Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала өчен жәл түгел

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүне арттыру турында карарны имзалады. Күпкә артмый, дип юата хакимият, артым нибары 104-187 сум тирәсе ген...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләүне арттыру турында карарны имзалады. Күпкә артмый, дип юата хакимият, артым нибары 104-187 сум тирәсе генә икән. Дәүләт нарасыеңны көн дәвамында ашата-эчертә, тәрбияли. Әле күпләргә бу бәхет тәтеми дә! Көн саен интернет аша чиратны барлый-барлый 4яшькәчә сабыеңны бакчага кабул итүләрен көтүеңне оныттыңмы әллә? Шулай булгач, күпсенми генә түлә, ата-ана. Азык-төлеккә, барлык төр товарларга бәя артып торганда дәүләтне аңларга кирәк. Хезмәт хакы ник артмый соң дисезме? Үзеңне уйлар чакмыни, чит илләр Россиягә туктаусыз санкцияләр белән янап тора әнә. Халык ни ди әле, «Үзең турында уйлама, илең турында уйла. Илең турында уйласаң – гомерең озын була. Анысы пенсия реформасы белән болай да русиялеләргә озын гомер “гарантияләде” инде хөкүмәт. Хәер, әле аңарчы балаларны аякка бастырасы бар.WhatsApp Image 2017-05-16 at 14.11.22


Татарстанда бер менгән бәянең төшүе гайре табигый хәл анысы. Хуҗалыктан җыйган сөт бәясе генә тиенгә төшеп китәргә мөмкин, тик анысы да аңлашыла, сатучы бит дәүләт түгел, ә гади халык. Шуңа күрә бу артуларга күнегеп бетәргә дә тиеш бит инде без. Тик һаман канәгатьсез әти-әниләр табылып тора. Казан шәһәрендә яшәүче Алия Нигъмәтҗанова шундыйлардан:


– Олы улым бакчага йөри, үзем икенчесе белән өйдә утырам, пособие алу вакыты да бетте инде. Ирем берүзе эшли, әле шуның өстенә ипотека да түлибез. Ил тулы безнең ише гаиләләр. Артык акча юк. Бөтенесе айлык түләүләргә, ашау-эчү, иң кирәкле чыгымнарга кереп бетә. 100-200 сум сизеләме дисез? Әлбәттә, сизелә. Мин менә кесә расходларына булса да ярап торыр дип күрше балаларны карап торам. Безнең яңа комплекста күбрәк яшь гаиләләр яши, шуңа күрә күрше-күлән – төп клиентларым. Күбесенең кибеткә генә барып килгәндә дә баласын калдырып торыр кешесе юк, менә шунда мин ярдәмгә киләм дә инде. 1-2 сәгатькә балаларын калдырып торалар. Сәгатенә 150 сум түлиләр. Әгәр андый акча безнең гаилә өчен сизелерлек булмаса – мин бу эшкә алыныр идеммени. Баеп китү ысулы түгел бит инде бу, ә “ямауларны каплау”.


Моннан ике ел элек гаиләсе белән Санкт-Петербург шәһәренә күченеп киткән Тимуршиннар гаиләсе белән аралашабыз. Әлбәттә, чагыштыруларсыз булмый инде.


– Иң беренче чиратта балаларны мәктәп һәм бакчага урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә туры килде. Балалар бакчасына аена уртача 300-400 сум дигәнне ишеткәч, башта аңламыйча тордым. “Бер көнеме?” – дим. Юк, диләр, ай буена. Казанда бакчага түләү 3 меңнән арта, шуның өстенә түгәрәкләрне дә кушсаң – 4 меңлек чикне дә уза идек. Әлеге аермага мин һаман шаккатам. Бер үк илдә яшибез ләбаса....


Балалар – иң кыйммәтле хәзинә бит. Моны эшкуарлар да, реклама белгечләре дә, дәүләтебез дә бик яхшы белә. Белә һәм рәхәтләнеп куллана. Ата-ана нарасые өчен берни кызганмаячак. Безнең балаларда акча эшләүчеләр өчен әлеге фикер – аксиома. Чираттагы тапкыр бакчага йөргән өчен бәяне арттыру белән дә килешми хәлебез юк. Бакчасына йөреп кенә торсын бала. Югыйсә, замана әбиләре бала карарга атлыгып тормый хәзер. Хәер, балалары да әбиләр генә карап бетерерлек түгел бугай. Әти-әниләрнең дә балалары өчен күңелләре тыныч була. Түләү заманасы бит... Баланы тапкан өчен дә, баккан өчен дә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ