Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларга пособие бирүдә үзгәрешләр көтелә

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә, ялгыз ата-аналарга һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга социаль пособие исәпл...

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче гаиләләргә, ялгыз ата-аналарга һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга социаль пособие исәпләү кагыйдәләрен үзгәртергә җыена. Ведомство җитәкчесе урынбасары Ольга Баталина шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
«Пособие бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерләнә, алар ярдәм билгеләгәндә эзләүдә булган яки арест салынган автомобильләрне исәпкә алмаска мөмкинлек бирәчәк. Әлеге үзгәрешләр ел ахырына кадәр кертеләчәк», - диде ул.
2020 елда Россия Президенты Владимир Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче, керемнәре түбән булган гаиләләр өчен айлык акчалата пособие билгеләү турындагы указны имзалаган иде. 2021 елдан аның күләме, гаилә хәленә карап, 50 процентка гына түгел, ә төбәктәге балалар өчен каралган яшәү минимумының 75 һәм 100 процентына кадәр җитәргә мөмкин.
Пособиегә фатиры, йорты, дачасы, гаражы һәм автомобиле бердән артмаган гаилә дәгъва кыла ала. Әгәр гаиләнең ике яки аннан да күбрәк машинасы бар икән, дәүләт ярдәме бирелми. Биредә күп балалы, инвалид тәрбияләүче гаиләләр һәм автомобиль социаль ярдәм чаралары аркасында бирелгән очраклар искәрмә булып тора.
Чыганак: Татар-информ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ