә аерым мәгънә-теләк салганнар».
Күп балалы зур гаилә турында хыялланган кызларның баераклары бирнәне берничә сандык әзерләгән. Аларны саклау өчен аерым бүлмә – келер бирелгән. Алардагы бизәкле сөлге-тастымаллар, ашъяулык-җәймәләр дүрт йөз-биш йөзгә кадәр җиткән. Хәзер инде Кырым татарларының әлеге чын көнкүреш сәнгать үрнәкләренең бер өлеше Ялта Дәүләт музеенда саклана. Билгеле, аларның күбесе депортация вакытында югалып, урланып беткән. Шулай да буыннан-буынга күчеп килгән һөнәри хәзинәне онытмаганнар. «Бүгенге көндә Дәрвиш музей-йортындагы эшләр – борынгының күчерелмәсе. Боларны Эльвира Осман, Алиме Гусейнова кебек оста куллар барлыкка китерде. Алар бизәкләрне бөртекләп җыю гына түгел, аларның эчке мәгънәсен дә шәрехли алалар», – дип сөйли Ләйлә.
Чигү чиккән кызлар милли бизәкләргә нинди серле мәгънә өстәсәң, шул синең язмышыңа тәэсир итәчәк дип ышанганнар. Чигүләрдә S рәвешендәге су билгесе, Кырым татарларының тәңречелек алласы Умай белән бәйле өчпочмаклар,  өзек-өзек җөйләр еш очрый. Кәләшнең туйга иң кыйммәтле бүләге киявенең бил путасы эченә кертелергә тиешле чигүле  нәзек тасма – учкур саналган. Ә Казан татарлары да куллана торган киң билбау исә бөтен төркиләр өчен бертөрле – кушак  дип атала.  Аның бер бизәге дә капланмаслык итеп бәйли алу – кызның уңганлыгы билгесе.
Кырым татарларында аерым йокы бүлмәсе – ятак одасы бар. Безнең як халкыннан аермалы буларак, алар сәкедә түгел, кызу булганлыктандыр, гомер-гомергә идәндә йоклаганнар. Урын-җирләре – мендәр, ястык, түшәк, юрган, чаршафлар ачык шкаф – чигүле җәймә астына – түшәк тактасына җыеп куелган.  Аларда утырып ял итү өчен тәбәнәк диван – сет һәм шундый ук тәбәнәк түгәрәк өстәл – хона да булган. Балалар почмагын чигүле келәм бизи. Ә кеше күзеннән яшеренрәк җирдә – кечерәк такта бүлмә эчендә – су догабы урнашкан. Бу инде – үзенә күрә бүгенге душ кабинетының элеккеге варианты. Ләйлә аңлатканча, ислам дине һәрдаим чисталык таләп иткәнлектән, балаларны коендыру, үзләре госел алу өчен Кырым татарлары менә шундый җайланмадан файдаланганнар. Кулланылган су исә балчык торбадан пычрак су коесына агып китә торган булган.
Кырым татарлары йортындагы бер изге үзенчәлекне әйтеп китмәсәм, кыйссам тулы булмас иде. Аларда түшәм астындагы бәрхет букчада Коръән сакланган. Менә ни өчен 1944 елның 18 маенда иртәнге намаз алдыннан депортация башлангач, аларның өйләреннән алып чыккан бердәнбер кыйммәтле әйбер Коръән  булган.
Борын-борыннан менә шундый рухи кыйммәтләр белән тәрбияләнгән кырымтатар халкының милли коды бик тирәндә, бернинди басым астында да югалмаслык булып урнашкан. Менә хәзер шул баш күтәреп, борынгы һөнәрләрне яңарту аша яшь буынга тапшырыла. Легендар декоратив гамәли сәнгать остасы Зөләйхи апте Бекирова бу өлкәдәге үз гыйлемен шәкертләренә биреп калдырган инде. Хәзер аларның берсе  – Эльвира Османны чигү ханбикәсе дип таныганнар. Ә бакыр остасы Рөстәм Дәрвиш этнографик мирасны бизнес-модельгә әйләндерә алган.  Музей-йорт лавкасындагы зәркән әйберләр һәм көнкүреш кирәк-яракларыннан  күзләр камаша. Әлбәттә, нинди генә талант иясе булса да Рөстәм ага үз һөнәрендә моның кадәр төрлелеккә ирешә алмас иде.Ул шушы үзенчәлекле шөгыльгә балаларны да өйрәтү максатыннан, «Fes» арт үзәге оештырган һәм хәзер анда дистәләрчә сәләтле үсмерләр ата-бабаларның һөнәрен үзләштерә.
Тарихны яңарту өчен тормышны
үзгәртү

Останың иң талантлы шәкертләреннән берсе – Энвер Яшлавскийдан ярымутрауда хәбәрдар булмаган кеше юктыр. Аны фенерджи-оста дип атыйлар. Чынлыкта ул – күптөрле витражлар, сандыклар, яктырткычлар ясау, борынгы әйберләрне реставрацияләү остасы. Без аның остаханә-кибетен әле һаман  дөнья пролетариаты юлбашчысының алмашаты – Ленин исемен йөрткән урамнан эзләп таптык. Энвер Серверовичның гадәте шундый икән: кунакларны шәхсән үзе каршы ала. Без очрашкан көнне яшь кенә кыз белән егет кибеттә җиз катнашкан металлдан бизәкләп ясалган озын саплы кашык – каһвә болгаткыч сайлап азап-ланалар иде. Кырым татарлары үзләре «къаһвекъашыкъ» дип йөрткән бу кашыкларның ниндие генә юк монда! Ирексездән кул сабы ярым кыйммәтле ташлар белән бизәлгәненә тартыла. Мондый матур әйберне Кырым татарлары ничек итеп үзләренең яраткан эчемлеге – кайнар каһвәгә төшерәләр икән дип уйлап куясың. «Къаһве къашыкъ», черурек кискеч –  «чыгърыкъ», талантлы зәркәнче Тәлгать Абдуллаевның иҗат иткән хатын-кыз бизәнгечләре белән танышып өлгерүгә, карашың анар (гранат) яки чәчәк рәвешендәге яктырткычка төшеп, соклануыңны яшерә алмыйсың. Шул рәвешле, аны ясаучы оста белән кызыклы да,гыйбрәтле дә әңгәмә башланып китә.
Кырымда нинди генә һөнәрче-оста белән сөйләшсәң дә сүз халыкны туган җирләреннән куып чыгарганнан соң узган 60 – 70 ел эчендә күп шөгыльләрнең югалуыннан башлана. Ләкин берничә буын бабайдан – атага, атадан балага күчеп барган кан чакыруын онытырлык милләт түгел бу. 2016 елда тормышында текә борылыш ясарга карар кылган Энвер Яшлавскийга  ул чакта 45 яшь була. «Әтием фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре, математик, әнием табибә иде. Мин бухгалтер-икътисадчы булып эшләдем. Көннәрдән бер көнне отчёт-баланслар белән бәйле эшнең тарих өчен әллә ни кыйммәте булмавын аңладым. Ә минем үз халкымның тарихын яңарту, аның гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга тапшыру өчен ниндидер бик әһәмиятле гамәл кыласым килә иде», – дип аңлата оста үзенең бу адымга бару сәбәбен.
«Дәрвиш йорты» остаханәсенә килеп эләгү Энвер әфәнденең киләчәк иҗатына беренче адым була, Рөстәм Дәрвиш бу вакытта үзе сатып алган борынгы бина өчен яктырткычлар ясый. Ярдәмчеләрнең кирәк чагы. «Нинди генә эшкә тотынсаң да әүвәл үз осталыгы белән бүлешергә әзер торган остазга юлыгу мөһим. Безнең беренче уртак проектыбыз борынгыга охшаган яктырткычлар ясау булды. Ул бакырдан корпусын эшләде, ә мин төсле пыялалардан витражын ясадым». Үзенең иҗатка кереп китүен  фенерджи-оста шулай бәян итә.  Аңа, билгеле, пыяла белән генә түгел, җиз, бакыр холкын да үзләштерергә туры килә. Кырымда гына түгел, Төркия, Мисыр, Сүрия кебек Көнчыгыш илләрендә файдаланылган техника турында күп әдәбият укыла.
Татарстанның Милли китапханәсе элек урнашкан  З.Ушкова йортындагы (ХХ гасыр башы) тәрәзә вит-ражларының бүгенге көнгә кадәр сакланып калганын искә төшереп, Энвер әфәндедән сорап куям: «Кырым татарларының борынгы биналарында витражлар юкка чыгып беткәнмени?»
– Кырым татарлары өчен изге урын – ярымутрауның көнчыгышында урнашкан Иске Кырымдагы Үзбәк хан музеенда бар аның матур үрнәкләре. Алтын Урда архитектура һәйкәле дип танылган әлеге корылма 1314 елда төзелгән дип санала, – ди Энвер Серверович. – Иске Кырым Кырым ханлыгының беренче башкаласы булган.
Тарихчыларның фикеренчә, Алтын Урданың чәчәк атуы Үзбәк хан хакимлеге чорына туры килә. 1332 елда Хан сарае янында мәдрәсә салынып, анда, дин нигезләреннән тыш, астрономия, математика, фәлсәфә  кебек дөньяви фәннәрдә укытылган. Энвер Серверович, витражның гипстан эшләнгәне дә була, дип сөйли. «Анысын күбрәк мәчет төзелешендә кулланганнар. Бездә алчи (алгы) витрай дип аталган әлеге гипс рәшәткәләрне кою технологиясе дә югалган, – ди ул. – Төрекләр Симферопольдәге (Кырым татарларында – Ак Мәчет) Җәмигъ мәчетен реставрацияләгәндә, витрайларны үз милли технологияләре буенча «үрделәр». Бездә андый белгечләр юк. Аларны яңабаштан әзерләргә кирәк».

Югалып бетә язган бронза, пыяла витрай белән эшләү технологиясен Кырым татарлары тормышына кабат кайтарган осталарның аңа ирешәчәге бәхәссез. Бүгенге көндә Энвер оста шәкертләре белән бергәләп ясаган яктырткычлардан аерылып китәсе килми. Сәнгать әсәре дәрәҗәсендә эшләнгән ул витрай фонарьларны антиквариат яратучы коллекционерлар бик ошатып сатып ала икән. Бәяләре дә теләсә кем үрелерлек түгел шул. Сыйфатлы бронза, Америка яки Европадан кайтарылган пыяладан эшләнгәч, анысы аңлашыла инде.
Шул ук вакытта Яшлавскийның остаханә-кибетендә туристлар кесәсен тишмәслек матур ваграк әйберләр дә җитәрлек. Россиянең башка курорт шәһәрләрендә Кытайның сыйфатсыз штамповкалары белән «куандырсалар», Бакчасарайда кулдан борынгыча эшләнгән йорт кирәк-яраклары алып, өйдәгеләрне шаккатырырга була. Алар барысы да милли бизәкләре белән бер-берсеннән аерылып тора. Шунысы кызык: Кырым татарларының бизәк сәнгатендә бик еш алты очлы йолдыз файдаланыла. Әлегә кадәр аны яһүдләрнең милли бизәге дип санаганлыктан, Хан сараендагы Кече мәчетнең михрабы өстендә төрле төстәге пыялалардан җыелган алты очлы йолдыз рәвешендәге витрай күрү гаҗәп тоелды. Андый йолдызны Бакчасарайның башка мәчет тәрәзәләрендә дә күрергә була. Хәер, Казанның Бауман урамындагы Богоявленский чиркәвенең 78 метрлы чаң манарасы өстендә дә  бар андый билге. Дин галимнәре язганча, борынгының танылган хакиме Сөләйман патшаның (яһүдләрдә – Соломон) шундый бизәк төшерелгән балдак киеп йөрүен искә алсак, алты очлы йолдызның төп өч дин, шул исәптән ислам дине  өчен дә уртак булуын танырга туры килә.
Яшлавский борынгы көнкүреш әйберләрен, сәүдә кирәк-яракларын, мәсәлән, XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башында Польшадан китерелгән үлчәүне реставрацияләргә  алынган. «Мин борынгы антиквар эшләнмәләрнең Кырымнан чыгып китмәвен телим, – ди борынгылыкны терелтүче оста гына түгел, заманча менеджер да булган Энвер Серверович. – Кунаклар бездән «hand made», ягъни «кул белән эшләнгән» зиннәтле, зәркән әйберләр, борынгы әйберләрнең күчермәләрен генә алып китсәләр әйбәтрәк булыр иде». Шуңа күрә останың лавкасында үз иҗаты гына түгел, талантлы зәркәнче Тәлгать  Абдуллаевның әсәрләре, рәссамнарның картиналары да куелган. Кырым татарлары, Феникс кошы кебек, көлдән күтәрелү өчен бердәмлек кирәген бик яхшы аңлыйлар.

Сөмбел Таишева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ