Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен «Мин һәм Кызыл китап» конкурсы үтә

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») балалар кул эшләнмәләре конкурсы игълан итә.Чара үсеп килүче буында экологик аң формалаш...

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») балалар кул эшләнмәләре конкурсы игълан итә.
Чара үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Конкурс 2 номинациядә үткәрелә: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр, лишайниклар һәм хайваннар төрләре.
Конкурста республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала.
Эшләр 9 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча белергә мөмкин.
Конкурс турында нигезләмә

ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ