Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхетне кем ничек аңлый?

Татарстанда узып баручы елның алты аенда барлыгы 9 мең 370 парның никахы теркәлгән.  2020 елның шул чоры белән чагыштырганда, ул 42 процентка артыграк. Аерым алганда, 2020 дә барлыгы 6 мең 561 яң...

Татарстанда узып баручы елның алты аенда барлыгы 9 мең 370 парның никахы теркәлгән.  2020 елның шул чоры белән чагыштырганда, ул 42 процентка артыграк. Аерым алганда, 2020 дә барлыгы 6 мең 561 яңа пар никах балдагын кигән булган. Ни аяныч, аерылышучылар саны да 56,9 процентка җиткән, ягъни 7мең 234 пар никах балдакларын сул кулларының атсыз бармагыннан  алып, уңына күчергән.  Шулай итеп, Татарстан Идел буе федераль округында яңа гаилә коручылар саны буенча иң алдынгы урынны тота, аерылышучылар  да күп.
Статистлар исәпләвенчә, аерылуларның күбесе бергә 5 – 12 ел яшәгән 25 – 35 яшьтәге парларга туры килә. Аеры-чөере килү башында  күбесенчә хатын-кызлар тора, дип раслый. Сәбәбе яшьләрдә бер-берсенә карата булган хисләрнең суынуы, бер якның гаилә проблемаларыннан читләшүе, тормыш алып баруга яраклашмау һәм башкалар. Әмма  төп сәбәпләрнең берсе итеп ЗАГС хезмәткәрләре рәсми телдә бик еш телгә алынган «характерлар туры килмәү»не күрсәтә.   Шунысы гаҗәп: аерылуларның  иң хәтәр вакыты өйләнешеп,  5–6 елны узганнан соң да сагалый. Ир белән хатын 30–35 яшьләргә җиткәннән соң, аерылышу инициативасы ирләр кулына күчәргә дә мөмкин. Бу чорда йөгәнсез ир-ат, яңа тормыш башлау өчен, ничек тә булса гаиләдән китү җаен эзли башлый икән.

Тулай торакта яшь гаиләләр... юк
Беркөн шул хакта сүз чыккач, әңгәмәдәшләремнең  барысы да диярлек,   иң ныклы, ышанычлы  нигезгә корылган гаилә дип, студент елларында оешкан гаиләләрне  атады. «Бу яшьтә хисләр  – саф, максатлар  – уртак, бүләр маллары юк», – диеште алар. Чыннан да бу чорда  бер-берсенә  тугрылык сакларга вәгъдәләр биргән егет белән кыз икесе дә тигез  – студент статусында була. Яшьләр  моңарчы бер-берсен төрле хәлләрдә  күп тапкырлар сыныйлар, тормышның башлангыч имтиханнарын дәүләтнеке белән бергә тапшырып баралар.
 Бүгенге яшь гаиләләр ничек яши, тормышларында бер-берләрен аңлап бетермәгән хәлләр туамы,  туса, мондый хәлдән ничек чыга? Шундый сорауларга уралып,  мәдәният институтының үз янәшәсенә үк урнашкан тулай торагына киттем.  Әмма хәзерге студентлар  тулай торагында гаилә корып яшәүче студентларны көндезен чыра яндырып эзләсәң дә табарлык түгел икән. Бу йортның бөтенләй диярлек буйдак егет һәм кызлардан торуы ачыкланды. Баян дәресләрен укытучы Әлфис Галимуллин әлеге күренешкә хәтта үзе дә гаҗәпләнеп куйды.
 Ленара белән Рушан  куышында
Үзем эзләгән студентлар парын – мәдәният институты студентлары Ленара белән Рушан Мәдәтовларны – мин Совет районының 8 Март урамындагы түләүле фатирдан эзләп таптым. Алар урнашкан фатир, әллә Европага хас саранлык белән җиһазланганга, безнең чордагы кысан тулай торак бүлмәләре  белән  чагыштыганда, ике кеше өчен  артык зур, салкын һәм сәер тынлыкка баткан төсле тоелды.  Безнең чордагы  кебек, коридордан  бүлмәгә алып керүче катыргы ишектән  мәңге тынмас  студентлар ыгы-зыгысы ишетелмәү дә миңа  сәер иде. Мондый  тыныч фатирда тынлыкны бозып, сүз башлап җибәрү  дә уңайсыз иде хәтта.
– Аерым фатирга тынычлыкта яшәү өчен урнаштык шул,  – дип сүз башлады Ленара сораулы карашыма җавап итеп. – Тулай торакта берничә ай торып карадык. Әмма  ул ялгызак-
лар өчен кулайрак. Без көн дә, иртәнге алтыда  торып, дәрескә китәбез дә кичке җиденче яртыда гына кайтабыз.  Моңа репетицияләр дә, уку да керә. Иҗат остаханәсе җитәкчесе Ксения Игоревна Мазилкина – бик таләпчән педагог. Биюдәге һәр алымның ахырга кадәр төгәл, матур итеп башкарылуын таләп итә. Моның өчен күнегүләр вакытында  җиде кат тиреңне чыгарырга кирәк. Шуңа күрә ял итү өчен безгә өй тынычлыгы һава кебек кирәк.
– Икебез дә югары сәнгать  мәктәбенең хореография сәнгате кафедрасында белем алабыз, – дип, әңгәмәбезгә Рушан кушылып китте. – Икебез дә – биюче, кыскасы.  Ленара классик стильдәге биюләргә өстенлек бирсә, мин күбрәк халык биюләре буенча махсуслашам. Әмма  заманча биюләрне  икебез дә теләп өйрәнәбез, чөнки хәзерге биюләрнең бар төрендә дә заман тизлеге, заманча рух, күтәренкелек чагыла. Бер-беребезнең рухын  да шушы биюләрдә тулырак тоябыз.
Бер-берсеннән күзләрен алмый, гел елмаеп кына сөйләшкән парларга сорауларның да гаилә тормышының матур якларын  ача торганнарын  гына бирәсем  килде.
– Биючеләргә үз парларын эзләү кыенмы? – дигән соравым икесенә дә юлланган иде. Әмма үзенең тиз җавабы белән Ленара мине аптыратыбрак калдырды.
–Без үзебезгә пар эзләп йөрмәдек, – диде ул. – Икебез дә Түбән Кама шәһәреннән.  Мин балалар иҗаты үзәгендәге бию  түгәрәгенә 22 нче гимназиянең 5 нче сыйныфында укыганда йөри башладым. Рушанны да шул түгәрәктә  күрә идем. Әмма балачакта без беркайчан да якыннан аралашмадык. «Икенче сулыш» дигән бию театрына да бергә йөрдек. Безне биергә хореограф Эльвира Кәримуллина өйрәтте. Менә күреп торасыз, биюгә булган мәхәббәтебез  гомерлек һөнәребезгә әйләнеп бара.
«Спорт гимнастларына, профессиональ биючеләргә генә хас зифа, нәфис гәүдәле кызның туганнары арасында  биючеләр булдымы икән» дигән уй күңелдән сызылып узды. Ленараның җавабы көткәннән  кызыграк яңгырады.
– Нәселебездә үзләрен биюгә багышлаган затлар юк-югын, – диде яшь ханым. – Әмма татар кызлары борын-борынгыдан үзләренең сылу гәүдәләре, сөйкемле, назлы карашлары белән аерылып торганнар, дип беләм. Татар кызларына шагыйрьләр гашыйк булган, алар  белән күпме ханзадәләр гаилә корган. Минем әти-әниләрем – гади кешеләр. Әтием Илһам Сыйтдиков  Таҗикстанда туган, музыкант, җырлар иҗат итә, «Илһам» эстрада ансамблендә җырлый.  Әнием Венера балалар бакчасында эшли, әмма кунак мәҗлесләрендә матур итеп биюе, җырлавы белән һәммәсен әсир итә. Энем Артур 9 нчы сыйныфта укый,  аңа сәнгать дөньясы ерак, ул замана егете, компьютер дөньясын ярата, программист булырга хыяллана.  Шунлыктан гомер юлдашым биюче булыр дип һич тә башыма китермәгән идем. Рушанның  11 нче сыйныфны тәмамлаганда  гына  мине озатырга кыюлыгы  җитте.  Мин ул чакта 9 нчыда укый идем.
– Ленара күз алдымда шундый чибәр булып үсеп җитте, аңа гашыйк булмый мөмкин түгел иде, – дип, сүзгә Рушан кушылып китте. – Мин 1 нче урта мәктәптә укыганлыктан, атнага  ике тапкыр гына очраша идек. Буш вакытымда аның биегәнен карап торырга ярата идем. Ленараны яратуым мине, магнит кебек, биюгә тартып торды. Тик аңа башлап сүз катарга гына ояла идем. Солдат хезмәтенә китәчәгемне дә юлга кузгаласы көнне генә әйттем.
Ленара ул көннәрне әле дә булса тыныч кына сөйли алмый. 
–  Мине ул көтелмәгән  хәбәре белән шок хәлендә калдырды, – диде Ленара, шул мизгелләрне исенә төшереп. – Рушан  Казанга, мәдәният институтына укырга керергә тиеш иде, ә  ул комиссариатка  барган да десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләвен әйткән.   Десантта хезмәт итмәсә, ул минем белән тормыш корырга теләвен белдерергә дә куркыр иде. Ярый әле, десантчылар арасына кыюланып китте. Ярты елдан соң  хәлен белергә баргач,  минем уң кул бармагыма ярәшү йөзеген кидерде. Ул чакта без бик бәхетле идек!
– Гаиләдә низаглы хәл килеп чыкканда, кайсыгыз юл куя, – дип, мин үземне кызыксындырган мәсьәләгә кереп китәргә омтылам. Гел сөешеп кенә тормыйлардыр бит инде. Бу юлы да сүз дилбегәсен Ленара кулыннан ычкындырмады. – Андый мизгелләрдә Рушан беренче булып үзен кулга ала, низагны көйли,  йомшак һәм акыллы сүзләрне ул беренче булып эзләп таба, рульне ул тота, – диде Ленара, татарча биргән сорауларыма һаман русча җавап биреп. – Ул яктан молодец минем Рушаным.
Мин бирәсе тагын бер сорауны  күзләремнән укып булса кирәк, ул:  «Укып бетереп, ныклап эшли башламыйча, бәби алып кайтырга да ашыкмыйбыз, –дип кистереп әйтте. – Әлегә бәби карарга вакытыбыз юк. Ул бит – нәни булса да, тулы хокуклы, автономный кеше. Мәшәкате дә зурларныкы кебек үк. Өлгерербез әле. Хәзергә үзебез әти-әниләрнең ярдәмен тоеп яшибез. Фатир өчен ай саен 15 мең сумны алар түләп бара. Түбән Камага кайтуыбызга безне ике бүлмәле үз фатирыбыз көтеп тора. Әти-әниләр ярдәмендә, тормышның күпчелек  мәшәкатьләрен белмичә, көн күрәбез, Аллага шөкер! Алар исән булсын да, без исән булыйк. Безгә артыгы кирәкми. Онытып торам икән, укырга да үзебезнең «Форд» машинасында йөрибез».
 Илшат белән Фәридә куышында
Фәридә белән Илшат Сабировлар гаиләсе белән  танышырга кызлары Исламия  сәбәпче булды.
– Өч яшьлек кызыбыз әкиятләр тыңларга, рәсемнәр ясарга бик ярата. «Гаилә һәм мәктәп» журналына ничек язылырга? –дип, безгә берзаман Исламиянең әнисе Фәридә шылтыраткан иде. Шуннан соң алар берничә ел редакциягә Исламия ясаган рәсемнәрне җибәреп тордылар. Берничә бәйгедә катнашып, бәләкәй кыз махсус бүләкләр алуга да иреште. Шуннан ары  әлеге студентлар гаиләсе турында бернинди мәгълүматыбыз булмады.
– Без үз көчебез белән бизнес дөньясына әкрен генә керергә маташучы  гаилә булабыз, – диде Илшат Сабиров,  кабаттан танышканда. – Менә бу  – үз тырышлыгыбыз белән сатып алынган ике бүлмәле фатир. Инде  аның кредитын түләп бетердек. Сез белгән олы кызыбыз Исламиягә хәзер инде 7 яшь, ул 155 нче мәктәпнең 1 нче сыйныфында укый. Аңардан соң тагын Нурия белән Мәрьям исемле алма кебек ике кызыбыз туды. Хәзер Нуриягә – 4, Мәрьямгә  2 яшь.  Исламия белән Нурия төштән соң атнага ике тапкыр Бишбалта мәдрәсәсенә укырга барып кайталар. Уку татар телендә барганлыктан, сабыйларның туган телне белеп үсүләрендә мәдрәсәнең ярдәме бик зур.
Фәридә балалар карый һәм шул ук вакытта миңа да ярдәм итә. Клиентлар белән эшли, хезмәт хакы документларын әзерли. Күршедә генә Фәридәнең әти-әниләре яши. Балалар үстерүдә аларның ярдәме бик зур. Аларга рәхмәтебез чиксез.
Миңа сүзне озакка сузмыйча, студент чактан корылган гаиләнең серләрен белү кирәк иде. Сорау арты сорау яудырып, тиз генә мәгълүмат тупларга тырыштым.Чынлап та, яшьли корылган куыш ышанычлы буламы, шулай икән, ул ничек ныгытыла?
–Бизнес дөньясына керү ул җимеш бакчасына керү түгел. Кайсыгызның башына андый кыю уй килде? – дигән булам, күземне Фәридәгә төбәп. Шуны гына көткәндәй:
–  5 нче сыйныфта укыганда,  бушка килә торган  бизнес газетасындагы  сәүдә фирмаларының игъланнарына күзем төште: кайсыдыр Мәскәү фирмасына промоутерлар кирәк икән, – дип башлап китте сүзен күп балалы яшь ана. – Анда да яхшы укучы үсмерләрне генә алабыз, дип язганнар. Муенсага бер сәгать реклама таратып йөргәнгә 40 сум вәгъдә итәләр. Дүртәр сәгать йөри башладым шулай көненә 160 сум эшләп. Минем янга, нигәдер, халык күбрәк җыела иде. Шунлыктан керемем дә күп. Аннары йогуртлар дегустацияләүдә катнаштым. Анда да шул хәл кабатланды. Шуннан мине «Самсунг» фотоаппаратын рекламаларга билгеләделәр. Монысы тагын да авыррак, чөнки көненә 100 меңлек фотоаппарат «сатарга» план бирделәр. Планны үтәсәң – 5 мең сум премия! Ә мин көн саен 600 әр меңлек товар сата башладым. Гаҗәпләнмәгән кеше калмады. Башкалар 100 меңне дә тутыра алмый торган нокталарга куеп карадылар, әмма мин анда  отыры күбрәк акча эшли идем. Башыма яулык бәйләргә рөхсәт алганнан соң, мине Мәскәүдән килгән комиссия яшерен генә видеога төшереп, соңыннан: «Менә татар кызы ничек эшли», – дип,  бөтен Мәскәү фирмаларына кайтып күрсәткән. Кешеләр белән аралашуымны яратканнардыр инде. Көндәшләр күп иде. Әмма мин гел алдынгы булдым, акчаны да шуңа күрә мул түләделәр. Мәктәптә укыганда, берсе заводта эшче, икенчесе шофёр булып эшләгән әти-әниемнән бер тиен акча сорамадым, үз акчама үзем киендем.  Бервакыт фатирга ремонт ясаганда, ваннаны яңартырга акчалары җитеп бетмәде, шуннан чыгардым да куйдым өстәлгә тиешле акчаны. И, күңелләре булды инде әти-әниемнең!
– Мин, Казан кызы Фәридәдән аермалы буларак, Балык Бистәсе районының Олы Елга  авылында үстем, – дип кушылды әңгәмәгә Илшат. – Әти-әниләрем гади колхозчылар иде, шуңа карамастан акчага интекмәдек. Өй салып кергәннән соң, икесе дә безнең өчен генә яшәде.  Абый белән миндәге кебек машина, видеомагнитофон һәм музыкаль үзәк  авылда тагын колхоз рәисе белән кибетче малайларында гына булгандыр. Ни аяныч, 48 яшендә әтиебез дөнья куйды. Ул чорда югары белем алу модада иде. Абый,  мәктәпне тәмамлаганнан соң, үз көче белән Казан финанс-икътисад  институтына укырга керде. Әни ялгыз калгач, мин шул  тормышта яшәү өчен  үземә тырышырга кирәклеген   аңладым. Бизнес журналларыннан бизнесменнар тормышы турында төрле язмалар белән танышып бара идем. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач, озак уйлап тормадым, 2005 елда –ТИСБИга, икенче елда читтән торып финанс-икътисад институтына укырга кердем. Тәҗрибә туплау өчен төрле эшләрдә катнаштым: бизнес-клуб төзеп, каз үстереп сату эшенә 200 ләп кешене җәлеп иттем. Тимер коймалар, капкалар кордым.Тукайның Былтыры сыман аз-азлап каккалый-суккалый торгач, ниһаять, максатыма ирешеп киләм.

Минем:
 – Шундый тотрыксыз заманда икегез дә студент  килеш ничек  кавышырга карар кылдыгыз соң? – дип соравыма Фәридә янә ачылып китте.
– Илшат  белән Казан энергетика университетында үзем белән бергә укучы дус кызымның авылы Олы Елгага Яңа елга кунакка кайткач таныштык. Аннары егет – ВКонтакте челтәрендә минем белән элемтәгә керде. Шуннан бер-беребез белән аңлашып, аннан инде яратышып киттек. Илшат миңа бөтен хыялларын ачып бирде. Финанс-икътисад институтын тәмамларга ике елы калса да, бу вакытта ул инде Казан кондитер-булка комбинатында коммерция директоры булып эшли. 20 мең хезмәт хакы ала, чорына күрә  начар түгел кебек. Ә минем әле беренче курсны гына тәмамлап йөргән чагым, тагын 5 ел укыйсым бар.  Илшат кебек, мин дә университетта  бер-бер артлы ике факультетта белем алдым. Бик яхшы укыган өчен,  миңа Чубайс исемендәге 20 мең сумлык стипендия түлиләр иде. Бер ел дуслашып йөргәннән соң, без өйләнешергә карар кылдык.
–Фәридәгә авылда карт әнием барлыгын, авырып китсә, аны карау  безнең өстә булуын әйткәч, кияүгә чыгудан баш тартыр дип уйлаган идем, – дип, әңгәмәгә гаилә башлыгы Илшат та кушылып китте. – Әмма Фәридә куркып калмады. Аның тәвәккәллегенә әле дә сокланам. Әтисе кызының укуын тәмамламаган килеш кияүгә чыгуына каршы торып караган иде, әмма ул да азакта яраткан кызының бәхетенә каршы бармады.
Яшьләр 2011 елда өйләнешеп тә куя.  Сөйгән ярың белән шалашта да җәннәт, дигәндәй, тулай торактан бүлмә табып, шунда яшәргә карар кылалар. Шәһәр кызы буларак, бәлки, Фәридәгә анда тормыш алып барырга баштарак  кыенга да туры килгәндер. Ни дисәң дә, бөтен уңайлыклары бер бүлмәгә көйләнгән тулай торак! Икәүләшеп алдагы тормыш турында план коралар. Аеруча Илшат эчтән көя. Аның еллык кереме 240 мең сум тәшкил итә, чыгымнар исә барлык исәпләүләре буенча 260 меңнән арта. Тормыш чоңгылына кереп чуммас өчен, һич  кичекмәстән, аңа үз бизнесын оештырырга кирәк. Башта ныклап хезмәт базарын өйрәнә егет. Күздә тотканча, халыкка да кирәкле, үзенә дә бераз акча китергән эш оештырасы килә. Ул аны таба. Бригада төзеп, Казан янында яңа оешкан бакчаларда металл конструкциядән  койма тотарга керешә ул. Янына хезмәтне яраткан, тиз арада акча эшләргә кирәк тапкан студент егетләрне туплый.  Җир бораулау техникасы, газ белән эретеп ябыштыру аппаратлары кебек барлык кирәкле эш кораллары, аларны ташырга арзанга «Газель»  машинасы сатып ала. Фәридә дә читтә калмый. Менә шулай, Аллага тапшырып, эшкә керешәләр.  Май аеннан алып октябрь беткәнче туктамыйлар. Егетләргә көн саен, кичке якта аркаларындагы тирләре кипкәнче, хезмәтләренә түләп баралар. Үзләре хакында алдан реклама да биргәч, заказларга да өзеклек булмый.
–Шулай итеп, беренче адымнарыбыз күңелгә якты өметләр өстәде, беренче елда ук кулга тотарлык акча керде, –  ди ул көннәрне искә төшергән Илшат. –Менә шуннан китте инде, эш фронты киңәйгәннән-киңәя барды. Без дә остардык, хезмәтебез дә камилләшә торды.  2013 елда туган кызыбыз Исламияне әнисе белән бергә  бала тудыру йортыннан яңа чит ил машинасында алып кайттым. 2016 елда дөньяга килгән кызыбыз Нурияне ике бүлмәле яңа фатирда каршы алу насыйп булды.
2020 елда, апаларына бер сеңел дә булсын, аралары ерагаймасын дип, әнисе тагын Мәрьям исемле алсу йөзле бер нәни кызчык та табып куя. Бәлки, Илшатка малай бүләк итәргә дә уйлагандыр. Уллары да өйгә дүртенче бала булып кайтып керер әле беркөн, Алла кушып...
Язмыш дигәне, яшьләрнең кояшлы көннәрен сагыш баскан кара болытлы көннәргә әйләндерергә дә онытмый. Мөслимә апа   хәтерен югалтып авырый башлагач, Илшат әнисен үзе янына, Казанга алып килә. Табиблар авыру анага тыныч тәрбия кирәк дигәч, яшьләр, ана хакына акчаларын кызганмыйча, Мөслимә апаны карау өчен бер бүлмәле фатир сатып алалар. Бу вакытта сабыйларны Фәридәнең үз әти-әниләре – Фаяз абый белән Роза апа үстерешә. Нурияне бакчага – бабае, Исламияне мәктәпкә дәү әнисе илтә.
– Нурия кызым бик  акыллы минем, – дип көлә Фаяз бабасы, –  өйдә чакта  бабаемны яратам, бакчага аның белән генә барам, – дип тавыш күтәрә дә, барышлый,  юлда кибеттән тәмле кәнфитләр алдырта.
 Йомгак урынына:
«У»мы, «Z»мы син

Хосусый хезмәт дөньясында инде ун еллап кайнаган Илшат үзе аралашкан  чордашлары турындагы фикере белән дә уртаклашты.
– Сезнең буынга, Ирек абый, окладта эшләүчеләр керә. Бу халык үзенә йөкләнгән хезмәтне төгәл итеп башкара да биргән акчаны ала – алар шуның белән канәгать. Бизнес дөньясы экспертлары 1960–1980 елларда туганнарны «X» кешеләр дип атый, –  диде ул, миңа карап. –  «У» буыны 1980–2000 елларда туганнар , минем кебекләрне эченә ала.  Алар үзләренең тормышыннан канәгать түгел. Болар: «Нигә аның йорты ике катлы, минеке бер генә», – диеп уйлый торган буын. Әле «Z» дигәне бар. Алар 2000 елдан соң туганнар. «Z» мөстәкыйль уйлый, фикер йөртә торган буын түгел, диләр. Алар беркем белән  аралашмый, сөйләшми. Эшкә килә, исәнме-саумы юк, күңеле булганчы эшли дә,  берни аңлатмыйча, эшен ташлап  кайтып китә.  Иртәгә  татарча сөйләшмә, дисәң, сөйләшми. Аңа кайсы телдә сөйләшүнең аермасы да юк.  «Ни өчен?»– дип сорый белми. Болар –  әзергә  бәзер булып яшәүчеләр. Бер егет эшләде миндә. Бервакыт өйләнде дә икенче көнне сөйләнеп утыра: «Никах укытмадым»,–ди. «Нигә?»– мин әйтәм. «Нигә кирәк ул, әти дә укытмаган»,– ди. Башларында үткәннән  бернинди юньле хатирә сакланмаган. Күп яшьләрдә шундый сәерлек сизелә.  Шуннан соң  ял вакытларында еш кына яшьләргә халыктагы  матур гореф-гадәтләр, гаилә бәйрәмнәре турында,  үзебезнең тормыштан мисаллар китереп, кызыклы  хәлләр сөйли башладым. Гаеткә барганнарга берәр мең сум премия дә өстәп язам. Тәэсире булды, әй, берәүләр, сабый чакта  авылга Сабан туена кунакка кайткач, урам буйлап  сөлге җыеп йөрүләрен,  икенчеләре  Кыш бабай  калдырып киткән бүләккә шатланган Яңа ел иртәләрен, өченчеләр гает уңаеннан бер әбинең балалар бакчасында  пакетка салынган күчтәнәчләр өләшүен сөйләп җибәрде. Шулай әкренләп аралашырга өйрәттем яшьләрне. Шуның белән җирдә матурлык барлыгы, аз булса да, исләренә килде.
–Ә үзегез гаилә бәйрәмнәрен  үткәрәсезме соң? – дип тә  кызыксындым Фәридә белән Илшаттан, алда Яңа ел бәйрәмнәре торуын истә тотып.
–Шушындый фәрештә валчыгыдай күбәләкләр белән яшәп, ничек инде гаилә бәйрәмнәрен үткәрмисең? – диде алар беравыздан. – Дуслары белән бергә, өчесенең дә зурлап, туган көннәрен уздырабыз. 8 Март –Халыкара хатын-кызлар бәйрәме дә аларныкы – кызлар бит. Хәтта Илшат белән минем, әти белән әнинең туган көннәре дә алар бәйрәменә әйләнә!
–Менә берничә көннән дөнья халкы  Яңа ел каршыларга җыена, – дип, Фәридә сүзләрен Илшат җөпләп куйды. – Бүләкләрен шыпырт кына балконда калдырып, Кыш бабай  килеп китте инде безгә. 31 декабрьдә тапшырачакбыз.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан минем икесе ике төрле бәхет кичергән ике гаиләгә – Ленара белән Рушанга һәм Фәридә белән Илшатка тергезгән  тормыш учакларын гомер азагына кадәр сүндерми саклауларын телисем килә.  Һәрберегез үзегез күз алдына китергәнчә бәхетле булыгыз!
Ирек Нигъмәти

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ