Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына кандидат эзлиләр

Казанда балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына сайлап алу башланды. Кандидатлардан гаризалар 14 июньгә кадәр кабул ителә.Вакантлы вазифага теләк белдерүчеләргә ниләр кирәк булачак? Иң эле...

Казанда балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына сайлап алу башланды. Кандидатлардан гаризалар 14 июньгә кадәр кабул ителә.
Вакантлы вазифага теләк белдерүчеләргә ниләр кирәк булачак? Иң элек анкета тутырырга, шулай ук кандидатның үзе турында мәгълүмат һәм якындагы 10 елга яшьләр сәясәте өлкәсен үстерүен ничек күзаллавы турында презентация кирәк булачак.
Финалистлар әңгәмә һәм презентация нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк һәм алар Казан Мэры Илсур Метшин һәм эксперт советы әгъзалары белән очрашачак.
Югары белем, муниципаль хезмәт стажы яки белгечлек, юнәлеш буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы.– кандидатларга карата төп таләпләр әнә шундый. Кандидат муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләренә туры килергә тиеш.
Ә комитетны элегрәк җитәкләгән Айрат Фәизов Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ