Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтач укытучысы өлкәннәр көне турында

Безнең Шубан авылында өлкәннәрне хөрмәтләүне авыл яшьләре башлап җибәрделәр. Аларның күбесе Казан шәһәрендә хезмәт куялар. Менә шулай итеп, авылыбызның игелекле егетләре, берничә ел рәттән, өлкән буын...

Безнең Шубан авылында өлкәннәрне хөрмәтләүне авыл яшьләре башлап җибәрделәр. Аларның күбесе Казан шәһәрендә хезмәт куялар. Менә шулай итеп, авылыбызның игелекле егетләре, берничә ел рәттән, өлкән буынга кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Алар, үз инициативалары белән, пакетларга күчтәнәчләр тутырып, әби-бабайларының хәлләрен белеп, күңелләрен күреп йөрделәр. “Аларның безгә күчтәнәчләр тапшырганда әйткән теләкләре генә ни тора?! Шушындый яхшы күңелле балалар тәрбияләгән ата-аналарына рәхмәт! Эшләре гел уң булсын, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрсеннәр! Аллаһы  аларга әҗер-савапларын ирештерсен дип телибез!”- диләр авылыбызның өлкәннәре.
Авылыбызның изге күңелле егетләре үзләренең исемнәрен атауны теләмиләр. Хәер, барысы да халык күз алдында бит. Безнең авыл халкыннан сорасагыз, һәр кеше әлеге егетләрнең исемнәрен яттан әйтеп бирә алыр. Берничә ел дәвамында изге гамәлләр кылучыларны кем онытсын ди?!
«Алга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Гыйльмуллин Раиф Әнәс улы да ел саен пакетлар тулы күчтәнәчләре белән өлкәннәрне шатландырып тора. “Миңа бүләкне җәмгыятьнең кассиры Резеда Гатауллина кертте,- ди әнием. –Кочаклап алды. Аның телләренең йомшаклылыгы, әйткән сүзләре йөрәгемә сары май булып ятты. Рәхмәт инде безне болай зурлаганнары өчен!”
8 октябрь көнне Шубан төп гомуми белем мәктәбе коллективы өлкән буын кешеләрен кунакка дәште. Мәктәп ачылганнан бирле безнең матур традицияләребезнең берсе инде ул. Безнең коллектив мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларны, укучы балаларның әби-бабайларын гына түгел, өлкән яшьтәге һәркемне әлеге бәйрәмгә чакыра. Быел да кырыктан артык әби-бабай әлеге чарада катнаша алды.
Башта укучыларыбыз концерт номерлары күрсәтеп, өлкән буыннарны сәламләделәр. Иң матур шигырь сөйләүче булып, 2 нче сыйныф укучысы Вәлиуллина Хәния танылды. Ул Фәнис абый Яруллинның “Тәвәккәл әби” исемле юмористик шигырен тәкъдим итте. Җырчылар арасында Гибадуллина Исламиягә тиңнәр булмады. Өздереп баянда уйнаучы башлангыч сыйныф укучылары Закиров Фидан, Дәминов Миңдиярларга кемнәр генә сокланмады икән?! “Аккордеонда уйнарга үзем өйрәтәм,- дип әйтеп куйды Миңдиярның бабасы Рәкыйп абый, оныгы күтәргесез уен коралы белән сәхнәгә чыгып утыргач. “Менә шундый уңган, ярдәмчел бабасы, тәмле телле, булдыклы әбисе булганга, мәктәбебезнең уку алдынгысы булып укый икән бу бала”,- дип уйлап куйдым мин залның арткы рәтләренең берсендә утырып концертны тамаша кылган вакытта.
Бәйрәмебезнең икенче өлеше мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Сый-нигъмәт тулы табыннар белән хәзер беркемне дә шаккаттырып булмый. Хәзер, Аллага шөкер, күбебез яхшы тормышта гомер итәбез. Барлык нәрсә дә җитеш, бөтен нәрсә дә бар. Өлкән кешегә күп нәрсә кирәкми: иң кирәклесе — бер җылы сүз, бер-берсе белән күрешеп аралашу. Шуны истә тотып, мәктәбебез коллективы әлеге чарага барлык өлкән буын кешеләрен чакырырга тырыша.
Шушы чарадан соң өлкәннәребез бик канәгать калдылар. Сөйләшеп, бер-берсе белән күрешеп, сүзләре бетмәде, йөзләрендә елмаю балкыды. “Мәктәбебез шушы бәйрәмне үткәреп, безне бер-беребез белән очраштыра. Хөрмәт итә. Авылыбызда шундый акыллы, күркәм, һәрьяктан булдыра торган сәләтле балалар үсәләр. Киләчәктә дә алар әби-бабаларына, әти-әниләренә шәфкатьле, миһербанлы балалар булсыннар. Менә шулай итеп безне чакырып, зур бәйрәм ясаган аның директоры Рәхимҗанов Ханнан Гафурҗан улына, балаларга, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларына, сыйныф җитәкчеләренә, барлык укытучыларга, пешекчеләргә, техник персоналга бик зур рәхмәт! Әлеге эшләр дәвамлы булса иде. Белем учагыбыз гел шат балаларның авазларыннан яңгырап, авылыбызны балкытып торсын!”- дип изге теләкләрен җиткерде авыл имам-хатыйбы Габдерәис хәзрәт Мөҗипов.

Инсаф Сәләхетдинов, Балтач районы Шубан  мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ